Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия 1 июльдән читкә ашлык сатуны рөхсәт итә


Русия 1 июльдән читкә ашлык сатуны тыюны гамәлдән чыгара.

Шимбә көнне моны премьер-министр Владимир Путин беренче вице-премьер Виктор Зубков белән очрашуда игълан итте.

Бу эчке базарда вәгъгыятьнең тотрыклылануы белән аңлатыла.

Элегрәк авыл хуҗалыгы министрлыгы читкә ашлык сатуның тыелуы сентябрь ахырынача гамәлдә булачак дип белдергән иде.

2010 елгы корылык сәбәпле Русия хөкүмәте узган елның августында читкә ашлык сатуны тыйган иде.
XS
SM
MD
LG