Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:31

Ижау шәһәре күптән түгел үзенең 250 еллыгын билгеләп үтте. Моңа багышланган күргәзмәдә танылган фотограф Әхәт Хисаметдинов шәһәр тарихына караган кызыклы сурәтләр тәкъдим итте. Шулар арасында борынгы шәһәр панорамасын күпләр яратып кабул итте.

Әхәт Хисаметдинов фотография сәнгате белән кырык ел элек кызыксына башлаган. Шул ук елларда аның кулына 1900 елларда Ижау шәһәре биналарын, кешеләрен сурәтләгән фоторәсемнәр килеп керә. Ул аларны җыя башлый. Фотоларны тезеп карап утырганда, шәһәрнең үзәк урамы панорамасы булуын ачыклый. Һәм 2005 елда, Александр Невский соборын төзекләндереп, аның манарасы куелгач, шунда менеп үзе дә шәһәрнең бүгенге күренешен фотога төшереп ала.

Шәһәрнең 250 еллыгына багышланган фотосурәтләр күргәзмәсе халыкта да кызыксыну уятты. Аеруча, күргәзмәнең төп экспонаты - Ижау шәһәренең үзәк урамының панорамасы. Беренчесе борынгы – 100 ел элек Наймушин тарафыннан төшерелгән фотосурәтләргә нигезләнеп эшләнгән. Алар 1905 елда төшерелгән. Икенчесен – 100 елдан соң, 2005 елда Әхәт Хисаметдинов үзе төшергән. Фотосурәтләрдә 100 ел элек булган биналарны бүгенгеләре белән чагыштырып күрсәтте Әхәт әфәнде.

Буа янындагы завод, генерал йорты, 70 елларда анда Удмуртия хакимияте урнашкан иде, бүген ул бинада төрле министрлыклар урын алды. Бүгенге Горький урамы да ачык күренә. Анда тагын берничә борынгы бина сакланган.

Ижау шәһәре панорамалары

Сурәтләрдә берничә чиркәү, ял итү урыннары чагылыш тапкан. Алар төрле елларда төрлечә кулланылган. Мисал өчен, бүген шәһәрне бизәп торган Александр Невский соборы Совет чорында балалар кинотеатры иде. Красноармейская урамында яңадан сафка баскан цирк бинасы ижауларны бүген сокландыра. Ә ул Ижауда дүртенче цирк бинасы икән.

Шәһәрнең барлыкка килү тарихы Урал итәгендә үсеп чыккан калалар тарихына бик охшаш. Аларның күбесе Русия дәүләтенә тимер, корыч һәм чуен эшләп чыгару максатыннан төзелә. Иң беренче чиратта Иж елгасын буалар. Сусаклагыч, заводка нигез салучылар фикеренчә, корыч кою заводын эшләтү өчен иң кирәкле фактор булып исәпләнә. Нәкъ шушы буа янында булачак шәһәрнең “йөрәге” – корыч кою заводы төзелә. Ә буа тирәсенә заводка эшләргә куып китерелгән кешеләр йортлар салып урнаша. Шулай итеп, су кешеләргә эш урыны да була, тукландыру урыны да булып тора.

Шәһәр үсә, буа буе ижауларның иң яраткан урынына әверелә. Буа тирәсе бүген дә шәһәр халкының ял итү урыны булып кала бирә. Кешеләрнең буа янына тартылуының сәбәбе дә бар: 250 ел элек төзелгән биналарны да, бүген салынганнарын да күзәтергә мөмкин.

Ижау буасы, Әхәт Хисаметдинов фотосурәте

Нәкъ шәһәр көне алдыннан буа тирәсен төзекләндереп, аны заманча ясадылар. Удмуртиянең Русиягә кушылуының 400 еллыгына багышлап ачылган монумент тирәсен хәзер танырлык түгел. Анда яңа һәйкәлләр, матур итеп эшләнгән чәчкә түтәлләре, җәяүлеләр һәм машина белән йөрү өчен җайлы юллар төзелде. Алар төрле төстәге, ә дөресрәге, удмурт орнаментын хәтерләткән бизәкләр белән ясалган.

Шәһәр үзгәрә, матурлана, заманлаша. Ләкин аның элекке халәтен, ике гасыр ярым элек төзелгән Ижау шәһәре белән милләттәшебез, танылган фотограф Әхәт Хисаметдинов туплаган фотосурәтләр аша хәзер дә таныша алабыз.

Кызыклы факт. 100 ел элек төшерелгән фотосурәтләр реклам яисә визитка ролен дә башкарган. Паноромада күренгәнчә, урам кисешендә даруханә булган. Аның хуҗасы шәһәр күренешләре белән рәсемнәрне сатып алучыларына өләшкән. Әхәт Хисаметдинов сүзләренчә, аларны почта аша да җибәрергә мөмкин булган.

XS
SM
MD
LG