Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телне укыту бәйгесендә татарлар алда


Ринат Латыйпов
Ринат Латыйпов

Мәскәүдә дүрт көн дәвамында туган тел, урыс теле укытучылары арасында бәйге уздырылды. Русиянең 30 төбәгеннән килгән катнашучылар арасында Чаллыдан Ринат Латыйпов җиңү яулый. Ул -- шәһәрнең 17нче мәктәп директоры, шул ук вакытта татар теле һәм әдәбиятын да укыта.


Мәскәүдә узган туган телне укыту бәйгесе Русиянең милли проблемнарны өйрәнү институты, Дәүләт думасының фән һәм милләтләр эшләре комитеты, Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы, “Дрофа” нәшрияты, башка оешмалар катнашында оештырыла. Шушы бәйгедә гран-при яулаган Ринат Латыйпов күптән түгел Чаллыга кайтты.

“Бәйгедә 30 төбәктән 43 кеше катнашты. Мин татар телен укыту остаханәсен күрсәттем. Татар милли киемен дә тәкъдим иттек.

Бу бәйгегә кадәр Чаллыда “Ел укытучысы” исемен яулаган идем, аннан республикада дәрәҗә алдым. Шуның белән Бөтенрусия остаханәсендә катнаша алдым.

Без Русиядә татар теле һәм әдәбиятын күтәреп, бурычыбызны үтәдек, дип саныйм. Булганның барысын да күрсәттек”, диде Ринат әфәнде.

Ринат Латыйпов дипломнары
Ринат Латыйпов дипломнары
Аның әйтүенчә, әлеге бәйгедә Башкортстаннан Эльза Толымбаева да катнашкан. Ул Уфа каласының Ленин районындагы 35нче мәктәптә башкорт теле укыта. “Якын күршеләребез дә сынатмады, Эльза Толымбаева да дәрәҗәле урын яулады”, ди Ринат әфәнде.

Ринат Латыйпов күрсәткән татар телен укыту остаханәсе жюри әгъзаларында кызыксыну уяткан. "Мин татар теле, әдәбиятын укытуда заманнан артта калмавыбызны, интернет-ресурслардан файдалану мөмкинлекләрен күрсәтергә тырыштым. Эшем нәтиҗәле булгандыр, хөкемдарлар югары бәя бирде", ди ул.

Вазгыятьнең икенче ягы да бар: татарлар арасында, татар телен кысалар, ана телен үстерергә Мәскәү мөмкинлек бирми, дигән сүзләр соңгы елларда күбрәк ишетелә башлады. Теге яки бу шәһәрдә татар телен яклап, урам җыеннары да уздырыла.

Туган тел укытучысы буларак, Мәскәүдәге бәйгедә катнашучы буларак, Ринат әфәнде Латыйпов татар теленә карата кырын, салкын караш сизмәдеме икән? Бәйгедә җиңүченең фикере мондый булды:

“Татар телен кысу турында сүзләр ишетелсә дә, Мәскәүдә кырын караш сизмәдем, мин анда татар теленә кызыксыну барлыгын тойдым, диде ул.

Ринат Латыйповка абсолют җиңүче буларак “Көмеш каурый” билгесе, “Укытучы-эзләнүче” номинациясендә шулай ук җиңүче дипломы һәм министрлыкның рәхмәт хаты тапшырыла.
XS
SM
MD
LG