Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төркия төрки халыкларны якласын!"


Татар яшьләре берлеге Төркиядән ярдәм сорый
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

"Азатлык" татар яшьләре берлеге төрки халыкларны яклауны сорап Казандагы Төркия консуллыгы бинасы каршына пикетка чыкты.

Төркия консуллыгы "Азатлык" яшьләр берлеге таләпләренә әлегә игътибар күрсәтмәде. Алар төрки халыкларны яклауда бу илдән ярдәм сорады.


Татарстанга килгән Төркиянең яңа генераль консулы Әхмәт Акынты Татарстан җитәкчелеге белән күрешеп, танышып йөри. Дүшәмбе көнне аның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән очрашуы планлаштырылган.

Әлеге очрашуда һәм башка рәсми чараларда ул "Азатлык" яшьләр берлеге күтәргән шигарләр турында әйтерме-юкмы – әлегә билгесез. Әмма 19 февраль көнне булган каршылык чарасына консуллык ягыннан бернинди реакция күрсәтелмәде.

Шимбә көнне “Азатлык” яшьләр берлеге вәкилләре Казанның Горький урамында урнашкан Төркия консуллыгы каршында пикет үткәрде. Чарада 3 кенә кеше катнашты. Алар бик күп шигарләр язылган тасма күтәреп торды. Язулар арасында “Төркия! Русиядәге төрки халыкларга гореф-гадәтләрен, телләрен яклауда ярдәм күрсәт!”, “Ярдәм кулын суз!”, “Тurkiye SOS!” һәм башкалары бар иде.


“Азатлык” яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин аңлатканча, каршылык чарасы 21 февраль халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелде.

Оештыручыларның әйтүенә караганда, милли яшьләр Төркия дәүләтеннән татар һәм башка төрки халыкларның хокукларын яклауны сорый. Алар фикеренчә, Русиядәге төрки халыклар һәм аларның телләре бетү алдында, шуңа күрә Төркия аларны якларга тиеш.

“Азатлык” яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, яшьләр Төркиянең Европа Шурасы, НАТО һәм башка халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итүен таләп итә, диде.

Төркия консуллыгыннан пикетчылар янына беркем дә чыкмады, ул көнне анда рәсми ял көне иде.

XS
SM
MD
LG