Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туфан Миңнуллин: “Оптимальләштерү – рухның экологиясен бетерү”


Комитет утырышы
Комитет утырышы

Татарстан депутатларын мәктәпләрне оптимальләштерү мәсьәләсе борчый. Әлеге уңайдан алар Думага тәкъдим белән чыгачак.


Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында көн тәртибендәге 3 маддә тыныч кына тикшерелсә дә, Биектау районы Чыршы авылындагы урта мәктәпнең ябылу мәсьәләсе җитди бәхәсләр китереп чыгарды.

Читтән караганда, комитет утырышы бер мәхкәмә утырышын хәтерләтте. Зыян күрүчеләр, гаепләнүчеләр, шаһитләр һәм башкаларны чагылдырып торучылар бары тик бер проблем – мәктәпләрне оптимальләштерү хакында сөйләде.

Журналистларның сөрән салуы мәктәпне коткарырмы?

Чыршы урта мәктәбе ни өчен ябылды, республикадагы башка мәктәпләрне нәрсә көтә һәм мәктәпләрне саклап калу өчен нәрсә эшләргә була?

Комитет рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, интернетта Чыршы мәктәбенең язмышына бәйле кайтавазлар күп булгач, парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләгә ачыклык кертергә кушкан булган. Бу урында шуны да әйтергә кирәк, "Азатлык" радиосы бу мәктәпнең язмышы белән урынга барып, танышып кайткан иде.

Разил Вәлиев утырыштагы беренче сүзне, Биектау районы башкарма комитет рәисе урынбасары Рәфис Газизовка бирде.

"Хәлләр ал да гөл!"

Рәфис Газизов
Газизов сүзләренчә, бүгенге көндә Чыршы мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белем ала. 5-11 сыйныф укучылары Дөбъяз мәктәбенә йөреп укый.

"Анда татар сыйныфлары һәм рус сыйныфлары бар. Балалар кайсы телдә тели, шул телдә белем ала. Аларны автобус укырга алып бара һәм алып кайта, бу темада каршылыклар юк", дип белдерде Газизов.

Аннан соң сүз алган мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин Чыршы мәктәбендә укыту сыйфаты мәсьәләсенә кагылды.

Чыршы урта мәктәбендәге бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренең башка мәктәпләргә караганда 10%ка түбән булуын, мәктәптә нибары 26 баланың укуын искә алды ул. Укучыларны күрше Дөбъяз авылындагы 240 укучылы мәктәпкә җибәрү карарын әлеге күрсәткечләрне истә тотып кабул итүләре хакында белдерде.

Әмма Чыршыда узган очрашу барышында мәктәп укытучылары бердәм дәүләт имтиханын бар укучының да уңышлы тапшыруы турында әйткән иде. Түрәнең 10%лык түбән күрсәткеч турындагы сүзләре аңлашылып бетмәде.

Ата-аналар балаларын Дөбъязга җибәрергә теләми

Җыелышка Чыршы урта мәктәбеннән дә вәкилләр чакырылган иде. Исемен әйтмәгән Чыршы мәктәбе укытучысы, үз мәктәпләре була торып, балаларын күрше авылга йөртеп укытуга каршы булуын белдерде.

"Мин – өч бала әнисе. 2 балам мәктәпкә йөри. Менә Рәфис әфәнде укучыларны автобус йөртә дип әйтте әйтүен. Әмма юлларның начар булуын да онытмаска кирәк.

Кичә балалар дүртенче яртыда кайтты. Дәресләре икенче яртыда беткән булган. Автобус ватылган, балалар аның төзәтелгәнен урамда көтеп йөргәннәр. Ярар, кичә көне матур иде, ә кыш көне нәрсә була?

Аннан соң 1 сентябрь көнне, автобус балаларны санап алып китә, диделәр. Шул ук көнне ярты бала авылда калды, ярты бала автобуска утырып китте. Бернинди санау да, балалар җыелып беттеме дип сораучы да булмады.

Мәктәп ябылуын август уртасында ишеттек. Ата-аналарга, укытучыларга шок булды. Ә балаларга бу хәбәр ничек тәэсир иткәндер..." дип белдерде Чыршы мәктәбе укытучысы.

“Оптимальләштерү Чыршы белән генә чикләнмәс”

Шул урында Татарстан парламенты депутаты, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин сүз алып, проблеманы Чыршы мәктәбе белән чикләмичә, тирәннән чишү әһәмиятенә басым ясады.

