Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күпләр һаман күктән калҗа көтеп яши


Казанда уен автоматлары эшләүләрен дәвам итә
Казанда уен автоматлары эшләүләрен дәвам итә

Уен автоматлары канун нигезендә тыелган булуга карамастан, аларны кайбер урыннарда хәзер дә очратып була. Чөнки җиңел юлдан акча эшләргә теләүчеләрнең саны әле дә кимеми.

Алар алга таба бетәр дип беркем өздереп әйтә алмый. Киресенчә мондый уен автоматларына, лотереяларга алданучылар көннән-көн арта гына бара. Кешеләрне лотерея уйнауга нинди сәбәпләр этәрә соң?

Чит илләрдә шанс уеннары белән күбрәк спорт яратучылар үз такымнарының җиңүен теләп шөгыльләнсә, Русиядә хәл башкачарак. Дөрес, Русиядә дә спорт җанатарлары үз такымнарының җиңәчәгенә ышанып, комар уеннары уйный анысы.

Әмма моның белән беррәттән, илдәге тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы да бу уеннарга теләкне арттыра. Кешеләр үз бәхетләрен шушындый шанс уеннары аша эзләп карый. Ә теләге булучыларга мондый уеннарның исәбе-хисабы юк. Җаның нинди уен тели, шундые бар дигәндәй.

Русиядә булганы кебек Татарстанда да комарлы уеннардан бәхет эзләүчеләр бихисап. Кемнәрдер кача-поса карта уйнап, рулетка әйләндерсә, кемнәр өчендер урамнардагы уен төрләре дә җитәрлек.

Әйтик, Казанның Мәскәү базары тукталышы янында урнашкан уен автоматлары – шуларның берсе. Аның янында ук лото, лотерея сату киоскы да – азартлы уеннар яратучыларның еш туктала торган урыны. Өч минутка бер кеше сугылмый калмый монда.

Ә автобус тукталышы янында ук урнашкан уен автоматы янында баштарак берән-сәрән генә күренгән комарчыларның бераздан байтак булуы аңлашыла. Кайберәүләр уйнаучыларны читтән күзәтә икән. Алар әллә уйнаучыларга кызыгып карый, әллә инде башка максаттан. Уйнаучыларны да аз дип әйтеп булмый.

“Уенга кереп киткәч, чыгуы читен шул”

Акча салучыларның күпчелеге тышкы кыяфәтләре белән гади кешеләрне хәтерләтә. Яннарына килеп фикерләре белән кызыксына башлагач, күпчелеге комарлы уен уйнаудан читенсенеп булса кирәк, йөзләрен читкә бора, бу хакта сөйләшергә теләмәүләрен белдерә.

Ләкин шулай да араларыннан яшь кенә бер егет үзе белән сөйләшеп алырга теләвемне әйткәч, каршы килмәде. Ачылып сөйләп китте. Исемен Марат дип таныштырган яшь егет, ара-тирә йөк төяүче булып эшләп ала икән. “Азартка бер кергәч моннан чыгуы бик читен шул”, ди ул.

“Комарлы уеннарны уйнавы кызык булса да, алар табыш китерми. Күбрәк акча саласың, әзрәк аласың. Оттырган акчаны алам дип, откан акчаны да салып бетерәсең”, ди Марат.

Мин бу уеннарны нинди максатлардан уйнавы белән кызыксынам. “Бәлки бәхет елмаер”, ди ул. Зур акчалар отсаң ни эшләр идең дигән соравыма:

“Алай чыкканы юк әле. Чыкса нишләргә икәнен белер идем. 2 еллап уйныйм инде. Файдасын гына күрмим. Әмма бер кереп киткәч, гел уйныйсы гына килеп тора. Бераз отсам тагын уйныйм. Һәм ул акчалар да уенга кереп бетә. Күбрәк алам дип, әзрәгеннән дә колак кагам”, диде егет. Аннары сүзен дәвам итә:

“Андый акчалар монда чыкмый инде. Шул 5 мең сум чыкса гына. Күпме карыйм, беркайчан да зур суммалар чыкканы булмады. Лотерея уйнап караганым булды. Тик аннан да берни дә ота алмадым. Анысында биш мең сумлап бетергәнмендер. Шул биш, ун сумлыклар белән уйнадым. Күп булса 20 сум чыга инде. Аны да башка билет алуга тотып бетерәсең”.

Комарга ничек кереп китүе хакында сорадым.

“Бер тапкыр ничек уйныйлар икән дип уйнап караган идем, шуннан башланды. Ун сумга йөз сум чыккан иде һәм шуннан китте дә. Иң яхшысы – башламаска кирәк. Бер башласаң каласың шунда”, диде комарчы егет.

“Комар тормышны артка тәгәрәтә”

39 ел буена машина йөртүче булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда булган Фәрит Гыйльметдинов исә, “Уен автоматлары күпме генә уйнасаң да, барыбер файда китерми. Мин шул кәеф өчен генә уйныйм”, ди.
Казанлы Фәрит Гыйльметдинов лотереяны кәеф өчен уйный.

“Берничә ел элек лотереядан миллион ярым сум акча откан идем. Әмма чүп түгәргә чыкканда билетымны югалттым. Ачудан гармун алып җырлап утырдым. Һавадан төшкән акча, хәтта кесәгә дә кереп өлгермәде”, ди Фәрит әфәнде.

“Минем бу автоматтан өметем акча оту түгел. Кызык өчен генә уйныйм. Монда бае да, ярлысы да барыбер ота алмый. Аннан соң кайбер кешеләр уйнаучыларга кызыгып та уйный. Күп очракта булган акчаларын бетереп китәләр.

Моннан зур акча отып булмый. Җиңел кергән акча җиңел генә чыгып та китә. Уйнауның бер файдасы да юк. Комар тормышны җайлап җибәрми, киресенчә артка гына чигендерә. Аларның барысы да бертөсле. Башта откан кебек буласың да, аннары барыбер оттырасың”, ди Гыйльметдинов.

Нәтиҗәдә комарлы уеннар белән мавыгучыларның саны кимеми, арта гына. Ә тормыш авырлыкларыннан алҗыган халык күктән барыбер калҗа өмет итә.
XS
SM
MD
LG