Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Газиз Айдарскийга истәлек ташы куелды


Сара Садыйкованың тууына 105 еллыгына багышланган тантаналы очрашуның ачылышы. Сәхнәдә Әлфия ханым Айдарская, вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин һәм мохтарият рәисе Рәсим Акчурин
Сара Садыйкованың тууына 105 еллыгына багышланган тантаналы очрашуның ачылышы. Сәхнәдә Әлфия ханым Айдарская, вәкаләтле вәкил Равил Әхмәтшин һәм мохтарият рәисе Рәсим Акчурин

Узган атна ахырында Мәскәүнең мәдәни үзәгенә җыелган милләттәшләр мөкиббән китеп татарның танылган композиторы, данлыклы җырчысы Сара Садыйкова җырларын тыңлады. Әлфия ханым Айдарская оештырган бу чарада Мәскәүдә беренче татар театрын оештыручы Газиз Айдарскийга истәлек ташы да ачылды.


Алты ел рәттән инде Сара Садыйкованың кызы 86 яшьлек Әлфия ханым Айдарская Мәскәүнең мәдәни үзәгендә әнисенең туган көнен бәйрәм итә. Быел Сара Садыйкованың тууына 105 ел тулган мәлдә мәдәни үзәктә икеләтә бәйрәм булды. Әлфия Айдарская үзе белән Мәскәүгә дистәгә якын җырчылар, музыкантлар, сөйләүчеләр генә түгел, Казанда мәрмәрдән махсус ясатылган, әтисенә багышланган истәлек ташы да алып килгән иде. Һәм тамаша алдыннан мәдәни үзәктә ул ташны ачу мәрәсиме дә булды.

Татар мәдәни үзәгендә бик күп танылган шәхесләребезнең аяк эзләре, иҗат тамгалары калган. Әле бер заман аларның исемнәре язылган истәлек ташлары да куелыр. Әлегә беренче карлыгач Газиз Айдарский милли үзәкнең бер почмагында үзенә урын алды. Килгән халык, андый ташлар урам диварына куелырга тиеш бит, нигә соң бина эченә урнаштырганнар дигән сораулар да бирде. Бу чараны оештыручылар: “Урам якка куяр өчен аерым рөхсәт кирәк, аның артыннан күп йөрергә туры киләчәк, әлегә бина эчендә булса да ярый инде”, дип аңлаттылар.

Газиз Айдарскийга тактаташ
Газиз Айдарскийга тактаташ
Истәлек ташы мәрмәрдән эшләнгән. Тактаның өске өлешендә Газиз Айдарскийның сыны ясалган, аскарак “Мәскәүдә татар театрына нигез салучы Айдарский (Вәлитов) Газиз Исхак улы. 1899-1933” дип язылган.

Без Әлфия ханымнан, нигә Сара апаның юбилеен да биредә уздырырга, истәлек ташын да мәдәни үзәккә куярга ниятләдегез, дип сорадык.

Әлфия ханым: “Әтием белән әнием Мәскәүдә укыган вакытта шушы мәдәни үзәктән ерак булмаган урында, Зур татар урамында яшәделәр. Мине бу йортка бик еш алып килә иделәр. Бу йорт минем балачагымның бер истәлеге. Мин бирегә туган өемә кайткан кебек киләм. Бу йортта эшләүчеләр дә мине бик хөрмәтләп каршы алалар. Мин аларга бик рәхмәтле”, диде.

Шулай ук әтисе турында да истәлекләре белән уртаклашып Әлфия ханым:

“Әти ул вакытта Мәскәү консерваториясендә һәм башка уку йортларында укыган татарларны җыйнап театр оештырган. Беренче биш елда алар беркайдан да бер тиен алмый үзләре эшләгәннәр. 1928 елда Наркомпрос аларга 5 мең сум бүлеп бирә. Ә инде 1929 елда алар Наркомпростан 12 мең акча ала алганнар. Ул елны бик уңышлы итеп Ленинградта гастрольләр дә уздырганнар. Ә инде гомумән алганда, алар үзләрен “Эшче” театры дип атап, татар телендә төрле завод-фабрика клубларында спектакльләр күрсәткәннәр”, диде.

Ул шулай ук быел Сара Садыйкованың беркайчан да басылмаган, беркайчан да җырланмаган 140 җырын туплаган “Бибисара моңнары” дип аталган китап басылып чыгачак дип тә белдерде.

Мәдәни үзәкнең тамаша залында
Мәдәни үзәкнең тамаша залында
Мәдәни үзәктә узган концерт программасында да Сара Садыйкованың әле халыкка таныш булмаган җырлары яңгырады. Концертта танылган музыкантлар Маргарита Коварская, Марат Әхмәтов, җырчы Айдар Габдинов һәм башкалар, шулай ук Сара Садыйкова җырлары белән мәдәни үзәкнең “Шатлык” төркеме дә чыгыш ясады.

Тамашада һәм истәлек ташын ачуда Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм милли-мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин катнашты.

Тамашачылар арасында ул заман тарихын бик яхшы белән Әхмәт Галимов та үз истәлекләре белән уртаклашты. Айдарский театры заманында беренче тапкыр Донбасс якларына барып андагы татар шахтерларын да татар театры белән таныштырган. Ул артистлар арасында данлыклы Асия апа Измайлова да булган дип искә алды.

Мәскәүдә татар театрына 1923 елда ук нигез салынса да, бүгенгә кадәр рәсми театр оеша алганы юк әле. 25 ел элек оешкан “Диләфрүз” театры дигән үзешчән төркем сирәк кенә булса да тамашалар күрсәтсә дә, ул профессиональ дәрәҗәгә күтәрелә алмады. Чөнки ул театрга рәсмиләр дә битараф. Ә инде мәдәни үзәк каршындагы “Газиз” театр студиясе үзен Газиз Айдарский варислары дип игълан итсә дә, дүрт ел элек куелган “Адашкан мәхәббәттән” ерак китә алмады шикелле.
Мәскәүдә Сара Садыковага багышланган кичә үтте
Мәскәүдә Сара Садыковага багышланган кичә үтте
XS
SM
MD
LG