Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:25

Сембер өлкәсендәге Татар Сайманы авылы халкы уңганлыгы белән дан тота. Биредә халык үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндергән машина җитештерә. “Тып-тып” дип аталган бу машиналар үзен ныклы санаган һәр хуҗалыкта бар.

“Тып-тып”лар турында беренче булып “Известия” газетының хәбәрчесе Дмитрий Соколов-Митрич яза. Бу язма аркасында “Яңа гасыр” каналы да Татар Сайманы авылына игътибар итте. Ләкин ул тәкъдим иткән кечкенә тапшыруның төп эчтәлеге авыл халкының хәл-әхвәлләрен тасвирлауга багышланган иде. “Известия” хәбәрчесенең игътибар үзәгендә булган “Тып-тып” мәсьәләсе читтәрәк калды.

Тольятти шәһәреннән 200 чакрым ераклыкта урнашкан Татар Сайманы авылы – “АвтоВАЗ” башкаласыннан күләме һәм халкы саны белән генә аерылып тора. Бу авыл – үзе автозавод. Әмма ул байлар һәм дәүләт акчасыннан башка гына калкып чыккан. Татар Сайманының көнкүреше 3 хәрефтән гыйбарәт, ул УАЗ, ГАЗ, ВАЗ, ЗиЛ түгел, ул – ТЫП. Дөресрәге “Тып-тып”, яки “дырындүл”. Җирле халык үз куллары белән ясаган машиналарны әнә шулай атый.“Тып-тып” атамасы ике тактлы моторга бәйле рәвештә килеп чыккан.

“Тып-тып” тарихы

“Тып-тып” брендының яше Тольятти заводыныкы белән бер чамалы икән. Әгәр дөньякүләм финанс-икътисади хәлләр мөшкелләнә башласа, авылда “Дырындул-Моторс”лар үсеш ала.

Беренче “Тып-тып” ясау – Хәмзә Думбалов хезмәте. Аңа сугыш ветераны Кашаф Тимаев та кушылган. Һәм “Тып-тып”ларның пәйда булуында Хрущев өлеше дә бар икән: нәкъ аның шәхси хуҗалыкларда ат асрауны тыюы Сайман ир-атларында тимер-томырга игътибар хаҗәте тудыра. Бу хакта Казан эшмәкәрләре арасында да мәгълүм шәхес, Хәмзә Ямбаев, үз хатирәләре белән бүлеште:

“Тып-тып” алашаны моторга алыштыру тырышлыгыннан барлыкка килмәгән. Ат асрауны тыю заманалары әле дә истә. Җирле милиционерлар кемдә ат барлыгын тикшереп йөриләр иде. Тапсалар, я атып үтерәләр, я үз күзләре алдында суюны таләп итәләр иде. Имеш, атлы кеше күмәк хуҗалык саламын урлап ташый ала. Шул вакытта ат урынына шул “тып-тып”лар барлыкка килде. Татар кайда да югалмый, һәр очракта да үз җаен табарга тырыша.

Әтиемнең энесе Ибраһим абзый әле дә авылда тора. Аның “тып-тып”лары икәү әле. Чөнки терлек асрау аннан башка кыен, ди. Ат тотсаң, аны кышын да ашатырга кирәк, ә “тып-тып”ны эшләтмәсәң, ашарга сорамый”.


Авыл җирлегендә иң уңай машина


“Тып-тып” ясауны башлап җибәргән бабайлар күптән мәрхүм инде. Ә авыл халкы әле дә аларга рәхмәт укый. Һәм башка авылларда да халыкның шушы тәҗрибәне кулланмавына гаҗәпләнә:

“Дырындүл бит ул аттан күпкә арзанрак, ашарга да сорамый әле. Һәм аны кигәвен дә таламый. Атның бәясе – 30 меңнән дә артыграк, ә “Тып-тып” – бушлай диярлек: 10-15 меңгә генә төшә. Чөнки күмәк хуҗалык чорында искергән техника тулып ята иде ич. “Тып-тып”лы кеше, аны хуҗалыкта куллану аркасында гына, ел саен 20 меңнән артык чыгымнардан котыла”.


“Тып-тып”ларның төрлесе бар, чөнки монда һәркем үз-үзенә конструктор да, җыючы-слесарь да, рационализатор да, кулланучы да булып тора. Детальләре дә төрле җирләрдән җыела. Әйтик, арткы тәгәрмәч – УАЗдан, алгылары – культиваторныкы, моторы – У-2 исемле электр генераторы, капот, утыргычлар – үз кулларың җимеше булырга мөмкин.

Велосипед кебек кенә бер нәрсә бер тонна салам төяп, 50 чакрым тизлектә җилдерә. Шунысы да мөһим: “тып-тып”ларга рәсми юлда йөрергә дә рөхсәт бирелә икән. Тик аны теркәп, рәсми номер алу өчен, яктырту һәм сигнализация җиһазлары куярга кирәк.

Хәзер, шөкер, шундый уңай караш. Югыйсә, элегрәк “тып-тып”ларны тартып алып, металлоломга тапшыру очраклары да булган.

Сайман халкы эшсезлектән интекми

Шуны да өстәп әйтергә кирәктер. Николаев районында эш табу бик кыен. Табылса да, эш хакы 4 меңнән артмый. Шулай да Сайман халкы мохтаҗ түгел: берәрсе мал чалырга ниятләсә, авылга хәбәр сала. Итнең килосын 150 сумга сатып алалар. Күмәк хуҗалык таркалгач, Хәмбәл Шәфиев фермер хуҗалыгы җитәкчелегенә алынган. Һәм бу хуҗалык ярыйсы гына эшләп килә.

Сайман халкы Бразилия итен сатып алучы Мәскәү түрәләрен сүгә. Бөтен дөнья җиренең алтыдан бер өлешен биләгән Русия киңлекләрендә үз-үзеңне авыл хуҗалыгы тауарлары белән тәэмин итү мөмкинлекләре бар бит инде, югыйсә. Эштән бөтенләй бизмәгән булсаң гына инде, әлбәттә, диләр.

Әйе, Татар Сайманы авылында уңган халык яши. Хәер, Сайманнар гына түгел – төрле өлкәләргә бүлгәләнгән тулы бер татар халкы да ялкау түгел. Сембер өлкәсенең – көньяк, Сарытауның – төньяк-көнбатыш, Пенза өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешләрен бергә кушсаң, менә дигән татар төбәге килеп чыгар иде, югыйсә. Байлыгы, егәрлеге, динилеге белән дан тоткан Әләзәннәр, ана теленең төп терәге булып торучы Усть-узалар, оста куллы Сайманнар белән бергә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG