Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Татарстанда Республика көне бәйрәм ителә


Бәйрәм чаралары Камал театры янында “Уйна, гармун” чарасы белән башланды инде.

Камал театры янында 2011 елның Тукай бүләге ияләренә әлеге бүләкләр тапшырыла. Шулай ук “Шүрәле табышмаклары” дип аталган һәйкәл дә ачыла.

Кичен Игенчеләр сарае янында “Казан көзе” Халыкара опера фестивале башлана. Ул “Туган тел” җыры һәм ут тамашасы белән төгәлләнер дип көтелә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлап “Татарстан үзенең яңа тарихының өченче дистәсенә таба ышаныч белән аяк атлады, ул Русиянең танылган лидер төбәкләренең берсе булып тора”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG