Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:32

Столыпин реформасы: Казанавыл халык хәтерендә


Казанавыл булган җир. Уртада түгәрәкләнеп торган агачлык – зират

Казанавыл булган җир. Уртада түгәрәкләнеп торган агачлык – зират

Быел сентябрь аенда халыкларны Себергә күчереп утырту сәясәте үткәрүче Петр Столыпинның атып үтерелүенә 100 ел тулды. Мәгълүм булганча, Столыпин реформасына күрә Себер якларына күчеп килүчеләр арасында татарлар аеруча күп булган. Сүзебез – Омски өлкәсенең Большеречье районында Столыпин реформасы нәтиҗәсендә барлыкка килгән татар авылы – ярты гасырдан да ким гомерле булган Казанавыл турында.


Столыпин реформасы Себергә күчкән кешеләргә уңайлы шартлар тудырырга вәгъдә иткән. Мәсәлән, хөкүмәт һәр ир-атка бер гектардан артык җир бирергә, йорт салырга, ат-сыер алырга мөмкинлек тудырырга тиеш булган. Илле сумлык дотация дә бирелергә вәгъдә ителгән. Ул авыр елларда күпләрнең ни сәбәпле шундый ерак юлларга кузгалганын аңларга була.

Ниятләр изге кебек. Ә дөреслектә ничек килеп чыккан? Күчеп килүчеләргә ярдәм күрсәтелгәнме, вәгъдә ителгән шартлар тудырылганмы? Алар биредә ничек яшәгән, тормышлары яхшы булганмы?

Әлбәттә, хәзерге көндә бу сорауларга төгәл җавап бирүе кыен. Столыпин реформасы буенча килгән милләттәшләребезнең барысы да инде күптән бакый дөньяда. Аларның балалары, хәтта кайбер оныклары да якты дөнья белән хушлашкан. Дөрес, кайбер оныклар әле исән-саулар, һәм иң мөһиме, аларның кайберәүләре әти-әниләренең, әби-бабайларының күчеп килү турында сөйләгәннәрен хәтерли.

Омски ягына килеп урнашу

Столыпин реформасы юлламасы белән Омски өлкәсенә дә күчеп килүчеләр булган. Алар, асылда, чыгышлары белән Татарстанның Апас районыннан булган.

Башта Омскига берничә ир-ат килгән. Аларга Большеречье район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта җир күрсәтелгән. Тирә-ягында куе урманнары, балыклы күлләре, иген игерлек кырлары булган җир күчеп килергә ниятләүчеләргә ошаган, яшәү өчен уңайлы булыр дип табылган. Алар килеп урнашу турында килешү имзалаганнар, аннан соң Татарстанга кайтып, гаиләләрен алып килгәннәр.

Гайнетдин Хәбибуллин (у) һәм Габделәхәт Ибраһимов (с)

Гайнетдин Хәбибуллин (у) һәм Габделәхәт Ибраһимов (с)

Бу хакта Апас районының Олы Күккүз авылыннан килгән Фәхриниса һәм Ибниәмин Ибраһимовларның оныгы Габделәхәт әфәнде сөйләде. “Безнең бабайларыбыз килгәндә аларга бирелгән җирдә хөкүмәт тарафыннан өч кенә кое казып куелган була. Бер генә йорт та булмый. Кешеләр буш җиргә килеп төшәләр.

Ибниәмин Ибраһимов белән Омски ягына аның якын туганнары да күчеп килә: ике энесе – Идиатулла белән Гарифулла, сеңлесе Хупҗамал. Барсының да гаиләләре ишле булган, энеләренең алтышар, сеңлесенең тугыз баласы булган. Алар барсы да Большеречье районында бирелгән урынга килеп урнашкан.

Криводаново авылында яшәүче Хәлимә ханым Минкашева мәрхүмә каенанасы Шәмсеҗиһан әбинең сөйләгәннәрен исенә төшерде. “Татарстаннан килгәндә аңа дүрт яшь булган. Бала юл буе: “Без яңа йортка күчәбез”, дип сөйләп килгән. Килеп җиткәч, җир йортка кергәннәр. Кыз чишенми дә, утырмый да икән. “Юк, без яңа, матур йортка күчәбез” дип әйткәнен сөйли иде каенанам”, ди Хәлимә ханым.

