Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Татарстанның 90 еллыгы бәйрәм ителде


Мәскәүдә Татарстанның 90 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда Мәскәүдән дә, Татарстаннан да милләтебезнең танылган галимнәре, язучылары, артистлары, дәүләт эшлеклеләре һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Узган атна ахырында Мәскәүнең музыка йортында Татарстан автоном республикасының 90 еллыгына багышланган «Татарстан һәм Мәскәү бердәм гаиләдә» дип аталган зур, киң колачлы чара узды. Мәскәүдә Рамазан аенда гадәттә мәдәни чаралар бик уздырылмый. Бәлки бушлай булгангадыр, бәлки Татарстан президенты да катнашачак дигән хәбәр булганга – билетлар бу очрашуга алдан таралып бетте. Әлбәттә, тамаша алдыннан урамда билетлар сорап торучылар булмаса да, халык зур тантана көтелгәнен белеп җыелды.

Тамаша үзе кичке сәгать 6да гына башланып китүгә карамастан, халык сәгать 4кә үк җыелып беткән иде. Алар өчен тамаша музыка йортының ишек төбеннән үк башланды. Бинаның зур фойесында «Татарстан һәм Мәскәү – бердәм гаиләдә» дигән шигарь астында тамашачылар игътибарына фотокүргәзмәләр, милли нәкышле кул эшләре, чигүле күлмәк-түбәтәйләр, халык уен кораллары оркестры белән җыр-бию ансамбле чыгышлары тәкъдим ителде. Аларны Сәйдәш маршы каршы алды. Шулай ук фойеда, стендлар янында «Яңарыш» фонды, Казанда 2013 елда узачак «Универсиада» планнары да тәкъдим ителде.

Бу тантаналы кичәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мәскәү мэры урынбасары Сергей Байдаков катнашты. Ике як икешәр татар галименә хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында профессор Иҗат Сабитов, Әбделхан Әхтәмҗан, Сәлмән Кулпин да бар иде.
Чарада оештырылган фотокүргәзмә

Башта сәхнәгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күтәрелде. Мәскәү белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләргә югары бәя биреп, Мәскәүдә яхшы эшләгән татар оешмаларын да билгеләп узды һәм Мәскәү милли мәдәни мохтариятен, «Зыялылар» клубын, яшьләрнең «Кардәшлек» оешмаларын атап китте.

Татарстан президенты шулай ук «Татарстан татарстаннар өчен» дигән өндәмәдән ваз кичеп, татар кешесе кайда гына яшәмәсен, Татарстан – аның ватаны, дигән фикерне яңгыратты.

Концерт програмы югары дәрәҗәдә һәм бик кызыклы оештырылган иде. Програмны Казаннан Илдар Хәйруллин һәм Русия телевидениесендә эшләүче Татарстан кызлары Лилия Гильдеева һәм Ольга Шелест алып барды.

Концерт програмында Ренат Ибраһимов, Альбина Шаһиморатова, Алсу, Резедә Галимова, Рөстәм Асаев, Филүс Каһиров, танылган баянчылар Илдар һәм Айдар Сәләховлар, кларнетчы Артур Назиуллин һәм башкалар катнашты. Ә менә дикторлар Лилия Гильдеева, Фәридә Корбангалеева, Марат Ситдыйков, Дмитрий Нестерев башкаруындагы махсус чыгышта Мәскәү белән Татарстанның охшашлыгы мәзәк-җыр буларак яңгырады.



Халык бу чарадан бик тә канәгать калганын белдерде. Мәскәүдә узган бу очрашу – әлбәттә, концерт програмы гына түгел. Ул чара Мәскәү белән ике арадагы дуслыкка мәдхия җырласа да, Татарстан автономияле республикасы оешуның 90 еллыгына багышланган. Шулай да автономияле республикада яшәү татар халкына ни бирде соң? Бу уңай күренешме, әллә киресенчәме? Бу сорауны без тантанада катнашкан драматург, депутат Туфан Миңнуллинга бирдек. Ул болай диде:

Фойеда да чыгышлар ясалды
«Без бит дәүләтчелеген югалткан халык. Бу хәл татар милләтенең зур фаҗигасе. Әмма дәүләтчелекне югалтканнан соң, большевикларны, Ленинны ничек кенә хурламасыннар, минемчә, автономияле республикалы булу – беренче тапкыр татар халкының дәүләтчелеген торгызу иде.

Без дәүләт дип аталдык. Ул мөстәкыйль дәүләтләр кебек булмаса да, барыбер дәүләт иде. Әгәр дә безнең 90 ел элек автономияле дәүләтебез булмаган булса, без суверенитет турында сөйләшә дә алмаган булыр идек. Үз җиребез дә булмаган булыр иде. Шул тикле вакыттан соң автономия алу безнең дәүләтчелекне торгызуга беренче адым булып торды.

Ә менә узган гасырның 90нчы еллары – монысы инде икенче адым. Мин татар халкының дәүләте булыр дип ышанам. Без үзебезне дәүләтле халык итеп хис итәбез. Әле дә кәпәчне кырын салып йөри алабыз. Хокукыбыз юклыгын да, аның тарлыгын да беләбез, ләкин кешене өмет яшәтә. Менә шушы өмет безне киләчәктә мөстәкыйль дәүләткә алып барыр дип ышанам».

Шулай итеп, Русия башкаласы Мәскәү шәһәрендә узган, Татарстанның 90 еллыгына багышланган тантаналы чарага татар халкының үткәннәрен барлап, киләчәккә матур өметләр баглап яшәүче милләт вәкилләре җыелды. Аларның өметләре акланырмы – әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG