Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:40

Тольятти шәһәрендә мәчет 90-нчы еллар башында салына. Шул төзелешкә бәйле вакыйгаларны бар диярлек авырлыкларны үз өстенә алган ханым Роза Кәримова белән бергә искә төшерәбез.


Роза Кәримова – һөнәре белән укытучы, психолог. Җирле “Туган тел” җәмгыятенә нигез салучыларның берсе. Милли хәрәкәттә гаиләдән йә ире, йә хатыны катнаша. Роза ире Ирек белән бергәләшеп милләт йөген җилкәләренә алган затлар.

90нчы еллар уртасы һәм бигрәк тә азагы - Самар өлкәсендә җинаятьчелек чиктән ашкан чор, аның оясы Тольяттида иде. Сәбәбе дә гади – автоваз. Кайда байлык – шунда криминал. Ул елларда җинаятьчелек төркемнәре дә милли төс алды: грузин, таҗик, чечен, татар төркемнәре. Шушы авыр чорда татар хатыны Роза Кәримова мәчет салу мәшәкате белән янып-көеп йөрде һәм төзелешнең очына да чыкты.

Роза ханым, кырыс холыклы, усал ирләр белән ничек эшли алдыгыз һәм нинди көчләр сезгә дәрман биреп торды ул елларда?

– Искә төшерергә дә куркып утырам. Аны мин хәсрәт тә дип әйтмәс идем. Төрле уйлар, төрле мөнәсәбәтләр аша узарга туры килде. Ходай Тәгалә миңа көч биреп торгандыр инде. Мин үземне бәхетле хатын дип исәплим. Тирә-юнемә татар йөрәкле, күңел түрләрендә динебез ислам оеткысы калган бәндәләрне җыя алганмын. Командабыз көчле булды.

Артка борылып карыйм да күрәм – ул еллар гаҗәеп сихри көчкә ия булган. Бер-беребезгә дәрт өстәп торганбыз. Җәмгыятебездәге егермегә якын ир вә хатын бер гаилә булып, дөрләп иҗат иттек. Эшләдек сүзе генә туры килмәс – дөрләдек.

Төп көч ул татар милли хәрәкәтенең ашкынган дулкыны булды. Самарда оешкан “Туган тел” җәмгыяте дә безнең киңәшчегә әйләнде, фикердәшләр булдык. Җәмгыять рәисе Фатых углы Рәшид Абдулов үзенең ярдәмчесе белән безнең чараларга килми калмаслар иде.

Эш шунда ки, без мәдәни тормышны һәм дини юнәлешне аермадык. Шулай да мәчет салу үзе олуг мәшәкать икәненә төшендек.

Тольятти – ул яшьләр шәһәре, уртача 30-32 яшьлекләр эшләде. Аның тарихында мәчет салу гына түгел, бу хакта фикер йөртү дә булмаган. Дөрес, шәһәрнең Киров урамындагы 20нче йортка картлар намазга йөрде. Ул олы картлар сөйли иде: “Балалар, сез менә “Туган тел”дә йөрисез. Бер кеше табып, шәһәрдә мәчет салдырасы иде”, дип.

Ә менә мәчет салуга ниндирәк этәргечләр булды соң?

– Оеткысы 1989 елны салынган дип уйлыйм. Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Казаннан Фаяз Хуҗин һәм Гамирҗан Дәүләтшиннар килгән иде. Хәзер икесе дә зур галим булып җитте, тарих фәннәре докторлары. Халык белән очрашканда зур сүзләр сөйләнде. Алар халыкны канатландырып китте.

Фаяз белән Гамирҗан киткәч, Тольяттига Роберт Батулла килде. Хәзер ул Рабит инде. Батулла көчле оратор һәм милләт җанлы акыл иясе буларак хисләргә ялкын өстәде. Халыкка чыгар өчен аудитория кирәк иде. Мәктәптә татар телен укытырга рөхсәт алдым. Киттем Казанга. Бер олау татар теле әсбаплары төяп кайттым.

74нче мәктәп мөдире Вячеслав Загорскихка рәхмәтебез чиксез. Ул бернинди каршылыксыз татар телен укытырга рөхсәтен бирде. Миннегөл Мөбинова белән йорттан-йортка йөреп, ата-аналарны балаларын татар теле дәресләренә йөртүләрен сорадык. Һәр гаиләдә аңлату эшен алып барырга туры килде. Шулай сыйныфлар тупладык.

– Сыйныфтан гына ерак китә алмыйсың бит?

– Әлбәттә. 1993 елның көзендә шәһәр радиосында мөхәррир булып эшләүче Алексей Орлин янына бардым. Ул Казанда укып чыккан бик акыллы егет иде. Радио аша татар һәм рус телләрендә мәчет төзү нияте турында сөйләдем. Бу беренче мәртәбә зур аудиториягә мөрәҗәгать итү булды.

Болар барчасы да – мохит тудыру. Мәчет салуны конкрет нәрсәдән башладыгыз?

– Мәчет салу җирдән башлана. Бу мәшәкатьне үз өстенә Али Тугушев алды. Аңа Ирек Ситдыйков һәм бабайлар да булышты. Шулай итеп, Ларин урамындагы 22нче, 23нче, 24нче йортлар мәчет биләмәсенә әйләнде.

Али Тугушев “Туган тел” җәмгыятендә икенче урынбасар иде. Ул Уфадан мәчеткә проект алып кайтты. Аны бабайлар кулына тапшырды. Шуннан чын төзелеш башланып китте.

Мин эшли торган мәктәпкә бер төркем бабайлар килде. Габдулла хәзрәт миңа: “Балам, җирне дә алып бирдегез, проектны да кулга тоттырдыгыз. Төзелеш артыннан чабып йөрергә бер кеше кирәк бит. Шул мәшәкатьне үз өстеңә ал әле”, диде ул.

“Туган тел” утырышын җыеп тагын киңәштек. Хисле чыгышлар күп булды. Ә үз өсләренә алучы юк. Бабайлар да шомга төште. Чөнки ул елларда җирне башта бирәләр, аннары тартып алалар иде.

Ул елларда Ставрополь районының баш архитекторы булып Ринат Бикташев эшләде. Ул мондый фикер әйтте: “Әйдәгез автовазның генераль мөдире Владимир Васильевич Каданниковка хат язабыз. Автовазда эшләүче Ирек Кәримовка айлык эш хакын түләп торсын, ә ул мәчет төзелеше белән генә шөгыльләнәчәк”. Халкым әйткән сүз – аткан ук ди бит. Хат яздык. Озак көттерми җавап та килде.

Каданников безнең фикерне хуплады. Ирек төзелеш мәйданында мәш килде, кичләрен икәүләп шәһәр буйлап офисларда очрашулар үткәрәбез. Кем нәрсә белән, ничек ярдәм итә ала төзелешкә.

Мин алдан телефон аша әзерлек эшен алып бара идем. Сөйләшү сәгатен билгели идек. Бизнестагы, аңа якын һәр татар кешесен барлап, барчасы белән дә очраштык. Алар бик төрлеләр бит. Холыклары, тәртипләре төрле. Йөрәкләрендә милли хисләре булмаганнарына тулы бер лекция укып чыгасың.

Һәр очрашу – ул йөрәгеңне сыгу, үзеңне сындыру, стресс алу. Алла язмасын кеше каршына барып сорап йөрергә.

Төрле холыклы, төрле биеклектәге байларны ничек берләштерә алдыгыз?

– Бәлки хатын-кыз булуым ярдәм иткәндер. Укытучы булуым да тәэсир иткәндер. Ходай Тәгалә кешесенә карата сүзен дә исемә төшереп торды. Һәрберсенә аңлата идем. Барчабыз да балалар үстерәбез. Милләтебезнең киләчәге, телебез һәм динебезнең язмышын бәйнә-бәйнә сөйләргә туры килде.

Аллага шөкер, күбесенең күңеле әле динебез исламнан бизмәгән иде. Мин аларга татар баласының үз милләтенә хезмәт итәргә тиешлеген төшендерә алдым. “Тик мәчет аша, тик телебез аша гына халкыбызны күтәрә алабыз”ны аңлата алдым.

Гаҗәеп зур эшләр башкарылды. Бергә чапкан бабайларның күбесе инде мәңгелеккә күчте. Урыннары оҗмахта була күрсен. Эшкуарларның да төрлесе төрле якка таралуы мәгълум. Элемтәдә торучылары да бар.

Милли хәрәкәткә өр-яңа буын килде. Булдыклылар. Алар өчен шатланып торабыз. Һәр заманның үз авырлыгы, үз проблемнары. Безнең чорда да шәһәр түрәләре белән мөгамәләбез яхшы иде. Алар безне, без аларны аңлашып яшәдек. Башкача мөмкин дә түгел.

Түрәләр арбасына утыра алу – бик читен эш, ә инде шунда үз җырыңны җырлау тагын да читенрәк. Заманында утыра да алдык, үз җырларыбызны көйли дә алдык, Аллага шөкер. Мәчет төзелде. Мөселманнарыбыз тәре шәһәрендә ислам рухын таратып яши. Тольяттиның борынгы исеме – Ставрополь. Ә ул исем – тәре шәһәре дигәнне аңлата.

Заманында бирегә калмыкларны көчләп чукындырып китереп утырткан булганнар. Тольятти бүген мәчетле һәм ислам нурлы ак шәһәр. Намазга басучылар көннән-көн арта бара. Хәзрәтебез дә сокланырлык.

Түгәрәкләп шуны әйтәсем килә: “Әгәр кеше үзенең эшенә чын күңелдән ышана икән, ул башкаларны да ышандыра ала”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG