Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үле Бин Ладен АКШ белән Пакстан арасын бозмасмы?


Обама һәм Зардари
Обама һәм Зардари

“Әл-Каидә” җитәкчесе Осама бин Ладенның еллар буе Пакстан башкаласыннан ерак түгел генә яшәп ятуы күпләрдә гаҗәпсенү тудырды. АКШ белән Пакстан арасында киеренкелек артты.

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 май көнне Пакстанның Абботабад шәһәрендә “Әл-Каидә” җитәкчесе Осама бин Ладенны үтерү нечкәлекләре турында бәхәсләшүләрне дәвам итә. Шул ук вакытта Америка элек җиткерелгән мәгълүматларга гел төзәтмәләр кертеп тора. Белгечләр фикеренчә, бу Ак Йортка карата ышанычсызлык тудырырга мөмкин.

Вашингтонда узган матбугат очрашуында Ак Йортның вәкиле Джей Карни элекке мәгълүматлардан аермалы буларак, американ көчләре йортка басып кергәндә, бин Ладенның коралсыз булуын әйтте.

“Бин Ладен һәм аның гаиләсен икенче һәм өченче катта таптылар. Ул каршы торыр дигән куркыныч булды. Бин Ладен белән бер бүлмәдә хатын-кыз – хатыны бар иде. Ул американ төркемендәге бер кешегә ташланды һәм хатын-кызның аягына аттылар. Әмма ул үлмәде. Аннары бин Ладенның үзенә аттылар. Аның кулында корал юк иде”, ди ул.

Элегрәк исә бин Ладенда корал булган һәм аның белән бергә булган хатын-кыз да үтерелде дип хәбәр ителгән иде.

Фотолар әлегә юк

Кушма Штатлар президенты идарәсендә исә бин Ладенның үтерелгән фотосын җәмәгатьчелеккә чыгару турында бәхәсләр бара. ЦРУ җитәкчесе Леон Панетта американ телевизион каналына биргән әңгәмәсендә бер фотоның чыгарылырга мөмкинлеген әйтте. Әмма ул Америкага каршы кәефләрне арттырырга ихтимал.

CNN каналы исә Пентагонга сылтама белән американ көчләренең бин Ладенны үтергәч үк һәм аны диңгезгә күмү вакытындагы фотолары барлыгын хәбәр итте.

Көнбатыш басмалары язуынча, бин Ладенга каршы чара оештыруны хәл иткәч, президент Барак Обама һәм аның киңәшчеләре мәгълүматның “тишелүе”ннән курыккан. Бу чара өч тәүлек дәвамында әзерләнгән һәм аның турында Американың берничә югары түрәсеннән башка беркем белмәгән. Хәтта моны башкаручы махсус төркемгә дә нечкәлекләр әйтелмәгән.

Панетта мәгълүматның “тишелү”дән куркып әлеге чара турында Обаманың хәтта Пакстан җитәкчелегенә дә әйтмәвен раслады. Ә АКШ президентының террорчылык белән көрәш нигезендәге киңәшчесе Джон Бреннан бин Ладенның шундый озак вакыт Пакстан җирендә качып кала алуы кызыксыну тудыруын әйтте.

“Безнең белүебезчә, бин Ладен анда ким дигәндә биш ел яшәгән. Һәм безне хәзер иң борчыган сорау: ничек Исламабадтан 35 чакырым гына яшәп аны шундый озак вакыт белмәгәннәр?” ди ул.

Пакстан гаепләүләрне кире кага

АКШ конгрессының кайбер вәкилләре Вашингтонга Исламабад белән мөнәсәбәтне үзгәртергә һәм Пакстан хакимиятен, бигрәк тә махсус хезмәтләрне финанслауны туктатырга кирәк дип белдерде. Америка ел саен Пакстанга ярдәм буларак 1 миллиард 300 миллион доллар бүлә. Басмалар исә конгресста шул ук вакытта Пакстан белән хезмәттәшлекне хуплаучылар да булуын яза.

Мисал өчен, АКШ департаменты вәкиле Марк Тоунер шуларның берсе.

“Якшәмбе көнге чара бу безнең күпъеллык хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Пакстан һәм безнең киләчәк мәнфәгатьләрдән чыгып, бу хезмәттәшлекне дәвам итү кирәклегенә иманым камил”, диде ул.

Пакстан җитәкчелеге АКШ вәкилләренең террорчылык нигезендәге хезмәттәшлектә Исламабад шик тудыра дигән белдерүләрне кире кага. Пакстан тышкы эшләр министры Сәлман Бәшир үз иленең террорчылык белән көрәштә бик мөһим роль уйнавын әйтте. 3 май көнне ил президенты Асиф Әли Зардари да Washington Post газетасына биргән әңгәмә вакытында илнең террорчылар белән көрәштә алдынгы урынны алып торуын һәм һич кенә дә “Әл-Каидә” җитәкчесенә сыену бирмәвен белдерде.
XS
SM
MD
LG