Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:19

“Булгария” корабы батуы - Русияне камап алган транспорт һәлакәтләренең соңгысы. Бу һәлакәтләр илдәге коррупция һәм кешеләр иминлегенә битарафлыкның асылын күрсәтә.

“Булгария”дә баткан 129 кешенең туганнары әле кайгыдан кемне гаепләргә дә аңлап җиткерми. Алар бүген якыннарын соңгы юлга озату белән мәшгуль. Кайберләре әле һаман да мәетләрнең табылуына өметләнә.

Бу атнада Русия президенты Дмитрий Медведев кораб һәм очкычларда булган берничә һәлакәттән соң, барлык җәмәгатьчелек транспортын тикшерү йөкләмәсен бирде. Әле узган айда гына Карелиядә ТУ-134 очкычы һәлакәтендә 47 кеше үлгән иде.

Белгечләр әйтүенчә, бу хәлләр кешеләрнең акча экономияләү максатыннан, иминлеккә битарафлыгын күрсәтә. Моңа коррупция дә сәбәп булып тора. ВТБ Капитал банкыннан транспорт белгече Елена Сахнова сүзләренчә, елгалардагы кораблар һәм очкычлар тирәсендә гел шул ук хәлләр күзәтелә.

“Бу өлкә соңгы 30 елда инвестицияләнеп җитмәде”, ди ул.

Күбрәк иминлек техникасында экономиялиләр

“Булгария” һәлакәтен тикшерү барышы андагы иминлек тәртипләренең шактый бозылганын күрсәтә. Моннан тыш, кораб шактый вакыт ремонтланмаган һәм узган якшәмбедә елгада булган давылда проблемалы бер мотор белән йөзәргә мәҗбүр булган.

“Булгария” белән бәйле вакыйгалар мәшхәрендә, Русия дүшәмбе көнне булган икенче һәлакәткә әлләни игътибар бирмәде. Ан-24 очкычы оча барганда яна башлап, пилот аны утырта алды. Ләкин шуңа да карамастан, бу һәлакәттә очкычның арткы өлешенә зыян килеп, алты кеше үлде.

Сахнова сүзләренчә, Русиядәге кечкенә һава ширкәтләре керемне арттыру өчен чыгымнарны киметергә тырыша. Һәм күбрәк алар иминлек техникасы өлкәсендә экономияли.

“Кечкенә ширкәтләр барысында да экономияли. Шул ук хезмәт күрсәтү, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүдә. Аны алар еш кына рәсмиләштерелгән урыннардан түгел, ә рөхсәт булмаган җирдән яки инде кулланышта булганны алалар. Пилотларны укыту һәм белемнәрен күтәрүдә дә экономиялиләр. Боларның барысы да шундый һәлакәтләр килеп чыгуга сәбәп була”, ди ул.

Проблемнар очкычлар төзелешендә түгел

Һәрбер илнең авиациягә бәйле хисабы бар. Русиядә ул 1990 елдан башлап яхшырган. Шуңа да карамастан, Лондондагы “Ascend” авиация киңәшләшү төркеменең җитәкчесе Пол Һаес бу Көнбатыш Европа һәм Төньяк Америка белән чагыштырганда начаррак булуын әйтә.

Flight Safety Foudation авиациядәге иминлек челтәре быел очкычлар белән бәйле дүрт һәлакәттә 63 кеше үлгәнен әйтә. Әмма Һаес монда Русиядә искерә барган һава аланнары, инфраструктура һәм авыр шартларны да искә алырга кирәклеген билгели.

Renaissance Capital хисабында күрсәтелгәнчә, Русия һава аланнарындагы 40% очкычлар очып китә торган җирләргә асфальт салынмаган. Аның сүзләренчә, соңгы вакыттагы һәлакәтләрнең берсе дә очкыч төзелешендәге проблемнарга бәйле түгел.

Мисал өчен, Һаес ТУ-134нең очып төшүе идарә итүдәге хаталар белән бәйле булуын әйтә. Очкыч көчле томан вакытында Петразоводскида төшәргә тиеш урынга барып җитмичә утырган. Шулай ук ул Ан-24 очкычы моторының яна башлавы ниндидер җиһазның җитмәве яки искергәнлеге белән бәйле, дип өсти.

Коррупция шулай ук һәлакәтләргә китерә. Бигрәк тә бу “Булгария” корабына кагыла. Аның елга чыгар алдыннан тикшерүне уза алуы бик гаҗәп булып кала. Тикшерүчеләр “Булгария” җитәкчесенең экипаж белән дә тиешле килешүләре булмавын әйтә. Моннан тыш, юлчылар белән чагыштырганда экипажның күбрәк исән калуы да күзгә ташланган. Әгәр 28% юлчы коткарылса, экипажның – 69% исән калган.

Сишәмбе көнне “Независимая газета” “Булгария” шул ук Распадская һәм Пермьдәге “Аксак бия”гә тиң һәлакәт булуын искәртә. Ләкин басма: “Хәтта киләчәктә булачак берәр һәлакәттән соң да берни үзгәрмәячәк”, дип йомгаклый.

XS
SM
MD
LG