Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:15

Университетта журналистика факультетын, татар бүлеген оештыру башында торган шәхес, факультетның беренче деканы Флорид Әгъзәмовның тууына 75 ел тулды. Юбилей уңаеннан “Осталар остазы” китабы әзерләнгән.


Журналист, декан, остаз, 30 елга якын Татарстанда журналистика белеме белән җитәкчелек иткән Флорид Әгъзәмовның юбилее уңаеннан КФУ “Татар журналистикасы XXI гасырда: үсеш юллары” дип аталган фәнни җыен үткәрде. Конференциядә университет ректоры урынбасары Ариф Межведилов, Татарстан журналистлары берлеге җитәкчесе, Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Флорид Әгъзәмовның шәкертләре, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары чыгыш ясады.

Җыенга шәкертләр җыелды

Юбилей уңае белән үткәрелгән фәнни җыенга килүчеләрнең күбесе Татарстан матбугатында эшләүче Әгъзәмов шәкертләре иде. Алар арасында журналистика һәм социология факультетының хәзерге деканы Васыйл Гарифуллин, “Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, “Идел-пресс” нәшрияты җитәкчесе Ислам Әхмәтҗанов, “Идел” журналы редакторы Рифат Фәттахов, “Казанские ведомости” газеты мөхәррире Венера Якупова һәм башкалар бар.

Васыйл Гарифуллин
Факультет деканы Васыйл Гарифуллин сүзләренчә, Әгъзәмов чорында журналистика бүлеге факультет булып оешты, татар журналистикасы кафедрасы ачылды. Татар журналистлары әзерләүгә зур игътибар бирелде.

“Үзе практик журналист булганга, укыту системасына газет-журналларда практика үтүне беренчеләрдән булып куллана башлады. Шуңа оста белгечләр әзерләп чыгаруга иреште”, ди Васыйл Гарифуллин.

Журналистика факультетының өлкән укытучысы Илһам Фәттахов Флорид Әгъзәмовның фәнни хезмәтләре бүген кадерле булуын таный. Шуны әйтик, Әгъзәмов Габдулла Тукайның публицистик әсәрләрен өйрәнеп, “Тукай – журналист” дип аталган китап чыгара.

“Ул – татар журналистикасы тарихын өйрәнүне җайга салучыларның берсе. Флорид Әгъзәмов оештырган факультетта халыкара журналистика, пиар белгечлекләре ачылып, бүлек тагын да киңәйде”, ди Илһам Фәттахов.

Әйтеп китүемчә, Флорид Әгъзәмов укытып чыгарган билгеле журналистлар бик күп. Журналист Фирдүс Гыймалтдинов аның татар балаларына һәрвакыт дәү әти булуын, тормышка өйрәтүен хәтерли.

Милли сәясәтнең дөрес түгеллеген аңлаган

Флорид Әгъзәмов шәкерте, “Идел-пресс” нәшрияты җитәкчесе Ислам Әхмәтҗанов остазы белән бәйле булган бер гыйбрәтле истәлек сөйләп китте. Әгъзәмов совет чорында ук дәүләтнең милли сәясәте белән риза булмаган, аның дөрес түгеллеген, моның төрле кыенлыкларга китерәсен алдан белгән. Бу мәсьәлә бүгенге Русиянең дә хәл ителмәгән проблемы булып кала.

“Флорид Әгъзәмов журналистика кафедрасына мөдир булып, 1972 елның апрелендә килде. Без ул вакытта бишенче курс студентлары идек. Үземнең диплом эше итеп “КамАЗ төзегәндә халыклар дуслыгы” дигән теманы алдым. Флорид Әгъзәмов җитәкчем булды.

Бер әңгәмә вакытында ул, энем, ифрат дәрәҗәдә авыр тема сайлагансың, халыклар дуслыгы темасы төптән, суканы тирәнгә кертеп каезлауны сорый, диде. Чөнки 70-80 елларда халыклар дуслыгы сүзен, кирәкме-кирәкмиме алты килештә төрләндереп, хәерче кесәсендәге шикәр кебек шомартып бетергән идек. Аннан соң аның нәтиҗәсен дә күрдек.

Шул вакытта Флорид Әгъзәмовның ифрат акыллы булуын сиздем. Чөнки халыклар дуслыгы хакында күп сөйләгәнче, аны гамәл белән күрсәтергә кирәк. Әлегесе вакытта да бездә бу гадәт бар, бу тема белән артыгын мавыгабыз. Аның бу сүзләре бүген дә маяк булып тора”, ди Ислам Әхмәтҗанов.

Сәясәтне алдан күрә белгән

Соңрак 90нчы еллар башында Флорид Әгъзәмов “Мәгърифәт” газетында Ф.Бикмәтле исеме астында фельетоннар яза башлый. Аны милли сәясәт, тел, халыкның рухи кыйммәтләрне югалта баруы борчый. Мисал өчен, “Иске калып” фельетонын алыйк. Флорид Әгъзәмов аны 1993 елда ук язган. Ислам Әхмәтҗанов сүзләре белән әйтсәк, бу язма Әгъзәмовның сәясәтне алдан күрә белүчәнлеген, аналитик булуын тагын бер тапкыр дәлилли. Дөрес, бүген исән булса, Татарстанны бетерү, Русиянең чын мәгънәсендә губерналаштыруга таба борылу сәясәте турында язмыйча түзә алмас иде.

* * *

Флорид Әгъзәмов 1936 елда Башкортстанның Чакмагыш районы Бикмәт авылында туа. Казан университетын тәмамлый. Питрәч районының “Алга” газетында, аннан “Социалистик Татарстан”да баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1972 елдан университетта журналистика бүлеген җитәкли. 2005 елның декабрендә вафат була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG