Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә балалар өчен Чыршы бәйрәме үтте


Бәйрәмнән күренеш
Бәйрәмнән күренеш

25 декабрь көнне Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә балалар өчен Чыршы бәйрәме булып үтте.Әти-әниләре белән бәйрәмгә килгән алтмыштан артык бала Кыш бабай һәм Кар кызы белән очраштылар, Убырлы карчык һәм Шүрәле белән таныштылар. Алардан котлаулар һәм бүләкләр алдылар.Чыршы бәйрәмендә кунакларны шулай ук киләсе ел символы – Аҗдаһа да котлады.


Балалар өчен бәйрәмне милли үзәк каршында эшләп килүче түгәрәкләр белән берлектә яшьләрнең “Бердәмлек” оешмасы алып барды. Бәйрәмгә килүчеләр викторина сорауларына җаваплар биреп, Татарстан, Казан атамаларын, “Рубин”, “Ак барс” дигән исемнәрне дә яхшы белүләрен күрсәттеләр. Төрле төркемнәргә бүленеп, җанатарлар булып та уйнадылар.

Бәйрәмнән күренеш
Бәйрәмнән күренеш
Бәйрәмдә шулай ук Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге кечкенәләр бию төркеме махсус костюмнарда эскимос, африка халкы биюләрен күрсәтеп, ул якларда Яңа елны ничек каршы алганнарын сәхнә уены итеп тәкъдим иттеләр. Уеннар кызыклы һәм мавыктыргыч иде. Алар “Шатлык” төркеме җырчыларының чыгышлары белән чиратлашып алып барылды. Әлбәттә, чыршы тирәсендәге әйлән-бәйлән уеннары да, Кыш бабай каршында шигырь укып бүләк алулар да – болар барысы да бәйрәм буена дәвам итте. Шунысын да әйтергә кирәк, узган елга караганда татарча шигырь укучылар бермә-бер күбрәк иде быел. Балалар яңа елга, Кыш бабайга багышланган шигырьләр сөйләделәр.

Әти әниләр бәйрәмнән бик канәгать калганнар. Балалары бәйрәмдә катнашкан, мәдәни үзәккә түгәрәкләргә йөрткән Әлфия ханым болай диде:

Бәйрәмнән күренеш
Бәйрәмнән күренеш
“Без мәдәни үзәккә бик теләп йөрибез. Әлбәттә, ял көннәрендә иртән торып бирегә килүләр бала өчен дә җиңел түгел. Күпләр шуннан куркып балаларын йөртмиләр. Ә безнең кызыбыз татар теленә бирелгәннән-бирелә бара. Урыс мәктәбендә укыса да, хәзер инде үзлегеннән өйрәнеп татарча китаплар да укый башлады.

Әле аларның мәктәпләрендә толерантлыкка багышланган очрашу узган. Анда район җитәкчеләре дә катнашкан. Шунда минем кызым татарча җырлады. Бик сокланып тыңладылар, хәтта бүләкләр дә бирделәр. Шулай итеп, безнең татарча белүебез милли үзәк кысаларында гына калмый. Казанга барып, анда да чыгыш ясадык. Әле “Мөселманнар” тапшыруында да җырлады безнең балалар. Без бик горурланабыз мәдәни үзәккә йөрүебез белән”.
Кыш бабай балаларга бүләк тарата
Кыш бабай балаларга бүләк тарата
XS
SM
MD
LG