Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амурдагы Комсомольскида донорлык чарасы үтте


Герман Веледеев кан бирер алдыннан анализ ясата
Герман Веледеев кан бирер алдыннан анализ ясата

28 гыйнвар көнне Амурдагы Комсомольскиның мөселманнар үзәгендә "Домодедово" һава аланындагы террор гамәленнән зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән донорлык чарасы үтте.


Мәскәүдә "Домодедово" һава аланында булган шартлау фаҗигасе Ерак Көнчыгышта яшәүче кардәшләребезне дә битараф калдырмады. Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы шәһәрнең мөселманнар җәмгыяте “Нур” белән берлектә донорлык чарасы оештырды.

Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдулин үтенече белән Комсомольскиның кан җыю станциясе баш табибы Оксана Вычужанина донорларны мөселманнар үзәгендә кабул итәргә ризалыгын бирде.

Җомга көн чарада катнашырга теләгән һәр кешене җирле теле-радио каналлары аша мөселманнар үзәгенә чакырдылар.

Гыйбадәт кылу йортына җомга көн намазына 600гә якын кеше җыелды. Намаз алдыннан, Рөстәм Абдулин "Домодедово" һава аланында булган террор гамәлен кискен тәнкыйтьләп чыгыш ясады, дин кардәшләребезнең сорауларына җавап бирде. Комсомольски шәһәре имам-хатыйбы Идрис хәзрәт вәгазь укыды.
Кан тапшыру станциясе хезмәткәрләре мөселман үзәгенә килде

Җәмәгать намазы мөселманнар үзәгенең иң зур бүлмәләрендә үтте. Амурдагы Комсомольски мөселманнары "Домодедово" һава аланында булган шартлауда яраланган кешеләрнең исәнлеге өчен дога кылды.

Намаздан сон мөселманнар үзәгенә шәһәрнең кан җыю бүлекчәсе табибларын алып килделәр. Донорлар башта анкета тутырды, тән температурасы белән кан басымын үлчәтте, анализлар бирде. Аннан кан тапшыру өчен чиратка басты.

Кыска вакыт эчендә чарада барлыгы 30 кеше катнашты. "Донорлар арасында берничә рус кешесе дә бар иде", дип әйтте Амурдагы Комсомольски мөселманнары "Нур" җәмгыяте җитәкчесе Абдулкасыйм Абдуллоев.

Җомга көн кан бирергә җитешмәгән донорлар дүшәмбе көнне Кан тапшыру станциясенә барырга булды.
XS
SM
MD
LG