Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илмирага Татарстан капкасы ябык


Илмира Бегендикова 2003тән бирле Татарстан ватандашы булырга тели.
Илмира Бегендикова 2003тән бирле Татарстан ватандашы булырга тели.

Чит-ят җирләрдән Татарстанга кайтучы татарлар булса да, аларны республикада кочак җәеп каршы алучы күренми. Төркмәнстаннан өч баласы белән Казанга күченеп кайткан Илмира Бегендикова 7 ел буе Русия паспортын ала алмый азаплана.


“Мин үзем тумышым белән Самардан”, дип сүзен башлады Илмира Бегендикова.

Аның әти-әнисе Советлар Берлеге заманында югары уку йортын тәмамлагач, эшкә Төркмәнстанга җибәрелгән. Ул вакытта аңа биш, сеңлесенә яшь ярым булган.

“Әнием хәзер вафат инде, тик аның, мөмкинлегегез булуга ук ватаныбыз булган Татарстанга кайтырга тырышыгыз, дигән сүзләрен гел исемдә йөрттем”, ди ул.

Илмира Бегендикова 2003 елда тәвәккәлләп, 3 баласы белән бөтенләйгә дип, Казанга кайтып төшкән. Ул вакытта инде тормыш иптәшеннән дә аерылган булган. Тик Илмира хәзер Русия паспортын ала алмый азаплана.

“Өемне дә, өй кирәк-яракларын да Төркмәнстанда калдырдым. Ничек тә Татарстанда тормышымны җайлармын, дип уйладым. Әмма читтән кайтучыларга монда бик авыр икән. Бигрәк тә ватандаш булу мәсьәләсендә.

Ярый әле дусларым беренче чакта ярдәм кулын сузды. Эшкә урнашырга булыштылар”, ди Илмира ханым. Ул хәзер Чехов базарында кием тегүче булып эшли. Әмма паспорты булмагач, шәхси эшмәкәр булуга карамастан, банктан кредит та ала алмый икән. “Эшләп тапкан акчам очны-очка җайлап барырга гына җитә”, ди ул.

“Миңа ватандашлыктан башка бүтән берни дә кирәкми”

“Дусларым Казанга кайтып төшүгә эш табарга булышты. Мин үзем текстиль техникумын тәмамладым. Эштән курыкмыйм. Әкрен генә балаларымны да укыттым, хәзер дә укытам. Әмма монда бик зур кыенлыклар кичердем.

Мин читтән кайтучыларга бераз булса да ярдәм итәрләр дип уйлаган идем. Ләкин бернинди игътибар булмады. Кая гына язсам да, уңай җавап ишетмәдем. Миңа бит ватандашлык кына кирәк. Калганын мин үзем дә эшлим”.

Ә ни өчен сезгә ватандашлык бирмиләр соң, дип соравыма ул: “Белмим, димәк мин аңа лаек түгел булып чыгам. Бер караганда мин монда тудым. Самардагы архивларда барлык мәгълүмат та бар бит”, ди ул.

Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе Илмира Бегендикованың ватандашлык мөрәҗәгатен 2009га кадәр гел кичектереп килгән. Ә инде әлеге елда ватандаш булам дигәндә генә, аның фамилиясе белән проблем килеп чыккан.

“Фамилиямдәге үзгәреш соңгы өметемне дә юкка чыгарды”


“2009да миңа июльгә кадәр документларны тагын җыеп бирегез, канун үзгәрә, аннан соң тагын да кырысрак таләпләр булачак, диделәр. Мин барлык документларны да илтеп тапшырдым. Әмма минем документларда төрле фамилияләр булуы ватандашлык алырга комачаулады.

Миңа бу хәлдән чыгу юлын күрсәттеләр: Төркмәнстанга фамилия мәсьәләсендә рәсми сорау җибәрергә куштылар. Мин бит – физик зат. Андагы танышларым рәсми органнардан язу җибәрүне сорадылар. Анда да бик катгый кануннар. Нәтиҗәдә Татарстаннан рәсми мөрәҗәгать булмагач, фамилия проблемы чишелми калды”, ди Илмира Бегендикова.

Ә федераль миграция хезмәтенең Татарстан бүлеге Төркмәнстанга рәсми сорауны ник җибәрми соң, дигәнгә Бегендикова болай дип җавап бирә:

“Миңа моның сәбәбен төгәл генә әйтүче булмады. Без андый республикаларга рәсми сорау җибәрә алмыйбыз диделәр. Без бит салымнарны дәүләткә түләми калмыйбыз. Әмма хатларыма җавап бирүче юк.

Миграция хезмәтендәгеләр сез ватандаш түгел бит, гафу итегез сез безгә түгел дип кенә ишекне ябалар иде. Үзем татар һәм Русиядә туган булсам да, шундый сүзләр ишетергә туры килде.

Тагы 5 ел ватандаш булмыйча, барактан баракка күченеп йөрү кая китереп чыгарыр? Моны мин яхшы беләм: мин йә инвалид булам, йә инде психик авыруга әйләнәчәкмен, болай барса. Дәүләткә бер тапкыр ярдәм итүгә караганда мине хастаханәдә тоту файдалы микәнни соң?”, ди Илмира Бегендикова күңеле тулып.

“Паспортсыз кеше телефонга сим-карта да ала алмый”

Илмира Бегендикованың кызы Замираның паспорт урынына йөртә торган документы
“18 яшьлек кызым бөтен җирдә менә шушы кәгазь белән йөри. Көләләр инде. Хәтта телефонга “симка” да алып булмый бит паспортсыз. Кайчан илдән куып чыгарырлар дип көтәбез инде. Күрәсең Татарстанга эшли торган кешеләр кирәкми” дип, Илмира ханым кызының паспорт урынына бирелгән мөһерле кәгазен күрсәтә.

“Инде миңа ватандашлык бирмәсәләр дә, өч балама гына булса да паспорт бирсеннәр иде. Без бит беркая да китәргә җыенмыйбыз, үз ватаныбызда ватандаш булып яшәргә телибез ”, дип сүзен йомгаклый Илмира Бегендикова.
XS
SM
MD
LG