Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романиядә икенче дөнья сугышыннан калган күмәк каберлек табылды


Романия урманнарында икенче дөнья сугышы вакытыннан калган күмәк каберлек табылды. Биредә 100дән артык яһүднең Романия хәрбиләре тарафыннан атып үтерелүе фаразлана. Романиядә Һолокост вакытларын өйрәнгән галим, каберлекнең башкала Бухаресттан 300 чакрым төньяк көнбатыштагы Поприкани районы урманында табылуын белдерә. Алар 1941 елда үтерелгән.

1940 елдан соң Романиянең фашизм яклы хөкүмәте вакытында 280 мең яһүт үтерелгән булган.
XS
SM
MD
LG