Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски ягында фермерчылык сакланганмы?


Шәмсетдин Ибраһимов
Шәмсетдин Ибраһимов

Узган гасырның 90нчы елларында, Русиядә хакимият үзгәрешеннән соң күмәк хуҗалыклар таркалгач, күп кенә төбәкләрдә, шул исәптән, Омски ягындагы татар авылларында да фермер хуҗалыклары оешып эшли башлады. Бүгенге көндә аларның эшләре ни хәлдә, хуҗалыклар сакланганмы?

Шушы көннәрдә генә бу сорауны турыдан-туры Большеречье районының Үләнкүл, Чарналы һәм Тусказан авылларында яшәгән кайбер милләттәшләребез алдына кую мөмкинлеге туды.

Ни кызганыч, хәзерге вакытта бу авылларда фермерлык эшен алып барган хуҗалыклар юк дәрәҗәсендә. Күптөрле сәбәпләр аркасында фермер хуҗалыклары ябылган. Дөрес, фермерлык тукталса да, эш тукталмаган – “шәхси хуҗалык” статусы белән дәвам итә.

Татар авыллары фермерлары


Тусказан авылында элекке елларда 7 кеше фермерлык эше белән шөгыльләнгән булган. “Хәзер бер генә фермер да калмады. Җир эшкәртергә, иген игәргә күп чыгымнар тотыла. Ә ашлык сатылмый, амбарда кала. Бурычлар җыела, кредит түләнми, күп кенә башка төрле уңайсызлыклар килеп чыга. Бер сүз белән әйткәндә, тормышта тотрыклык бетте. Шул сәбәпле авылдагы фермерлар барысы да диярлек фермерлык эшен ташлады”, ди шулай ук элек фермерлык эше белән шөгыльләнгән Шәмсетдин Ибраһимов.

Шәмсетдин әфәнде хәзер үзенең эшчәнлеген “шәхси хуҗалык”та алып бара. Ул элеккечә ашлык чәчә, хайван үрчетә. Әмма эш күләме күпкә аз аның. “Ашлыкны үз хаҗәтләремә җитәрлек кенә, бер 50 гектарлап кына чәчәм. Эре мөгезле терлек санын да киметтем, 15 сыер, 30 баш үгез калды”, ди ул.
Печән әзерләү

Үләнкүлдә яшәүче Рәшит Ширбагин да фермерлык эшен туктаткан. “Фермерлык эшенең катлаулы яклары күп иде. Төрле салымнар, түләүләр булып торды. Керем аз булды, ашлык начар сатылды, бәяләр үзгәреп торды, башка уңайсызлыклар күп булды. Шуңа күрә фермерлык эшен туктатырга туры килде”, ди ул.

Рәшит әфәнде дә, Шәмсетдин Ибраһимов кебек, үз хаҗәтләренә җитәрлек ашлык чәчә, хайван асрый. Аннан тыш ул башка төрле эшләр дә башкара. Быел берничә кеше белән бергә утын әзерләү эшләрен өстенә алган, хуҗалыкларга печән әзерләп саткан.

Үләнкүл акционерлык җәмгыяте


Үләнкүл авылында фермерлык хуҗалыклары барлыкка килгән елларда акционерлык җәмгыяте дә оешып эшләп киткән иде. Анда да сөт, ит җитештерү, ашлык чәчү белән шөгыльләнделәр. “Хәзерге көннәрдә күп кенә фермерлык хуҗалыклары ябылган чорда, акционерлык җәмгыятенең эше, киресенчә, уңышлы бара. Аларның быел югары уңыш алулары да ихтимал”, ди Рәшит әфәнде.

Чарналы авылы фермерлары


Үләнкүл авыл хакимияте карамагында булган Чарналы авылында да хәзер фермерлык хуҗалыклары калмаган.

Элек фермерлык эшен алып барган кешеләрнең печән әзерләү эшендә булу сәбәпле, алар белән очрашып булмады. Алар турында мәгълүматны үз хуҗалыгы белән көн күрүче Кәлимулла Муралеев бирде: “Фермерлык эше таркалуның төп сәбәбе – тотылган чыгымнарның керемнәрдән күпкә артык булуы”, диде ул.

Сөт сауганнан соң
Кәлимулла әфәнде бер уңайдан үзенең эшләре белән дә таныштырды: “4 сыер, 40-45ләп сарык, 5 ат тотам. Аптырасаң да, үз ризыгың була. Сөт сатабыз, җәй көннәрендә көн саен 35 литрлап була. Узган айда сөт өчен 3900 сум алдык. Печәнне дә үзем әзерлим, тракторым да бар”, диде.

Фермерлык эше кыюлык сорый


Үләнкүл авылында яшәүче Наил Латыйпов та, пенсиягә чыккач, фермерлык эшен ташлаган. Ә улы Алик аның эшен дәвам итмәгән. “Ни өчен фермерлар эшләрен ташлый?” дигән сорауга Алик әфәнде бернинди җавап та бирә алмады.

Рәшит Ширбагинның бу сорауга үз җавабы булды: “Фермерлык эшендә тәвәккәллек һәм батырлык кирәк. Кайбер кешедә я акча, я тәвәккәллек булмый. Иртәгә уңыш буламы-юкмы белмисең, ә акчаны бүген сарыф итәргә кирәк, кайчан ул әйләнеп кайта – билгесез. Аеруча ягулык алганда. Ягулыкны тулы бер машина алсаң гына, арзанрак бәягә саталар. Ә аның өчен 80-90 мең акча кирәк. Кайчак чыгымнар 200 мең сумга җитә. Мин үзем күп вакытта акчаның әйләнеп кайтуы турында уйламыйм, кирәк булгач, кешедән алып торып булса да түлим. Гомумән, мин эшсез яши алмыйм”, диде.

Менә шулай, әлегә авылларда фермерлык эше таркалган дияргә була. Дөрес, авыл хуҗалыгы эшләре тукталмаган. “Эшләргә кирәк, эшләсәк, авыл ач булмас”, ди Шәмсетдин Ибраһимов.
XS
SM
MD
LG