Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рапота Русия һәм Беларус Берлегенең секретаре булды


Григорий Рапота
Григорий Рапота
Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Григорий Рапота Русия һәм Беларус Берлеге секретаре вазифасына билгеләнде. Бу урында ул 2000 елдан бирле эшләүче Павел Бородинны алмаштырды. Рәсми аңлатмада, Бородин вазифадан мөддәте бетү сәбәпле эшеннән китте диелә.

Рапота бу вазифада дүрт ел эшләячәк, рәсми рәвештә 15 декабрьдә эшкә керешә. Ул Русия президенты идарәсе башлыгына бирелгән күләмдә эш хакы белән тәэмин ителә.

Рапота урынына, Идел буе федераль бүлгесенә вәкил итеп элекке Чуашстан президенты, сенатор Николай Федеров куелырга тиеш. Ул Владимир Путинның “Халык фронты” програмының авторы санала.
XS
SM
MD
LG