Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:09

Мин Казанда "Милләт" басмаханәсе бинасының күршесе булган алтмышынчы йортта тудым һәм 1981 елга кадәр кырык биш ел шунда яшәдем. Миңа да бу бина бик кадерле. Хәтерлим, әти сөйли иде: "Милләт" чын мәгънәсендә милләткә хезмәт иткән, анда бик күп китаплар бастырып чыгарылган. Кайбер китаплар әле дә саклана.

Мөхәммәт әфәндене әти гел мактап искә ала иде. Ләкин коммунистлар заманында атаклы басмаханә бетерелә. Күп кенә китапларны яндыралар, янәсе, алар гарәп хәрефләре белән язылган. Без малай чакта бу бинаның чормасында "качып" калган шундый китапларны табып, өлкәннәрне шатландыра идек.

Халыкта "Милләт" дип аталган бу бинаның дивар тактасына язылган сүзләрне советлар чорында күп мәртәбә буяп бетерергә тырыштылар. Ләкин күпмедер вакыттан соң "Милләт" сүзе тагын калкып чыга иде. Без, бу тирәдә яшәүчеләр, моны күреп бик шатлана идек.

Хәтерем ялгышмаса, бинаның беренче катында сул яктагы ике тәрәзә юк иде, анда тимер капка бар иде шикелле. Аны соңрак фатир итеп ясадылар.

Рәүф Хәсәнов

Рәүф Хәсәнов

Ниһаять, бинаның хәзер хуҗасы бар. Рәүф әфәнде төпле, булдыклы кешегә охшаган: якшәмбедә базарга барганда Нариман урамыннан үткән идем һәм шунда Рәүф әфәндене очраттым. Ул инде эшкә дә керешкән. 15-ләп егет КамАЗ машинасына еллар буе җыелган чүп-чарны төяп ята иде. Рәүф Хәсәнов белән фикердәш тә булып чыктык. Җитмәсә, әле ул Мөхәммәт абзыйның туган тиешлесе дә икән. Сүзләренә колак салсаң, милли рухлы моң ишетелә. Амин, шулай булсын.

Татар китап нәшриятын Бауман урамыннан Казанның бер ерак почмагына күчергәндә мин Казан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп караган идем: нәшриятны "Милләт" яки бертуган "Кәримовлар басмаханәсе” бинасында урнаштыруны сорап. Ләкин җавап булмады.

Бәлки, хәзер дә әле "Милләт" бинасында заманча җиһазландырылган бер бәләкәй нәшрият эшләп булыр. Әлбәттә инде, Мөхәммәт Ибраһимга багышланган бер музей-бүлмә булырга тиеш. Беренче катында чын татар ашханәсе, мәсәлән, "Биш пәрәмәч - биш тиен" дигән. Андый кафелар заманында хәтта Мәскәүдә дә булган.

Ә хәзер Казаныбызда милли ашханәләр юк диярлек. Милли ризыгыбыз булган өчпочмак “треугольник” дип атала. Бу йортның ишегалды да шактый зур, анда яңа бина да салып була.

Гомумән, без үскәндә бу тирәләр татар мәркәзе булып милли рухта яши иде. Якын тирәдә "Сәйдәш", "Гөлкәй", Каюм Насыйри һәм башка матур, бакчалы йортлар бар иде. Ял көннәрендә, кичен өлкәннәр бик матур итеп җырлашып утыралар иде. Тальян гармун, скрипка, мандолина... Түбәтәйле яңа бистә егетләре ак күлмәкләрдән бергә кочаклашып "Алмагачлары" көен җырлап урам әйләнер иде.

Соңыннан моны тыйдылар, имештер, милләтчелек шаукымы. Ул дәвердән бирле күп нәрсәләрне югалтуга дучар булдык.

Ә шулай да, без барыбер калкып чыгарбыз!

Илдус Садыйк
Казан

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG