Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея җитәкчесе Ким Йоң-ил Кытайга барды


Төньяк Корея рәсми хәбәр агентлыгы Йонһап, ил җитәкчесе Ким Йоң-ил Кытайга баруын белдерде. Мәгълүматларга караганда, сәфәрдә Ким Йоң-илнең варисы дип кабул ителгән улы да катнаша.

Сәфәрнең максаты әлеге белдерелмәде. Кытай Тышкы эшләр министрлыгы сәфәр турында аңлатма бирмәде.

Ким Йоң-илнең Кытай президенты Һу Җинтау белән очрашуы көтелә.

Ким Йоң-илнең сәламәтлегенең 2008 елдан соң начар булуы белдерелә иде.
XS
SM
MD
LG