Күчеп килүчеләр Татарстанның Апас районының гына булмаган, башка авыл-районнардан да килүчеләр булган. Омски өлкәсенең Үләнкүл авылында яшәүче Лотфия Жунусованың әби-бабасы, мәсәлән, Тәтеш районының Алабирде авылыннан килгән.

Яңа авыл төзелү

Күчеп килүчеләргә, Габделәхәт әфәнде сүзләренчә, казып куелган өч коедан башка, уңай шартлар тудырылмаган. Һәркем үз тормышын үзе җайга салырга тиеш булган. Вәгъдә ителгән акча бирелгәнме-юкмы – бүген бу хакта мәгълүмат бирүче юк. Килүчеләрнең кайберләре каен кисеп, агач йорт салганнар, икенчеләре җир казып, землянка, өченчеләре талдан читән үреп, яшәрлек куыш ясаганнар.

Эшкәртү өчен җир дә теләгән кадәр бирелмәгән. Җир ир-атларга гына бирелгән. Күләме – бер кешегә бер имана, ягъни бер гектар чамасы. Хатын-кызларга җир бөтенләй бирелмәгән. “Канун шулай булган. Минем бабамның хатыны һәм дүрт кызы булган. Аларның җирләре бик аз, бер генә имана булган. Шул сәбәпле, бабаем ир балалары күп булган гаиләләрдән җир алып торган. Анда иген чәчкән, көз көне ашлык сатып, җир бәясен түләгән, гаиләсен асраган”, ди Габделәхәт әфәнде.

Менә шундый зур авырлыклар белән Себер ягына килеп урнашкан милләттәшләребез. “Зур булмаган йортларда берничә гаилә яши иде дип сөйли иде әнием,” ди Габделәхәт әфәнде. Шулай итеп, Себердә яңа авыл барлыкка килгән, аңа Казанавыл дигән исем бирелгән.

Казанавылда милли тормыш

Габделәхәт әфәнде сүзләренчә, авыл тиз үскән. Әкренләп яңа йортлар салынган, һәркем үз йортын булдырырга омтылган. Нарат агачлары сатып алып йортлар сала башлаганнар. Авыл үскән, матурайган.

Рафика апа Әпчәлимова

Рафика апа Әпчәлимова

Татарстаннан Себер ягында килүчеләр үзләренең милли бәйрәмнәрен дә онытмаганнар. “Һәр елны авылда Сабантуй оештыра иделәр. Анда тирә-як авыллардан кунаклар була иде. Без, бала-чагалар, төрле уеннарда катнаша идек”, ди Казанавылда туып үскән, инде 82 яшен тутырган Рафика апа Әпчәлимова.

Авыл халкы динне дә онытмаган. Авылның үз мулласы, манаралы мәһабәт мәчете булган. Барлык дини бәйрәмнәр дә зурлап үткәрелгән.

Район үзәгеннән 15 чакрым ераклыкта булу сәбәпле, авылда электр уты булмаган, газ турында әйтеп тә торасы юк. Аш-суны халык мичтә әзерләгән, кичләрен пыяла лампа белән өен яктырткан.

Казанавылның таркала башлавы

Мондый уңайсызлыкларны авырлыкка санамаган халык. Тормыш бер көйгә, җайлы гына барганда 1930 елларда илдә күмәк хуҗалыклар – колхозлар төзү башлана. Ул Казанавылга да килеп җитә: җирне, хайваннарны берләштерү, колхозлашу башлана. Моның белән риза булмаган кешеләр авылдан 60-70 чакрым ераклыкта булган һәм әле колхозлашу барып җитмәгән Тузказан, Үләнкүл һәм башка татар авылларына күчеп китә башлыйлар.

Кыска гына вакыт эчендә авылдан 40лап гаилә күчеп китә, авыл таркала башлый.

Дини эзәрлекләүләр

Илдә барган төрле эзәрлекләүләр дә кагыла Казанавылга. Авылның мәчете җимерелә, гаиләсе белән инде башка авылга күчеп киткән мулла Гарифулла хәзрәт Гыйбадуллин 1937 елны кулга алына һәм атып үтерелә. Бу хакта Үләнкүл мәктәбе музее җитәкчесе Зәлифә ханым Рахмангулова түбәндәгеләрне сөйләде:

Зәлифә Рахмангулова

Зәлифә Рахмангулова

“Гарифулла хәзрәт Гыйбадуллин Омски ягына Татарстанның Апас районы Күккүз авылыннан килгән булган. Бүгенге көндә Екатеринбург шәһәрендә яшәүче оныгы – Гайнетдин Хәбибуллин, быел Омскига килеп, бабасының каберен эзләде. Төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп, архивларда утырып, бабасының кайда һәм ничек атылганын белде. Бабасы белән бергә атылган башка кешеләр турында да документлар тапты.

Гарифулла хәзрәт һәм якын тирәдәге авыллар муллары, барлыгы 20 кеше – 1937 елның 17 сентябрендә Омскида атып үтерелгән булган. Алар барысы бергә шәһәр читендә урнашкан зиратның бер почмагында туганнар каберлегендә күмелгән. Бу хакта белгәннән соң, Гайнетдин әфәнде мулла чакырып, туганнары белән әлеге зират янына барып, мәрхүм бабалары рухына дога кылып кайтты. Миннән дә, атылган башка кешеләрнең туганнарына бу хакта белдерүемне үтенде”.

Бабасы яшәгән җирне күрергә теләп, Гайнетдин әфәнде күптән түгел Казанавыл булган урынга килеп китте. Аннары ул әнисе Ләйлибәдәр апаның сеңлесенең кызы Нурҗиһан апа яшәгән Криводаново авылында да булды. Апасының өе янында барлык мәрхүмнәр рухына дога кылды.

Казанавылның тулысынча таркалуы

Кабат Казанавылның таркалу тарихына әйләнеп кайтканда, узган гасырның 50нче елларына кадәр, йортлар аз калса да, авыл яшәгән.

“1952 елны авылда 16 йорт бар иде. Мин 12 яшьлек малай идем, ул елларны яхшы хәтерлим. Авылда мәктәп ябылды, без 4 чакрым ераклыктагы, руслар яшәгән Криводаново авылындагы мәктәпкә йөри башладык. Авылда гел татарча гына сөйләшү сәбәпле, рус телен начар белә идек. Шуңа күрә рус мәктәбендә уку авыр булды. Өлкәннәргә дә авылда эш калмады, халык эшкә шулай ук Криводаново авылына йөрергә мәҗбүр иде. Халык бер-бер артлы Криводаново авылына күчә башлады. Рус авылында татар урамы барлыкка килде. 1955 елны авылдан соңгы гаилә китте һәм Казанавыл яшәвен туктатты”, ди Габделәхәт Ибраһимов.

Казанавыл булган урында хәзер чүп үләннәр үсә

Авыл булган урын буш тормаган. Җирне сукалап, арыш, бодай, солы кебек ашлык чәчкәннәр. Соңгы елларда, совхозлар һәм акционерлык җәмгыятьләре дә таркалу сәбәпле, ашлык чәчү тукталган. Авыл булган урында хәзер чүп үләннәр генә үсә.

Әмма, авыл булмаса да, аның зираты яши – әле дә анда мәрхүмнәрне җирләү бара. Криводановода яшәүче татарларны да, башка авылларга, шәһәрләргә күчеп киткәннәрне дә, үтенече булган булса, мәрхүм булгач, Казанавыл зиратына алып кайтып, җирлиләр.

Казанавыл халык хәтерендә дә яшәвен дәвам итә. Авыл булган урын һаман да Казанавыл дип йөртелә.
Криводаново авылында татарлар яшәгән урам

Криводаново авылында татарлар яшәгән урам

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG