Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Стинг концерты узды


Стинг концерты. Казан, 2 июль 2011 ел
Стинг концерты. Казан, 2 июль 2011 ел

Легендар рок-музыкант Стинг Казанда чыгыш ясады. Танылган җырчыны тыңларга Казаннан, якын һәм ерак шәһәр-авыллардан 10 мең тамашачы җыелган.


Әле берничә ел элек кенә бу җырчыны Казанга чакыру хыял булып тоела иде. 2 июль көнне М.Җәлил исемендәге татар академик опера һәм балет театрының симфоник оркестры белән Стинг “Татнефть-арена” сәхнәсендә чыгыш ясады. Стинг казанлыларга “Simphonicity” программасын тәкъдим итте. 10 меңлек тамашачы сыйдыра торган зал туп-тулы иде.

Оештыручылар белдергәнчә, Стингның гастроль тәртибен төзегәндә, Мәскәү белән Петербурдан тыш башка шәһәрләр дә каралган булган. Ләкин ул Казанны сайлый, аның командасына Татарстан башкаласының уңайлы географик урыны һәм Du Soleil циркының уңышлы гастрольләре тәэсир ясый. Стинг концерты бар Идел-Урал төбәге музыка сөючеләрен Казанда җыйды.

Концертка берничә сәгать кала "Татнефть-арена" залы
Казанлылар “Simphonicity” программасын ишетте. Махсус бу программага Стингның танылган җырлары симфоник оркестр белән башкарыр өчен эшкәртелгән.

Стинг белән чыгыш ясарга чакырылган опера һәм балет театрының симфоник оркестрына ноталы материал концертка берничә көн кала гына җибәрелгән. Концерт буласы көнне Стинг һәм дирижер Сара Хикс белән генераль репетиция була.

“Татнефть-арена акылдан шашкан шикелле иде”

Стинг концертында чит ил музыкасын яратучы Әмир Шәрәфетдинов тә булган. Ул безнең белән концерттан алган тәэсирләре белән уртаклашты:

“Концерт бик шәп узды. Казанга Стинг күләмендәге йолдызларның килгәне юк иде әле. "Татнефть-арена" туп-тулы иде. Башка төбәкләрдән дә бик күп кеше килде, якынча 30%ы башка төбәкләрдән иде, дип уйлыйм.

Төп программасында Стинг күбрәк яңа альбомыннан җырлар башкарды. Төп программасы беткәч, сәхнә артына кереп китте. Тамашачылар аны каты чакыргач, ул кире чыкты. Һәм үзенең танылган җырларын башкарды. Без дә кушылып җырладык.

Стинг. Казан һава аланы
Стинг белән опера һәм балет театры оркестры уйнады. Алар үзләрен бик профессиональ итеп күрсәтте. Стинг та аларны бик мактады. Минемчә, аңа Казан бик каты ошаган.

Стингның Казанны сайлавы, моңарчы Казанга берничә танылган җырчылар, ди-джейлар килүе белән бәйледер. Алар да бит аралашып тора. Аннары Универсиада һәм башка чаралар Казанның данын арттыра. Стингтан соң тагы да танылган җырчылар киләчәк, дип уйлыйм.

Концерт безгә бик-бик каты ошады. "Татнефть-арена" акылдан шашкан шикелле иде”.

“Стингны якыннан күрдек”

Концертка ике ай алдан ук билетлар алып, концертны түземсезләнеп көткән Ләйсән Галиева да Казанда узган Стинг концерты турында фикерләрен әйтте:

“Казанда Стингның концерты буласын белгәч, шунда ук барып билетлар алдык. Безнең билетлар фан-зонага иде.

Ике ай буе көткәч, концерт килеп җитте. Ләкин безнең урыннар сәхнәдән бик ерак иде. Анда сәхнә дә, Стинг та күренми иде. Шуннан без дуслар белән чыгып, икенче секторга кереп, вип-урыннарга утырдык. Безнең шатлыкка анда берсе дә утырмаган иде. 7нче рәттән Стингы карадык.

Стингны күрү бәхете елмайган Ләйсән Галиева һәм Әмир Шәрәфетдинов
Концерт ахырына җиткәндә, Стинг “Desert rose” дигән җырын башкарды, шул вакытта тамашачылар сәхнә янына килде. Без дә сәхнә янына бардык. Стингтан бер метр ераклыкта тордык. Аның битендә булган бөтен җыерчыкларын, елмаюын якыннан күрдек.

Концерт алып баручысыз булды. Бәлки бу бөтен британ җырчыларына хас үзенчәлектер. Стинг чыгып безне белән исәнләште дә, җырлый башлады. Башта 1 сәгать җырлады, "разогрев"та да берсе дә булмады. Аннары русча 20 минутлык тәнәфес буласын әйтте. Икенче сәгатьне тагын җырлады.

Бик күп артистлар минусовкага җырлый. Монда симфоник оркестр уйнады. Монысы да бик ошады. "Татнефть-арена"ны тутырып, тере тавыш яңгырады. Стингның концерты безгә бик ошады, шундый танылган йолдызлар Казанга ешрак килсен иде”.

Шулай итеп, мондый дөньякүләм җырчыларның килүе эзсез калмый: бу концертны күргән 10 меңләп тамашачы хәзер инде бүтән җырчылар чыгышларына да бөтенләй башкача карый. Чын музыканы аңлаучылар һәм аңа тартылучылар саны арта.

Стинг Казакъстан концертыннан баш тарткан

Казанда Стинг, Казакъстандагы концерт булмый, дип хәбәр итте.
Стинг 4 июльдә Казакъстанда илнең 20 еллык бәйсезлеге уңаеннан чыгыш ясарга тиеш иде.

Ләкин Казанда ул концертлары булмаячагы билгеле булды. Рәсми версиядә моның сәбәпләре итеп Казакъстан ягыннан оештыру-техник җитешсезлекләр күрсәтелгән. Моңа өстәп, Стингның, кеше хокуклары һәм сүз иреге бозыла торган илдә чыгыш ясамыйм, дигән сүзләрен җиткерәләр.

Җырчының рәсми сайтында, Казакъстанда нефте-газ компаниясендә эшчеләре белән булган хәлдән соң, Астана көнендә чыгыш ясамаска булдык, диелгән.

Астанадагы концертка билетлар 10нан 100 мең тәңкәгә кадәр (2-20 мең сум) торган булган. Булмаган концертка акчаны кайтару 7 июльдән башлана. Казаннан Стинг Төркиягә, кыска вакытлы ялга киткән дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG