Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирина Шәрипова дөньядагы 20 гүзәлнең берсе булды


Кытайда узган “Дөнья гүзәле – 2010” бәйгесендә Русия исеменнән чыгыш ясаган Ирина Шәрипова беренче “егермелеккә” керде.

Татарстанның Апас районында үскән Ирина дизайнер-модельер булу өчен Казан дәүләт технология университетының икенче курсында укый, киләчәктә үзенең коллекцияләрен әзерләп тәкъдим итәргә җыена.

Кытайның Һайнань вилаятендә узган гүзәллек бәйгесендә Ирина татарча биергә һәм үзенең Татарстаннан булганын сөйләргә җыена иде.

“Дөнья гүзәле – 2010” исеменә АКШтан Александрия Миллс лаек дип табылды.

Беренче тапкыр “Дөнья гүзәле” бәйгесе 1951 елда оештырылган.
XS
SM
MD
LG