Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар үз Facebook-ларын булдырды


Алдагы берничә ай эчендә интернет челтәрендә “Дөньяга тынычлык” (salamworld.com) дип аталган социаль портал эшли башлаячак. Әлеге интернет проект ислам дөньясының Facebook-гы булырга тели.


Русия мөфтиләр шурасы да SalamWorld белән хезмәттәшлек итәчәк. 14 ноябрь көнне Мәскәүдә үткән VII мөселман форумында әлеге сәхифәнең баш мөхәррире, Коръәнне тәрҗемә итүче, фәлсәфә фәннәре докторы Элмир Кулиев белән Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин хезмәттәшлек меморандумы имзалады.

Кулиев әйтүенчә, бу – киләчәк буынның социаль челтәре булачак. Яңа мәгълүмати технологияләрне кулланып гаҗәеп үзенчәлекле итеп төзелгәнгә мөселман галимнәренә һәм җәмәгать эшлеклеләренә Исламның абруен, мөселман дөньясының мөмкинлекләрен дөньяга чыгарырга киң юл ачачак.

Равил Гайнетдин исә, үз чиратында, “хәләл” интернет мәйдан күренекле мөселман эшлеклеләре һәм ислам диненә ышанучылар арасында бер күпер ролен дә үтәячәк, дип белдерде.

Мисырда бу сәхифә тәкъдим ителде инде. Баш фатиры Истанбулга урнашкан. 2012 елның март аенда ул Төркиянең әлеге шәһәрендә дә тантаналы рәвештә тәкъдим ителәчәк.

Дөньяның 15 иленнән журналистлар, галимнәр һәм аналитиклар “Дөньяга тынычлык” белән хезмәттәшлектә булачак. Мәккә, Мәдинә, Нью-Йорк, Лондон, Париж, Дубай, Куала-Лумпур, Астана, Каһирә һәм Мәскәүдә дә бүлекләрен ачарга җыеналар. Башта ул төрек, гарәп, инглиз, француз, фарсы һәм рус телләрендә булачак. Аннан соң азәрбайҗан, казакъ, үзбәк, урду, кытай, пушту, бенгал, малай һәм көрд телләре дә өстәлер дип көтелә.

Инде бүген үк 100 меңнән артык кеше әлеге сәхифәнең яңалыкларына язылырга теләк белдергән. Сәхифәне оештыручылар кулланучылар санын өч ел эчендә 100 миллион кешегә җиткерергә тели.

SalamWorld-та яңалыклар гына түгел, ә электрон китапханә, Ислам энциклопедиясе, интернет аша белем бирү, фәтва, уеннар, видео, хаҗ һәм умрага юлкүрсәтмә һәм башка бүлекләр дә булачак. Шулай ук кулланучыларга китаплар да бүләк ителәчәк.

Әлеге сәхифәнең техник үзәге Һиндстанның Хайдарабад шәһәренә урнашкан. Әлеге мөселман шәһәрендә XXI гасырның “һинд могҗизасы” дип аталган замана технологияләре үзәге HITEK City урнашкан.

Әлеге сәхифәнең төп максаты “сәясәт, тыюлар, чикләр юк” шигаре астында дөньядагы ислам һәм кешелеклелек кыйммәтләрен саклау.

Бу челтәрне мөселман яшьләр, ислам дөньясы бизнесменнары, зыялы лидерлар үз итәр дип өметләнәләр. Сәхифә мөселманнарга гына түгел, ә Ислам турында гыйлемнәрен арттырырга теләүчеләр өчен дә кулай булачак дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG