Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур фермерына мактаулы исем бирелде


Хөсәен Хәсәнов
Хөсәен Хәсәнов

Алабайтал авылының “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы” рәисе Хөсәен Хәсәнов “Русия агросәнәгатенең мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булды.


Өлкәнең иң яхшы фермеры җирләрендә 20 төрле яшелчә үсә. Базар кагыйдәсе үзенекен итә: орлыкны җиргә иртәрәк утыртсаң, уңышны да иртәрәк аласың. Моны истә тотып, теплица да төзегәннәр. Әлеге алым төбәкнең районнарын яшелчә белән тәэмин итәргә ярдәм итә. Бу адымнар дәүләт тарафыннан игътибарсыз калмый: Русия агросәнәгать күргәзмәсендә алтын медаль, Русиянең атказанган фермеры исеме.

Статистикага караганда төбәкнең бөртек чәчү җирләренең 27%ы крестьян-фермерлык хуҗалыкларына туры килә, бәрәңгенең 98%ы фермерлык хуҗалыклары үстерә. Әлеге саннарда “Хәсәнов крестьян хуҗалыгы”ның өлеше зур.

“Андый югары бүләккә лаеклы булучылар безнең өлкәдә берничә генә “, диде Оренбур төбәгенең авыл хуҗалыгы министры Сергей Соловьёв.

Кырлар тылсымы

Хөсәен Хәсәнов 2010 елда өлкә бәйгесе нәтиҗәләре буенча Оренбур ягының иң яхшы фермеры дип табылды.

“15 еллар элек миңа арендатор буларак бөртекле ашлыклар үстерү өчен, сөтле үлән һәм билчәннән башка бернәрсә дә үсми торган, хәтта культиватор лапкалары әйләнеп үтә торган иң ерак төбәктә җир бүлеп бирделәр. Аңа кадәр анда чәчү алдыннан үткәрелә торган культивацияләүне дә, шулай ук пар сөрүләрне дә онытып, бодай яки арпа чәчтеләр. Безгә эшне шул урыннан башларга туры килде.

Урып-җыю вакытында комбайннардан копнительләрне алып, салам ваклагычлар куйдык. Нәтиҗәдә, чүп үләннәр чигенә, җиргә тормыш кире кайта башлады. Ләкин хуҗалыкта башта бүтәннәрдән сатып алган һәм сыйфаты белән аерылып тормаган чәчү орлыклары белән зур проблемалар булды. Үкенеч ки, күпмедер вакытка ул уңыш алуны арттыруны тоткарлаучы фактор иде. Шул рәвешле хуҗалык 5 тонна элиталы бодайны алып кайтмады.

Шунда гына безнең эштә орлыкның ни-нәрсә икәнен күрдек
һәм чынлап торып аңладык. Җирдән уңыш алу тамырыннан үзгәрде. Бу аеруча 2008 елда һава шартлары яхшырып киткәч, бер урында бодай гектарыннан 38 центнер, ә арпа 41әр центнер алгач күренде. Орлыкларны башта үзебез өчен кайтардык, ә инде тиздән өлкәнең орлык эшләү исемлекләренә кердек”, дип искә төшерә Хөсәен Хәсәнов.

Авылга йөз белән

Хәзерге көндә Хөсәен Хәсәнов хуҗалыгында бөртеклеләрдән тыш, яшелчәләр, бакча культуралары, бәрәңге үстерәләр. Җитәкче элиталы орлык булдыру нәтиҗәсендә хуҗалыкның стабиль һәм яхшы уңыш алуын яшерми. Нәкъ менә шуның исәбенә Алабайталда яшәүчеләргә ярдәм итү мөмкин булды да инде. Хәсәнов хуҗалыгы булышлыгында авыл тирәсендә чүп-чар өемнәре юк булды, яхшы юллар барлыкка килде, кешеләр интернетка керү мөмкинлеге алдылар.

Крестьян-фермер хуҗалыгы авыл җирендә мөһим социаль миссия башкара. Фермер халыкны эшкә урнаштыра, мал-туарны, кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итә.

Өлкә авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм эшләп чыгару сәнәгате министрлыгы информациясенә караганда, Оренбур җирлегендә 6725 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләр теркәлгән. Ике меңнән артык хуҗалык үсемлек үстерү белән шөгыльләнә. Фермерлык хуҗалыклары бер миллион гектар җирдә үз эшчәнлекләрен тормышка ашыра.

Фермерлык хәрәкәте барлыкка килгәндә, эшне башларга теләк белдерүчеләрнең саны күп була. Инде эшләүче фермерларның саны ике тапкырга кимегән, хәзер инде Хөсәен Хәсәнов кебек эшли торганнары гына калган. “Быелгы уңыш күптән җыелды, хәзер инде җыелган уңышны халыкка таратыр вакыт җитте”, диде Хөсәен Хәсәнов.
XS
SM
MD
LG