Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:46

Татарстан китап нәшриятында Халикъ Садриның “Безнең таң” исемле китабы чыкты. Бу хакта әлеге эштә башлап йөргән, язучының авылдашы Фәрид Ширияздан белән әңгәмә кордык.


Узган ел Халикъ Садриның тууына 120 ел тулу уңае белән милли хәрәкәт уздырган чараларда аның исеме еш яңгырады. Шул чараларны йомгаклау буларак, Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Дамир Шакировтан авторның җыентыгын да бастыруны үтенгәннәр иде. Ниһаять, язучының “Безнең таң” исемле китабы 2000 данәдә нәшер ителде.

190 битле китап зәвыклы итеп эшләнгән. Җыентыкка кергән әсәрләр – ватаныбыз тарихын күзаллауда һичшиксез кыйммәтле мәгълүмат чыганагы. Китапның һәр юлын йотлыгып укыйсың, тетрәнәсең, дулкынланасың, нәфрәтләнәсең. Бу китап вакыйгаларының татар йөрәге аша узуы аркасында канлы һәм дәһшәтле чорны өзгәләнеп кабул итәсең.

Китап турында Халикъ Садриның авылдашы Хәмит углы Фәрид Ширияздан белән әңгәмә тоттым.

Русиядә барган ата хәерчелек чорында Казанда китап бастырырга кайдан акча таптыгыз?
Китап тышлыгы

Иске Ярмәк авыл башлыгы, авыл мулласы һәм алдынгы карашлы авылдашларым җыелышып киңәштек. Халыкка күрсәтергә Халикъ Садриның бер китабы калмаган. Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Дамир Шакиров белән сөйләштек. Аллага шөкер, тиражны тулысынча сатып алдык. Ике мең данә китап йөз меңгә төште. Самардагы татар байлары ярдәм иттеләр.

Халикъ Садри шигырьләр, хикәяләр язган. Шәхес буларак кайсы тармакларда хезмәт күрсәткән?

Ул гомере буена зур сәясәттә кайнаган. Инкыйлаб, гражданнар сугышы елларында дөрләгән, Самарда Губерна комитетында хезмәт иткән. Шунысы да кызык, Сталинград сугышында Самарда бергә хезмәт иткән генерал Чуйков белән очраша. Татарстан автоном җөмһүриятен оештырганда, Мәскәү Кремлендә Ленин, Сталиннар белән бергә тарихи кул куюда катнаша.

Иске Ярмәк – татар дөньясына Зыя Ярмәки, Халикъ Садриларны бүләк иткән авыл. Әдәби юнәлешне бүген дәвам итүчеләр бармы?

Авылның сихри матурлыгы, табигате иҗатка тәэсир итә. Авылдашыбыз Наил Хәйруллин Норлат шәһәрендә мөхәррир булып эшләде. Шакиров Ирек, Вәлиәхмәтовлар Камышлыда мөхәррир булдылар. Фәния Кәримова шагыйрә буларак китап чыгарды. Шигырь язучылар күп шигырьне яратучылар тагын да күбрәк. Иске Ярмәктә үскән Рәшит Шамкай Камал театрында күп еллар артист булып эшләде.

Һәр авылның табигате матур. Һәркем үз авылын мактый. Чишмәле Гали авылы Ярмәктән ким түгел, ләкин ул – "капиталист"лар үстергән авыл. Туплида дүрт профессор. Иске ярмәкләрнең әдәбият яратуында бәлки башка берәр сәбәп бардыр?

Иске Ярмәк элек-электән белемгә тартылган. Аның нигезе ахун Хөснулла хәзрәт Баһаутдинга барып тоташадыр. Ул авыл мәдрәсәсен реаль училище биеклегенә күтәргән. Иске Ярмәк мәдрәсәсен тәмамлаганнар бөтен татар дөньясына сибелеп эшләгән. Мәгърифәт нурын таратканнар. Атаклы гармун ясаучы Гали абый да безнең авыл кешесе иде.

Фәрид әфәнде, җыр-бию белән генә дөньясы бармый бит әле. Тамак туйдыра торган һөнәрләргә ияме авылдашларың?

Әлбәттә, ияләр. Тимер осталары, агач осталары, төзүчеләр. Самар өлкәсендә 86 мәчет. Бу инде төбәктә йөзгә якын мулла бар дигән сүз. Шулар арасында Иске Ярмәк авылы мулласы Габдулла хәзрәт әдәби, тарихи гыйлеме белән аерылып тора.

Үзе дә – каләм тибрәтүче. Татар әдәбиятын тирәнтен белә, татар тарихының төбенә төшеп кызыксына. "Татарстан-Яңа Гасыр" тапшыруларын инә күзеннән үткәреп карый. “Азатлык” радиосының үрнәк тыңлаучысы.

* * *

Әңгәмәдәшебез Фәрид Ширияздан да – Самар Җәмигъ мәчетендә чыгып килүче “Ислам-Нур” газетының мөхәррире, татар һәм урыс телләрендә оста язучы, шагыйрь. “Азатлык” тапшыруларына мөкиббән татар. Алтын куллы ир. Агач эше дисеңме, тимер эше дисеңме – барчасын да ерып чыга. Җиләк-җимеш, яшелчә үстерүче, булдыклы, Иске Ярмәкнең олпат ире. Заманында Сабан туйларында бил тоткан егет.

XS
SM
MD
LG