Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:49

Тывада туып үскән журналист, хокук яклаучы Саяна Монгуш үз халкы белән чагыштырганда, татар-башкортларның хәле яхшырак, дип саный.

Элегрәк Тыва республикасы парламенты һәм хөкүмәтенең матбугат үзәгендә эшләгән Саяна Монгуш хәзер Мәскәүдә фото мәктәбендә белем ала. Фотожурналист булу теләген ул сүз иреклеге чикләнү белән аңлата.

“Йә анысын, йә монысын язу ярамый, дигәч, фотога төшерү файдалырак булуын аңладым”, ди ул.

Саяна кебек Мәскәү һәм Русиянең башка шәһәрләренә китеп белем алырга теләүче яшьләр күп-күбен. Чөнки республиканың үзендәге университетта белем бирү дәрәҗәсе түбәнрәк. Ләкин милләтара нәфрәт нигезендәге һөҗүмнәр сәбәпле, ата-аналар балаларын Мәскәү якларына чыгарып җибәрергә курка икән. Мәетләр белән табутлар кайткач, яшьләр үзләре дә Мәскәү, Петербур кебек шәһәрләргә бармаска тырыша.

“Соңгы елларда биш кешене үтерделәр. Әлбәттә, бу массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылмады. Барысын да тиз генә йомдылар”, ди Монгуш.

Ләкин ул яшьләрнең республикада гына калуы "тыва халкы киләчәген упкынга илтә" дип саный. Чөнки совет заманында яхшы белем алган зыялылар инде олыгая, ә аларга алмашка килерлек укымышлы яшьләр булмаячак.

“Әлбәттә акчалары булган ата-аналар хәзер балаларын югары белем алырга Монголиягә, Кытайга җибәрә. Шунысы кызык, Монголиядә алар Мәскәү уку йорты филиалында белем ала. Бер карасаң, Тывадан Русия башкаласына бару уңайлырак кебек. Әмма ата-аналар балаларының иминлеген кайгырта”, ди Саяна.

Урысларның республикадан китүендә тываларны гаеплиләр

Ул Тыва республикасы башкаласында Татарстандагы кебек урыс теле өстенлек итүен әйтә. Ә авылларда киресенчә, яшьләр туган телдә генә сөйләшеп, урысча начар белә икән.

Саяна сүзләренчә, республикадагы 300 меңнән артык кешенең 70% тывалар. Совет заманында тывалар белән урыслар саны тигез диярлек булган. Ләкин үзгәртеп кору башлангач урысларның күбесе күченеп киткән. Монгуш сүзләренчә, кайберәүләр әлеге хәлләрдә тываларны гаепли.

“Имеш, тыва милләтчеләре урысларны үтергән, шуңа алар күченделәр дип сөйләделәр. Чынлыкта бу алай түгел. Совет заманында республикада ике зур саклану корылмасы бар иде, бу файда китермәсә дә аларны тоту кирәк булды. Һәм алар ябылгач, урысларның күбесе китте. Шуңа тыва милләтчеләре урысларны үтергән дигәч, мин: “Бер генә каберлекне булса да күрсәтегез”, дим. Чынлыкта бу сәяси уен иде. Русиядә хәзер дә бу ксенофобик уеннар дәвам итә”, ди ул.

Милли массакүләм мәгълүмат чараларына акча юк

Саяна фикеренчә, тываларны бүген беренче чиратта эшсезлек, алкоголизм мәсьәләсе борчый. Һәм ул аның асылында соңгы еллардагы сәяси хәлләр ята дип саный.

“Чөнки төбәк башлыклары билгеләп куела башлагач халык үзен хуҗа итеп тыймый башлады. Алар бар яктан хокуксыз һәм еш кына Русия үсешен Тыва, Чечня, Дагыстан республикалары тоткарлый дип әйтергә яраталар. Чыннан да Башкортстан, Татарстанда хәлләр яхшырактыр, бәлкем, без Мәскәү биргән акчага гына карап торучылар. Чөнки бернинди җитештерү юк. Төбәкнең бернинди үсеш перспективалары күренми”, ди ул.

Монгуш әйтүенчә, Татарстан, Башкортстан белән чагыштырганда, Тывада милли электрон массакүләм мәгълүмат чаралары бик авыр хәлдә. Чөнки милли телдәге тапшыруларны республика үзе финансларга тиеш.

“Хәерче төбәк, әлбәттә, моны эшли алмый, шуңа милли телдә әзерләнгән ун минутлык яңалыклар ике көн дәвамында кабатлап күрсәтелә. Без Башкортстан, Татарстанны мисал итеп китерсәк: “Алар бай республикалар” дип кенә җавап кайтаралар”, ди ул.

Саяна Русия президенты булып хакимияткә Владимир Путин килгәч, җир асты байлыклары турында канунга үзгәрешләр кертүен искә ала. Тываны алтын, күмер, урманнарга бай дип сөйләсәләр дә, хәзер аннан кергән табыш төбәктә калмый икән. Ул күмернең бик арзанга сатылуын, ә урманнарны арендага Кытайга бирүен әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG