Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:06

Лондондагы Энергия тикшеренүләре үзәге белгече Манучир Такин: "Татнефтьнең Ирандагы эшчәнлеге халыкара чикләүләрне бозмаячак".

Иран дәүләт телевидениесенең Татнефть белән Иран арасында нефть хезмәттәшлеге турында бер миллиард долларлык килешү имзалау хәбәрен Татнефть тә, Иранның нефть министрлыгы да кире кага. Әмма Татнефть, Гыйрак белән Либанда нефть чыгару эшенә алынып, ул илләрдәге сугышлар нәтиҗәсендә авызы пешүгә карамастан, Иранда да эшчәнлек алып барырга охшый. Татнефтьнең халыкара чикләүләргә дучар Иранда Загыһ нефть ятмаларын эшкәртүгә алынуы турында фикерен сорап Азатлык радиосы Лондондагы Энергия тикшеренүләре үзәге белгече Манучир Такинга мөрәҗәгать итте.

Чикләүләргә дучар Иранда Татарстанның нефть эшчәнлегенә керешүе турында нәрсә әйтер идегез?

– Иранга карата андый халыкара чикләүләр юк. Кушма Штатларның чикләүләре бар һәм европалар чикләүләр кертү мәсьәләсен карый. Соңгы елларда Кушма Штатлар Иранга кредит бирүдән тыелу өчен банкларга басым ясап килә. Әмма моны Берләшкән милләтләр оешмасы түгел, Кушма Штатлар эшли. Чикләүләрне аерым кешеләргә, башка нәрсәләргә җәелдерү, виза чикләүләре – болар берсе дә халыкара чикләүләр түгел, Европа берлеге һәм Кушма штатлар чикләүләре. Дөньяның калган өлеше Иран белән хезмәттәшлекне дәвам итә. Финанс эшләре, банклар аша акча күчерү кыен әлбәттә. Әмма калган илләр эшне, инвестицияләрне дәвам итә һәм Татнефть кебек ширкәтләр өчен Иранда яхшы килешүләр төзеп эшчәнлек алып бару ул яхшы мөмкинлек. Exxon, Shell, BP, Total барысы да читтә дә эшли. Шуңа күрә бу чикләүләргә каршы бармый, чөнки ул Европа ширкәте түгел. Шуңа күрә американнарның һәм европаларның Русия, Кытай, Һиндстан ширкәтләренә басым ясавы ул аларның үз эше, ә халыкара чикләүләр мәсьәләсе түгел.

Татнефтьнең Иранда эшләвеннән аның өчен берәр югалту куркынычы бармы?

– Мин килешүдәге саннарны, түләүләрне, чыгымнарны, тәфсилле мәгълүматларны белмим. Әмма дөньяда нефть табу – ул бик авыр нәрсә. Әгәр берәр җирдә нефть инде табылган икән, андый урынны һәркем эзли. Гыйракка бик күп ширкәтләр кергән иде, алар әле дә анда эшли. Чөнки анда нефть инде табылган, нефть тапмау куркынычы юк. Көрдстан төбәгендә дә шулай ук. Башта анда нефть эзләгәннәр иде. Ул табылды. Ирандагы Загыһ ятмалары мәгълүм һәм бәяләнгән урын. Анда нефть эзләү рискы юк. Бары тик ул ятмаларны эшкәртергә генә кирәк. Ул ятманың үзенчәлеге анда авыр нефть булуы, әлбәттә. Мин ул ятманы бик тәфсилләп белмим. Әмма киңәергә теләгән ширкәт өчен анда эшләү ул яхшы мөмкинлек. Барлык ширкәтләр дә дөнья буйлап эш алып барырга, киңәергә, илкүләм ширкәткә әверелергә тели. Шуңа күрә бу Татнефтькә киңәю өчен яхшы мөмкинлек. Иранда исә бик күп нефть һәм газ бар. Американнар белән европалар ширкәтләргә чикләүләр керткәндә бу башка ширкәтләр өчен чикләүләргә карап тормыйча анда барып эшләргә яхшы мөмкинлек. Мин анда иминлек куркынычы бар дип уйламыйм. Гыйракта андый куркыныч бар. Анда бомбалар шартлап кешеләрне үтерә. Иранда исә эшләү имин. Американнар белән израилләрнең анда ракеталар җибәрү куркынычы гына бар. Әмма мин алай булмас дип уйлыйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG