Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Йөрәгенә динебез Ислам да, сәнгать тә сыйды"


Сул якта Дания Нафигина
Сул якта Дания Нафигина

Самар өлкәсендә танылган җәмәгать эшлеклесе, милләтче Дания ханым Нафигина быел Рамазан аенда вафат булган иде. Самарда әлеге якты шәхесне искә алу кичәсе булып узды.


“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте үзенең 23 еллык тарихы белән горурлана ала. Җәмгыять сәхнәләргә, мәйданнарга татар халкының бәйрәмнәрен кайтарды. 436 бала укый торган “Яктылык” мәктәбен булдырды. Милли хәрәкәттә йөзләгән кеше хезмәт итеп, татар милләтен югары баскычка күтәрделәр.

Менә шул йөзләгән арасында 23 ел буена бердәнбер ирле-хатынлы Әхмәт һәм Дания Нафигиннар булды. Быел Рамазан аенда көтмәгәндә Дания ханым мәңгелеккә күчте. Дания ханымның кырыгын җәмгыять әгъзалары зурлап уздырды. Әңгәмәбез мәҗлесне оештыручыларның берсе Мәрбия ханым Сафина белән.

"Рамазан аенда Кадер кичәләрендә ураза килеш шәкертебез Хәлфи кызы Дания ханым Нафигина якты дөньядан ахирәт сәфәренә күчте. Догалар белән искә алу мәҗлесен татар милли хәрәкәте әйдәманнары оештырды.

Матди чыгымнарны үз өстенә Самар шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Туктаргали углы Рифкат Хуҗин алды. Искә алу мәҗлесе Самарның “Розалина” исемле татар ашханәсендә үткәрелде.

Ашханә мөдире Разыя ханым Әюпова берсеннән-берсе тәмле татар ризыкларын пешереп, миллилекне көчәйтте. Милли хәрәкәт тарихында шундый искә алу мәҗлесе беренче мәртәбә уздырылды.

Мәрбия Сафина
Мәҗлескә Дания ханымның якын туганнары, ире, балалары, остазлары, “Мин – Ниса” исемле хатын-кызлар оешмасыннан шәкертләр килде. “Нур” мәдрәсәсенең мөдире Али хәзрәт Сөләйманов мәҗлесне бик матур итеп алып барды.

Коръән укылып, тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләнде. Дания ханымның рухына бик күп дога кылынды. Аның асыл сыйфатларын күпләр сөйләде.

Бергә эшләү дәверендә Дания ханым үзен ихлас, белемле, тәрбияле, акыллы, сабыр, тыныч холыклы итеп күрсәтте. Ул динебез Ислам юлыннан баручыларның берсе булып яшәде. Бездән разый булып ятса иде".

Милли хәрәкәт аксакалы Азат Надыров мәрхүмә турында болай диде: “Дания ханымга төгәллек хас иде. Андый кешеләр турында “миллиметровщик” диләр. Ул беркайчан да зарланмас. Ул үзенең тотышы белән тирә-юнендәгеләргә тынычлык таратты”.

Илгиз Кәлүч: “Дания ханым “Туган тел” җәмгыятенә 23 ел хезмәт итте, “Ялкынлы яшлек” исемле җыр, бию, шигърият ансамблендә 43 ел эшләде. Сәнгать җанлы татар баласы иде. Аның йөрәгенә динебез Ислам да, сәнгать тә сыйды”, диде.

* * *

Мин үзем Дания ханым белән үләренә дүрт көн калгач күреп сөйләшеп утырган идем. Бер сәгатьләр чамасы сөйләшкәч ул торып басып китәргә җыенды. Мин “Нинди дә булса йомышыгыз бар идеме?” дип сорадым.

“Юк. Сагынып кына кердем”, диде. “Бигрәк матур күлмәк тектергәнсез”, дип өстәдем. “Йөз ел сандыкта ятканны алып кидем әле”, диде. “Мин беренче күрәм, минем өчен яңа”, дидем. Дания ханым рәхәтләнеп нурланып көлде һәм шушы елмаюы белән минем исемдә калды да.
XS
SM
MD
LG