Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин кабат Кремльгә кайтырга әзерләнә


Медведев Путинны президентлыкка тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

24 сентябрьдә Бердәм Русия фиркасе корылтаенда Русия президенты Дмитрий Медведев премьер-министр Владимир Путинга 2012 елда президент сайлауда үз намзәтен чыгарырга тәкъдим итте. Үз нәүбәтендә Путин Медведевка 4 декабрьдә үтәчәк Дума сайлауда «Бердәм Руси

Владимир Путин 2012 елда президент вазифасында кабат Кремльгә кайтырга планлаштыра, ә Дмитрий Медведев премьер-министр булачак. Бу яңалыклар турында шимбә көнне Мәскәүдә узган «Бердәм Русия» корылтаенда әйтелде.

Айлар буе дәвам иткән имеш-мимешләргә бүген ниһаять нокта куелды. Дмитрий Медведев 2012 елдагы сайлауда премьер-министр Владимир Путинга президент вазифасына үз намзәтен чыгарырга тәкъдим итте.

«Минемчә, корылтайның партия рәисе Владимир Путинны ил президенты вазифасына намзәт итеп яклавы дөрес булыр иде», диде ул.

Путин премьер вазифасын башкарса да, күпләр Русиядәге иң мөһим карарлар аның катнашында хәл ителүендә шикләнми иде. Шуңа Медведевның бу тәкъдимен дә Лужникида җыелган меңнәрчә партия вәкилләре көчле көчле алкышлар белән каршы алды.

«Президент вазифасына тәкъдим ителүемә шундый уңай карашта булуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу зур дәрәҗә. Мин сезнең яклауга өметләнәм», диде анда Путин.

Ул декабрьдә Русия Дәүләт Думасына узачак парламент сайлавында «Бердәм Русия» фиркасе исемлеген Медведевка җитәкләргә тәкъдим итте.

«Мин «Бердәм Русия» җиңәчәгенә ышанам һәм халык яклавы нәтиҗәсендә Дмитрий Анатольевичка яңа, яшь, нәтиҗәле менеджерлар командасын туплау мөмкинлеге туачак», диде Путин.

Шулай итеп Путин белән Медведевның рольләрне алмашуы турындагы белдерү берничә ел дәвам иткән төрле фаразларга нәтиҗә куйды. 2008 елны Путин үзенең варисы итеп президент вазифасында Медведевны калдырды, ә үзе премьер-министр булды, чөнки Конституция нигезендә өченче тапкыр президент итеп сайланырга ярамый иде.

Оппозиция тәнкыйть белдерә

Бүгенге Русия шартларында Путинның мартта узачак сайлауда җиңүендә беркем дә диярлек шикләнми. Бу чынга ашкан очракта ул 2024 елга кадәр Кремльдә утырачак. Димәк хәтта 18 ел идарә иткән совет җитәкчесе Леонид Брежневны да уздырачак дигән сүз. Брежнев заманындагы социаль-икътисад өлкәсендәге проблемнарны өлкән буын әле бүген дә яхшы хәтерли.

Русиядәге оппозиция исә бу яңалыкка карата тәнкыйть белдерде. Шуларның берсе Борис Немцов әлеге хәл ил үсеше өчен иң яманы булуын әйтте.

«Бу зур күләмдәге капиталларның илдән китүе, миграциянең яңа дулкыны, илнең җимерелүен аңлата. Илне бик зур социаль-икътисади авырлыклар һәм дәүләтнең җимерелә баруы көтә. Путин Лукашенкага әйләнә бара һәм ул Хөсни Мөбәрәк һәм Мөәммәр Каддафига да әйләнә ала», диде ул.

Элекке КГБ полковнигы булган 58 яшьлек Путин 46 яшьлек юрист Медведев белән чагыштырганда шактый консерватив карашлары белән билгеле.

Ләкин кайбер белгечләр алар арасындагы аерма ул «тышкы күренеш» кенә, ә сәяси мәсьәләгә аның бернинди тәэсире юк дип саный.

Путин Кремльгә килергә әзерләнгәндә, Русия икътисадын билгесезлек чорнап алды. Соңгы атнада рубльнең доллар һәм еврога карата шактый көчсезләнүе халыкны борчуга салды. Алар кабат кризис башлануыннан шүрли.

«Кеше хокуклары» өчен төркеме җитәкчесе Лев Пономарев икътисади проблемнар һәм сәяси төшенкелек Путинның һәм хакимият партиясенең дәрәҗәсен төшерүгә китерәчәк дигән фикердә.

«Бу Путин режимы, Медведев монда кыяфәт чыгару өчен генә кулланыла. Путинның, «Бердәм Русия»нең дәрәҗәсе ярты елдан 10% кимиячәк, тагын ярты елдан соң тагын 10%ка төшәчәк. Әгәр инде икътисади кризис була калса, бу – катастрофа», диде ул.
XS
SM
MD
LG