Аның сүзләренчә, мәктәпләрне ачу һәм ябу хокукы җирле хакимияттә булуга карамастан, бу хәл беренче чиратта Мәскәүдән финанслануга бәйле.

"Җирле хакимият берни эшли алмый. Алар Мәскәү кушканны гына эшли. Мәскәүнең җинаятен акларга тиеш була. Бу эшне Русия тарафыннан башкарыла торган җинаять дип ачыклыйм һәм моны русча да әйтәм. Кем кызыксына, шулар да аңласын", дип белдерде Туфан Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, Русиядә спорт державасы дип күп шапырыналар, төрледән-төрле зур спорт объектлары төзелә, спорт йолдызларына миллион долларлар белән хезмәт хаклары түләнә, әмма мәгарифкә бик аз игътибар юнәлтелә.

Туфан Миңнуллин, мәгариф белән шаярырга ярамый дип, җирле хакимият һәм мәгариф министрлыгы вәкилләренә мөрәҗәгать итте.

“Мәктәпне бетерү чишмәне корыту кебек”

"Бу бөтен Русия өчен бер бәла булса, татар милләте һәм башка милләтләр өчен афәт булып тора. Бу инде безнең чишмәне корыту. Бу – рухның экологиясен бетерү дигән сүз.

Район хакимияте һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре! Сез өстән кушканны үтәүче булсагыз да, мәктәпләргә, халыкка карата алай агрессив позициядә тормасагыз иде.

Мәктәпләрне барыбер ябабыз дип әйтүче түрәләр дә бар. Турыдан-туры халыкны куркытуга күчәләр. Русиядә халык болай да куркып яши. Бу элеккеге "крепостной хокукы"ның безнең тормыштагы бер чагылышы кебек", диде Туфан Миңнуллин.

“Татар мәктәбенә бер хоккейчының хезмәт хакы да җитә”

"Министрлык вәкилләре республикадагы татар мәктәпләрен саклар өчен күпме акча киткәнен беләме икән?

Бер хоккейчының бер еллык хезмәт хакы бөтен Татарстандагы татар мәктәпләрен асрарга җитә, минемчә! Бу бит җәмәгать куркыныч әйбер. Хәзер бара торган бу хәлгә карата безнең конкрет фикеребез булырга тиеш", дип белдерде Туфан Миңнуллин.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Фәйрүзә Мостафина, "бер генә ил дә белем бирү дәрәҗәсен компьютерлар, укытучылар, нормативлар саны белән бәяләми" дип, Биектау районы башкарма комитет рәисе урынбасары Рәфис Газизовка мөрәҗәгать итте һәм республика түрәләрен чит ил мәгариф системасыннан үрнәк алырга чакырды.

“Биектау түрәсе үз халкыннан гафу үтенсен”

"Рәфис әфәнде, мин 21 ел буена халык белән эшләгән кеше. Сез бу утырыштан соң кайтып, үз халкыгызны җыеп гафу үтенегез. Сез иң беренче чиратта аларны җыеп, баштан ук вазгыятьне аңлатырга тиеш идегез. Авыл халкы бернидән хәбәрдар түгел. Сез бит халык өчен эшләргә тиеш.

Бу проблем бары тик Биектауда гына түгел: Актанышта да, Тукайда да зар елыйлар. Үз вакытында күрше Финляндиядә дә бездәге кебек кечкенә авыл мәктәпләрен бетереп караганнар иде, әмма тискәре нәтиҗәгә генә ирешкәннәр. Хәзер әнә кечкенә мәктәпләрне кабат ачып яталар. Финляндия якын бит, Сингапур кебек ерак түгел, түрәләр аларның тәҗрибәсен өйрәнеп кайтсын иде", диде ул.

Җыелыш ахырында Туфан Миңнуллин, мәктәпләрне оптимальләштерү мәсьәләсен, Татарстан парламент тыңлаулары белән генә чикләнмичә, сессиянең көн тәртибенә куярга тәкъдим итте.

Разил Вәлиев исә, бу фикергә кушылып, башта парламент тыңлауларын үткәреп, аннан соң сессиядә бу мәсьәләне күтәреп, Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип белдерде.

Комитетның бу мәсьәлә белән Русия мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт думасына мөрәҗәгать итәргә дигән карарына каршы тавыш бирүче булмады, тәкъдим бертавыштан кабул ителде.
XS
SM
MD
LG