Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йөздән артык Либия ватандашы Бенгзидан Триполига китерелде


Триполи – Либия башкаласы Триполи портына бүген Кызыл Хаҗ оешмасының корабы килеп туктады. Бенгазидан килгән бу корабка туганнары белән кушылырга теләгән йөзгә якын либияле утырып килде – күбесе хатын-кызлар, балалар һәм олы яшьтәге кешеләр.

Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафи көчләре белән гыйсьянчылар арасында февраль аеннан бирле барган бәрелешләр нәтиҗәсендә Либия икегә бүленде.

Илнең көнчыгышында урнашкан Бенгази гыйсьянчылар ныгытмасына әйләнде. Башкала Триполи әлегә хөкүмәт көчләре кулында.
XS
SM
MD
LG