Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

Камал театрында сигез көн дәвам иткән Гафури исемендәге башкорт театры гастроле тәмамланды. Ябылу тантанасында сүз татар-башкорт туганлыгын саклау турында барды.


14-21 март көннәрендә барган иҗади сәфәр “Шәүрәкәй” спектакле белән төгәлләнде. Тантанада хөкүмәт, театр, җәмәгатьчелек вәкилләре татар-башкорт туганлыгын ныгыту, бердәмлек турында сөйләде.

Мортаза Рәхимов чорында онытылган йолалар яңара

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры Казанда 10 спектакль һәм татар-башкортның күренекле йолдызлары Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева катнашында театраль тамаша күрсәтте. Гафури театры мөдире Хөрмәтулла Үтәшев гастроль бик уңышлы узды дип саный.

Татарстан ягыннан әлеге чара өчен барлык мөмкинлекләр тудырылды. Бер-ике елдан Камал театры алмаш гастроль белән Уфага барачак. Шулай ук башкорт театры май аенда Казанда узачак “Нәүрүз” фестиваленә килергә җыена.

Уңнан сулга: Айрат Абушахманов, Хөрмәтулла Үтәшев
Гафури театрының Казанда узган иҗади сәфәре татар-башкорт туганлыгын ныгытуга да зур өлеш кертәчәк.

“Татарстан белән Башкортстан арасында мәдәни, икътисади бәйләнешләр элек тә бар иде. 2010 елның 30 декабрендә яңа президентлар ике арадагы килешүгә кул куеп, моңа яңа сулыш өрде.

Татарстанда Башкортстан, Башкортстанда Татарстан көннәрен уздыру фикеренә килделәр. 20 ел элек мондый гадәт бар иде. Соңгы вакытта ул онытылып торды. Мәдәният министрлары тарафыннан әлеге йоланы дәвам иттерү фикере әйтелде”, ди Хөрмәтулла Үтәшев.

Татар-башкорт каршылыгы бетә бара

Башкорт театры гастролен кызыксынып күзәткән Дәүләт Шурасы депутаты Туфан Миңнуллин соңгы елларда шактый бозылган татар-башкорт туганлыгын ныгыту башланды дигән фикердә. Башкорт театрының Казан сәфәре туганнарны котыртучыларга үзенә күрә бер җавап булып тора.

“Соңгы елларда татар белән башкорт арасында киеренкелек килеп чыкты. Ул әлеге дә баягы аерым котыртучыларның эше булды. Өстәвенә, Мәскәү дә котыртып тора. Мин инде президентлар дәрәҗәсендә эш алып барыла дип әйтмим. Әмма Жириновский кебек көчләр бар. Алар кем исеменнән сөйлидер – белмим. Әмма шуның нәтиҗәсендә аралар шактый суынды. Татарлар тарафыннан да, башкортлар ягыннан да... Ниһаять, туганлыкны яңадан беркетергә тотындык”, ди Туфан Миңнуллин.

Драматург, депутат татар белән башкортка уртак республика төзү фикере сәясәтчеләр эше дип санаса, ике халыкны аерып булмасына ышана.

“Низаг ике халык арасында булмады. Бар да хакимнәрнең нәрсәдер бүлешә алмавыннан килеп чыкты. Татар-башкорт туганнар икәнен онытмаячак, шулай яшәячәк. Кара көчләр никадәр генә тырышса да, татар-башкортны дошманлаштырып булмый. Чөнки бер җыр җырлар, бер тән, бер җан булып яшәгән халыкны аеру мөмкин түгел. Менә монысына ышанам”, ди Туфан Миңнуллин.

“Камал-Гафури дуслыгы милләткә дә күчсен!”

Гастрольне ябу тантанасында Татарстан мәдәният министрлыгының сәнгатьне үстерү бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салихова мәдәният министры Зилә Вәлиева исеменнән Гафури театрына рәхмәт хаты тапшырды. Зилә Вәлиева гастрольнең көтелгән булуын, ике арадагы дуслыкның озак еллар дәвам итүен искә алган.

Камал театры артисты Әзһәр Шакиров Камал белән Гафури театры дуслыгы татар-башкорт халкына да күчсен дигән теләк белдерде. Гафуриларга “Җыен” вакыфының татар шәхесләре турында чыгарган китапларын бүләк итте. Һәм Мәҗит Гафуриның юбилее уңаеннан “Җыен” фондының яңа китап чыгарачагын хәбәр итте.

“Татар-башкорт бер-берсен зурлаганда гына бөек булып кала”, диде ул.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев ике театр арасындагы дуслык турында риваятьләр сөйләнүен искә алды. Сәясәттә каршылыклар булып та, “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” командалары ярышып торса да, Камал белән Гафури театрлары уенында һәрвакыт җиңүчеләр уртак, диде ул.

Йөрешмәсәң, туганнар да бозыла

Йомгаклау тантанасында Татарстан башкортлары корылтае рәисе Фирдәвес Бәширова да чыгыш ясады. Ул да татар-башкорт дуслыгын ныгыту, туганлык турында сөйләде. Спектакльне карарга Татарстанның төрле районнарыннан килүчеләр булган.

“Башкорт театрын шулай кабул итүегез өчен Казан тамашачысына зур рәхмәт. без сезнең белән горурланабыз, баш иябез”, диде Бәширова.

Ахырда Гафури театры директоры Хөрмәтулла Үтәшев бик гыйбрәтле сүз әйтте. “Әгәр йөрешмәсәң, туганнар арасында да каршылык килеп чыга”, диде ул. Кунак ашы – кара каршы дигәндәй, Уфада Камал театрын көтеп калуларын әйтеп узды.

Казанда узган башкорт театры гастролен игътибар белән күзәтеп баручыларның күбесенең фикере бер: татар-башкорт арасында сәясәт аркасында килеп чыккан ясалма каршылык бетә бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG