Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николай Федоров: "Мәскәү иртәнге эшен милләтләрнең хәлен белеп башласын"


Николай Федоров
Николай Федоров

“Халык фронты” програмына милли мәгариф мәсьәләләре кертелерме? Халыкларның үзидарәсе үсәчәкме? Чуашстанның элекке президенты, хәзер “Халык фронты”на програм әзерләүче федераль кимәлдәге түрә Николай Федоров татар журналистларының бу һәм башка сорауларына җавап бирде.


Николай Федоров белән очрашу Шыгырдан Сабан туенда узды. Шуңа да әңгәмә бәйрәм тирәсендәге сораудан башланып китте.

Сезнеңчә, Чуашстанның Шыгырдан авылында уздырылган Сабан туе татар милләте өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле?

– Монда халык җыела, төрле мәсьәләләр күтәрелә. Билгеле, Сабан туе – ул бәйрәм генә түгел, үзенә күрә халыкның бер җыены.

Бәйрәмне бөтен халык бәйрәме дип атап була. Чөнки монда бик күп халык җыелган, Русиянең 40лап төбәгеннән кунаклар килгән. Сабан туе вакытында Русия мөфтиләре белән милләтара һәм динара мәсьәләләр турында түгәрәк өстәл оештырдык. Чынлыкта Русия милләтләренең төрлелеге, аларның бердәмлеге, мәдәнияте диненә ябышып тора.

Сез хәзер Путин җитәкләгән “Халык фронты”на програм язасыз. Яңа эшегез ничек? Берәр нинди карарлар кабул ителдеме әле?

– Мин күп еллар сәясәттә. Русиянең хокук системасын формалаштыруга, төбәкләрне, милли республикаларны үстерүгә хезмәт иттем. Бу эшне миңа йөкләүләре, дөресен әйткәндә, рәхәтлек бирә. Зур бурычлар куелуын аңлыйм.

Владимир Путин Русия төбәкләре, Ерак Көнчыгыштан Калининградкача сибелгән милләтләрнең ничек яшәвен белүне беренче чиратка куя. Һәркемне көндәлектә борчыган сораулар “Халык фронты” програмына кертелергә тиеш.

Бу уңайдан очрашулар, форумнар узачакмы?

– Июль аенда мин һәм хезмәткәрләрем, Русиянең барлык почмакларыннан булган белгечләр, 17 төбәктән координацион шурага кергән галимнәрнең фикерләрен Путинга әйтәчәкбез. Боларны безнең институт эшкәртә һәм шул материал белән бөтен илне урап чыгачакбыз. Бу барлык булган проблемнарны барлау булачак.

Төбәкләрдәге хәлләрне белү өчен андагы белгечләрне җәлеп итәбез. Програм Мәскәү кабинетларында түгел, төбәкләрдә язылырга тиеш. Моңа Путин үзе басым ясады. Әлеге очракта гына програм чын халык фронтыныкы булачак.

Әлеге институтның оешуы федератив һәм милли сәясәттә борылыш булуын аңлатамы? Чөнки моңарчы вертикаль хакимият оешты, төбәкләрдә президент сайлау бетерелде, төбәкләр Мәскәүгә буйсындырылды. Әлеге юнәлештә борылыш булачакмы, әллә бу сайлау алды кампаниясе генәме?

– Юк, бу сайлау алдыннан гына бер адым алга ясау түгел. Бу Русия җитәкчеләренең уйланган инициативасы. Соңгы айларда Дмитрий Медведев тә административ басым белән идарә итү элек кенә нәтиҗә китерүен әйтә. Мисал өчен, ил бөтенлеген саклау, экстремизм учакларын, милләтчелекне бетерү.

Ә хәзер федератив башлангычларны көчәйтү, Русия халыкларының үзидарәсен үстерү бурычы куелды. Милли башлангычларны көчәйтү, милли-тарихи мирасны саклау – бу Русия җитәкчеләре фикере. Шуңа сезне тынычландырам.

Русиядә милләтләр министрлыгы булырга тиешме?

– Русия сәясәтендә милли, күпмилләтле, күпдинле фактор төп урынны алып тора. Моны исәпкә алмау Русиянең таркалу куркынычын китереп чыгарачак. Бер министрлык кына түгел, ә федераль хөкүмәт иртән эшен халыкларның, милләтләрнең хәлен белеп башларга һәм бетерергә тиеш. Бу темада йокларга ярамый. Мәскәүдәге хөкүмәт юкка кына федераль дип аталмый бит.

Республикаларда милли мәгариф өлкәсендә бик күп проблемнар барлыкка килде. Моны үзәктә беләләрме, “Халык фронты” бу юнәлештә нинди чаралар күрергә җыена?

– Тиздән програмның Русия мәгарифен модернизацияләүгә багышланган бүлеген уку булачак. Милли компонентны Русия мәгариф системасында саклауны исәпкә алачакбыз. Татарлар арасында үскән чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлев әйткәнчә, бер тел – бер акыл, ике тел – ике акыл. Кеше өч тел, мәдәният белән таныш булса, ул бик көчле.

Әгәр Татарстан да, Чуашстан да, Русия дә башкалар арасында көндәшлеккә ия булырга тели икән, телләрне саклау, мәдәниятне, телне алдынгы итү – Русия җитәкчеләренең бурычы. Һичшиксез, “Халык фронты” програмында бу урын алачак.
XS
SM
MD
LG