Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев белән Эрдоган Аккую мәсьәләсендә килеште


Рәҗәп Тайп Эрдоган (с) һәм Дмитрий Медведев
Рәҗәп Тайп Эрдоган (с) һәм Дмитрий Медведев

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган рәсми сәфәр белән өч көнгә Русиягә килде. Аның кысаларында ул Казанда да булачак.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның Русиягә килүе 90 ел элек ике ил арасында дуслык килешүе төзелгән вакытка туры килде. Бу Мәскәү килешүе нәкъ 16 март көнне имзаланган булган.

Эрдоган җитәкләгән вәкиллеккә сәясәтчеләр, эшмәкәрләр, ширкәт җитәкчеләреннән торган 200 кеше һәм биш министр керде. Бу үзе үк әлеге сәфәрнең әһәмияте турында сөйли.

Сәфәр барышында төрле килешүләр имзаланды. Аеруча да сәүдә-икътисади өлкәгә зур игътибар бирелде. Киләчәктә ике арадагы сәүдә әйләнешен 100 миллиард долларга җиткерү күздә тотыла. Хәзерге вакытта мисал өчен ул 40 миллиард долларны тәшкил итә.

Ләкин җәмәгатьчелекне бүген нык борчыган мәсьәлә, мөгаен ул Русиянең Төркиядә төзергә тиешле атом электр станцияседер. Чөнки Япониядәге хәлләр бар җәмәгатьчелекне бу өлкәдә уйланырга мәҗбүр итте.

Төркиядә атом станциясе төзеләчәк

Дүрт реактордан торачак әлеге атом электр станциясе Төркиянең көньягында - урта диңгез ярындагы Мәрсин шәһәренең Аккую районында булачак. Ул 20 миллиард долларга төшәчәк һәм аны төзи башлау 2013 елга планлаштырылган.

Ләкин Төркиядә дә җир тетрәү куркынычы зур булган төбәккә керә. Әле күптән түгел ике алман галиме Тобианс Херберт һәм Оливер Хайдбах үзләренең фәнни хезмәтләрендә: “Япониядән соң киләсе көчле җир тетрәү Истанбул янында булырга мөмкин” дип язып чыкты.

Әмма бүген Эрдоган һәм Русия президенты Дмитрий Медведев катнашлыгында узган матбугат очршауында, бернигә дә карамастан, атом электр станциясенең төзеләчәге мәгълүм булды.

Медведев сүзләренчә, атом электр станциясе куркынычсыз да була ала, моның өчен аның проекты һәм төзеләчәк урыны гына дөрес сайланырга тиеш икән. Ә Русия аны төзүдә яңа юнәлеш кулланачак икән.

“Ул Япониянекеннән яше белән дә, саклану дәрәҗәсе югарылыгы белән дә аерылып торачак” дип ышандырды Медведев.

Японнарныкы заманча булмаган

Бер көн алда Төркия энергетика министры Танер Елдыз да: “Без Япониядәге вәзгыятькә карамастан барыбер атом электр станциясен төзүне истә тотабыз. Әмма иминлек чараларын арттырачакбыз” дигән иде. Ул бу төзелештә иң заманча технология кулланылачагын әйтте.

“Бу өченче буын атом электр станциясе булачак, ә “Фукусима” ул беренче буын”, диде.

Шул ук вакытта Раҗәп Тайип Эрдоган Төркиянең куркыныч урында урнашуын искә алып узды, әмма атом электр станциясенең 8-9 дәрәҗәдәге җир тетрәүләргә түзсен өчен чараларын күрәчәген әйтте.

“Русия төзиячәк атом электр станциясе барысы өчен дә үрнәк булырга тиеш”, диде ул.

Төркия премьер-министры фикеренчә, кимчелекләр булырга мөмкин, әмма инвестицияләрдән баш тарту дөрес булмас.

Виза тәртибен туктату

Төркия хөкүмәте атом станциясен төзү өчен “Росатом” һәм “Атомстройэкспорт” Русия ширкәтләрен сайлады. Аның иминлеге, эшчеләрне өйрәтү шулай ук Русия ягы күзәтүе астында булачак.

Әлеге атом электр станциясен төзү Төркия белән Русия хезмәттәшлегенең стратегик өлешен тәшкил итә.

Моннан тыш Эрдоганның сәфәре барышында туристлар җәлеп итү мәсьәләсе дә тикшерелде. Инде белүебезчә, Төркиягә йөрүче русиялеләр аз түгел. Узган елны аларның саны өч мең булган. Медведев Эрдоганны киләсе елга бу сан дүрт меңгә җитәчәгендә ышандырды. Төркия белән Русия арасындагы виза тәртибе бетерелгәч хәрәкәт тагы да җиңеләячәк. Һәм туристлар гына түгел, ә бизнес вәкилләренә дә эш йөртү юлы уңайлана. Ә виза тәртибен бетерү өчен инде бернинди киртәләр дә юк икән.
XS
SM
MD
LG