Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам динен яклаучы түрәләр бармы?


Әлеге сорауга җавапны “Безнең гәҗит”нең соңгы санында күрергә була. Газет Корбан бәйрәме тирәсендә булган илкүләм шау-шуга гаҗәпләнә.


Кутушевның дини бәйрәмгә, Мәскәүдәге мәчет төзелешенә бәйле фикерләре тупланган язмасын караганда, шул ук темага “Эхо Москвы” радиосында Казан вакыты белән кичке 5 тулганда туры эфирда Русиянең мөфтиләр шурасы әгъзасы Нәфигулла Аширов белән әңгәмә яңгырый иде. Сүз Мәскәүдә мәчет төзү мәсьәләсе турында барды.

Белгәнебезчә, Русия башкаласында ислам дине вәкилләре бик нык арткан, җомга намазларын да урамда укырга мәҗбүрләр. Тик шәһәр җитәкчелеге моңа артык игътибар бирми, алар намаз укучылар яклы түгел булса кирәк. “Безнең гәҗит”нең соңгы санында Сәйдулла әфәнде дә Корбан бәйрәменнән соң башланган шау-шуга карата үз сүзен әйтә.

“Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетенә быел әлегә кадәр күрелмәгән күләмдә мөселманнар җыелган. Русия башкаласы исламның никадәр көчле булуын күреп, берара сүзсез калды да хак дин тарафдарларына ябырылды. Дәүләт бу очракта нинди адымнар ясар? Гауганың ничегрәк тәмамлануы әнә шул карарларга бәйле булачак. Ләкин әлегә Мөхәммәт (с.г.в.) өммәтен яклап әйтүче түрәләр күренми...”, ди Кутушев.

Автор Корбан бәйрәменнән соң башка дин кешеләренең каршылык чараларын сурәтли. Шул ук Казан, яки Мәскәү булсын, Сәйдулла әфәнде белдергәнчә, моңарчы күрелмәгән шау-шу куба.

“Кайбер мәгълүматларга караганда, илдә 35 миллионлап мөселман кешесе яши. Һәм алар гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен хөрмәт итүгә лаеклы. Тик җитәкчеләр христиан диненә генә “яшел ут” бирә. “Тәре белән йөрү”ләр вакытында урамнар ябыла, моны Казанда да күрергә мөмкин. Ә инде мәчетләр янында автомобиль бөкеләре хасил булса, бу – төкерек чәчеп ләгънәтләр ирештерүгә сәбәпче”, дип яза “Безнең гәҗит”нең даими авторы.
XS
SM
MD
LG