Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Правое дело”ның элекке башлыгы Сурковны фиркане таркатуда гаепләде


Михаил Прохоров
Михаил Прохоров

Русия миллиардеры Михаил Прохоров “Правое дело”ны таркату артында Русия президенты администрациясе башлыгы урынбасары Владимир Сурков тора дип белдерде.


Русия миллиардеры Михаил Прохоров пәнҗешәмбедән “Правое дело”ның башлыгы түгел. Фиркадән китеп, өр-яңа иҗтимагый-сәяси хәрәкәт оештырырга җыенуы турында белдерде. “Правое дело”ны таркатуда Русия президенты администрациясе башлыгы урынбасары Владимир Сурков тора дип белдерде.

“Илдә курчаклар белән идарә итүче бар. Ул күптән инде сәяси мохитне хосусыйлаштырды, ил җитәкчелегенә дөрес булмаган мәгълүмат җиткереп тора, киңкүләм мәгълүмат чараларына басым ясый, кешеләрне алдап-йолдап үз ягына тарта. Аның исеме – Владислав Юрьевич Сурков”, диде Прохоров.

Авторитар сәяси мохит тудыручы турында Прохоров Русия президенты Медведевка һәм хөкүмәт башлыгы Путинга җиткерергә җыенуын белдерде. Әмма аның бу теләгеннән соң озак та үтмичә, премьерның сүзчесе Дмитрий Песков Путинның Прохоров белән аерым очрашырга теләмәвен әйтте. “Правое дело”ның таркалуы турында хәбәрдар икәнен дә белдерде.

Прохоров тарафдарлары сүзләренчә, президент администрациясе фиркане таркату өчен кулларыннан килгәннең барсын да эшләгән.

Прохоров матбугат очрашуы үткәрә
“Кешеләр корылтайга җыела башлагач, аларны поездлардан ук каршы алып, президент администрациясенә алып киттеләр. Аларны анда көне буе тоттылар, төрле ысуллар белән куркытырга тырыштылар. Алар белән, аерым алганда, Хәбиров шөгыльләнде. Аннан да кала, президент администрациясе вәкилләре корылтайда да пәйда булды. Корылтай белән идарә итәргә, ниндидер үзгәрешләр кертергә тотынды”, ди Евгений Ройзман.

Прохоровның сайлау исемлегенә “Наркотикларсыз шәһәр” вакыфы башлыгы, үткәне криминал белән бәйле булган Евгений Ройзманны кертергә теләве “Правое дело” фиркасендә низагка сәбәп булган дип фаразлаучылар да булды.

Әмма Ройзман сүзләренчә, Мәскәүдә чәршәмбе корылтай башланганчы ук Прохоровның фиркасен кулга төшерү эшләре башланган булган.

“Правое дело” тарафдарларының барсына да, төбәкләрдәге лидерларына басым ясый башладылар. Күз алдына китереп карагыз, кеше Иваново өлкәсендә утыра һәм аны губернаторга чакыралар. Аннан бит йөрәк өянәге белән китәргә мөмкин. Бөтенесенең хәле менә шундыйрак. Шул ук вакытта президент администрациясе дә үз эшен алып бара. Моның артында Сурков тора”, диде Ройзман.

Мәскәүдә бу ике көндә “Правое дело”ның ике корылтае узды. Прохоров тарафдарлары 50-дән артык делегат бер урында җыелса, ә аңа альтернатив корылтайга 60-тан артык кеше килде.

Альтернатив корылтайдагылар үзләренең эшче органын булдырып, “Правое дело” рәисе вазифаларын башкаручы итеп Андрей Дунаевны билгеләделәр.

Әлеге корылтайда катнашучылар 20 сентябрьдә Дәүләт думасына сайлауга намзәтләр исемлеген кабул итәргә җыенуы да хәбәр ителде.

Әмма аларның Прохоров акчаларыннан башка ничек көн күрәчәге әлегә билгесез.

Алла Пугачева һәм Михаил Прохоров
2008 елда оештырылган “Правое дело” быелның июнь аена кадәр гел күләгәдә кала килгән иде. Прохоровның фиркагә җитәкче булып килеп сәяси аренага чыгуына өч ай гына. Ул шул вакыт эчендә үзен яхшы ук танытырга өлгерде.

Советлар берлегенең элекке президенты Михаил Горбачев август уртасында Прохоровны яңа идеяләр һәм проектлар тудыручы, ифрат та гаҗәеп фикерле кеше дип атап, фирканең Дәүләт думасына үтү мөмкинлекләре зур икәнлеген әйткән иде. Хакимиятләренең хәзерге сәясәтен «кирегә хәрәкәт» дип белдерде.

Михаил Прохоров Кирмән яратмаган ЮКОС-ның элекке башлыклары Михаил Ходорковский белән Платон Лебедевны вакытыннан элек шартлы иреккә чыгару өчен хәзерге система белән көрәшергә кирәклеген дә әйтеп килде.

Алла Пугачева да фиркане үз иткән иде. Низаг туган көндә ул, үзенең бөтен сәяси фиркаләрне әйләнеп үтүен, әмма Прохоров белән фикерләренең уртак булуын әйтте.

Русиянең рок музыканты Андрей Макаревич: “Мин Прохоров үзенең җебенә дә кагылттырмаячагын алдан ук яхшы белә идем. Әмма бу хәл килеп чыкты. Аңа хәзер җиңел булмаячак. Мин аңа теләктәшлек белдерәм. Ул үзен бик горур һәм гадел тотты”, диде.

Федерация шурасының элекке әгъзасы Иван Стариков фикеренчә, Прохоровның Сурков турындагы белдерүе Дмитрий Медведевка зур зыян булды һәм ул аны хәзер үк эшеннән алырга тиеш.
XS
SM
MD
LG