Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:42

Лариса Усманова: Япония дә татар иле


Япония татарлары тарихын өйрәнүче галим Лариса Усманова, япон белән татарның бер-берсенә якынрак булырга тиешлеген әйтә. Шул максаттан Япониядән туган ягына кайткан Лариса ханым, 2011 елда ике якны берләштерүче зур конференция уздырырга ниятли.

Лариса Усманова -- танылган галим. Ул Япониядә яши. Моннан нәкъ 11 ел элек Казан дәүләт университетын тәмамлап, Япониягә берничә айга дип киткәндә, биредә калып, татар тарихын өйрәнү аның уенда да булмаган.

ХХ йөз башында Япониядә чыккан “Милли Байрак” газеты архивын тапкач, татар эмигрантлары тарихын өйрәнми булдыра алмадым, ди Усманова. Дистә елдан артык японнар белән яшәп, Лариса туган телен бераз оныта төшкән.

“Ерак Көнчыгышка һәм Япониягә татарларның эмиграциясе берничә этап белән үтә. Беренче этап Манҗуриядә тимер юл сала башлауга бәйле. Ул вакытта Рәшит Ибраһимов Япониягә килеп, мондагы халыкны ислам динен кабул итәргә өнди.

Лариса Усманова
1909 елда Япониягә сәфәре турында Ибраһимов үзенең китабында яза. Бу басманы чит илдә яхшы беләләр, ә Русиядә юк. Советлар заманында Япониягә урыс эмигрантларына юл ябык булса да, Ибраһимов тырышлыгы белән, татарлар бу илдә таныла һәм аларны хөрмәт итәләр.

1933 елда японнар Ибраһимовны үзләренә чакырып ала. Ул анда 1944 елга кадәр яши. Ибраһимов япон-татар мөнәсәбәтләре корылуына зур өлеш кертте”, ди Усманова.

Галим сүзләренчә, японнар электән үк татарларны төрек-татар кабиләләренә керткән. Шуның нәтиҗәсендә Япония министрлыкларының бөтен эш кәгазьләрендә татар диаспоралары төрек-татар дип атала. “Бу үз чиратында, әлеге темага Русия галимнәренең кызыксынуын киметә. Чөнки алар бу диаспораларны төрекләр дип уйлый”, ди Усманова.

Япониядә 10 ел уку дәверендә Лариса магистр һәм докторлык диссертациясен яклый. Аның “Төньяк көнчыгыш Азиядә төрек-татар диаспоралары” эше япон һәм инглиз телләрендә китап булып та бастырылган.

ХХ йөз башында Япония читтә яшәүче татарларның үзәге саналса да, хәзерге көндә биредә татарлар саны көннән-көн кими, ди Усманова.

“Икенче дөнья сугышыннан соң татарларның күбесе Австралия, Америка һәм Төркиягә китте. Соңгы елларда Япониядә 100гә якын татар яшәде. Хәзер 30лап кынадыр. Былтыр Токиодагы мәчеттә без төрек-татар яшьләре җыенын үткәрдек. Шунысы куандыра, бу чарага татарлар да килде”, ди ул.

Казанга кайтуының төп максатын исә, Лариса, 2011 елда зур конференция үткәрү теләгенә бәйли. Аның сүзләренчә, бүген Төркия Япония белән элемтәләр корганда, татар эмигрантларының тырышлыкларына таянып эш итә. Әмма татарның үзенә моннан файда юк. “Минем максат, Япония һәм Татарстан вәкилләрен бер конференциягә җыеп, японнарга Татарстанның икътисади һәм гыйльми мөмкинлекләрен күрсәтү. Бу ике як мөнәсәбәтләр киләчәктә ныгысын иде”, ди Лариса Усманова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG