Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан авыл хуҗалыгы: өч ел саен инкыйлаб


Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев (с) һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Чаллы, 25 февраль, 2008 ел
Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев (с) һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Чаллы, 25 февраль, 2008 ел

“Елның иң истә калган вакыйгасы нидән гыйбарәт булды?” дигән сорау бирелсә, белгечләрнең күбесе сәяси вакыйгаларны һәм зур фаҗигаләрне искә төшерә. Массакүләм мәгълүмат чаралары авыл хуҗалыгындагы үзгәрешләргә әллә ни игътибар бирми. Авыл халкы сәясәткә йогынты ясаудан мәхрүм, өстән кушканга буйсынып яши. Соңгы ун елдагы авылга күзәтү ясарга уйласак, шуны әйтергә була: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кул астындагы Татарстан авылы инде дүртенче тапкыр кыйбласын үзгәртте.


Әле XXI гасыр башында да Татарстанда совет чорыннан калган система – “колхоз системасы” яши иде. Фермерлар булса да, аларга мөнәсәбәт әкиятләрдәге явыз карчыкның үги кызга карашыннан артык аерылмагандыр. Дәүләт колхозларга бюджетның күпчелек өлешен бирә, җавап итеп ит-сөт, ашлык таләп итә. Югарыдан да, хуҗалыкларда эшләүчеләр тарафыннан да контроль булмау нәтиҗәсендә ул акчалар еш кына район җитәкчеләре һәм җирле хуҗалар теләгәнчә генә исраф ителә килде.

Ләкин бер генә хуҗалык җитәкчесе яки район башлыгының да бюджет акчаларын үз максатларында файдаланганы өчен мәхкәмә каршына басканы булмады. Андыйлар өч ай саен уза торган киңәшмәләрдә элекке президент Шәймиев тәнкыйтен тыңлап тору белән генә чикләнделәр.

Мондый контрольсезлеккә һәм күрсәткечләрнең түбән тәгәрәвенә, хуҗалыкларның бөлгенлеккә төшүенә нокта куярга кирәк иде. Эшне контрольне көчәйтүдән түгел, ә Татарстан авылларын инвесторларга таратудан башладылар. Имеш, меңләгән хуҗалык җитәкчесе белән эшләгәнче, берничә эре инвестордан таләп итү җиңелрәк булачак. Шулай итеп, Татарстан авылы тагын бер тапкыр күмәкләштерүгә дучар ителде.

2002 елдан республика авылларына “инвесторлар һөҗүме” башланды. Күпчелек очракларда халык теләген исәпкә алу түгел, халык теләгенә каршы килеп эшләнде. Районнарны күмәкләштерү Сталин вакытындагыча кабинетларда утырып кына тормышка ашырылды. Миңтимер Шәймиевнең киңәшмәләр вакытында: "Бу район – сиңа, бу район – тегеңә", дип бүлгәләве хуҗалык җитәкчеләренең исендәдер әле.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында шаян кешеләр юк дип кем әйтә ала? “Вамин”, “Алтын башак” ише оешмаларны “инвестор” дип атадылар. Гәрчә “инвестор” инвестицияләр (үсеш өчен акча) бирергә тиешле субъектны аңлата. Авылга килгән “инвесторлар”да исә үз кесәләреннән акча чыгару нияте юк иде. Хәзер инде ачык әйтергә була – “Кызыл Шәрык”тән башкалар авылга үз капиталын кертмәде.

Хуҗалыклар контрольсезлек, республика олигархлары контролендәге сөт эшкәртү оешмаларының түбән сатып алу бәяләре һәм “Татэнерго”ның кыйммәтле электроэнергиясе “тырышлыгы” белән бөлгенлеккә төште. Аннары шушы бөлгенлектән чыгаруны сылтау итеп, хуҗалыкларны “инвесторларга” тапшырдылар. Моңарчы меңләгән хуҗалыкка бирелә торган бюджет акчалары шушы “инвесторларга” күчә башлады.

Кесәләреннән бер тиен чыгармыйча гына да эре алпавытлар пәйда булды. Алар Татарстан авылының асылын үзгәртте. “Үзеңнеке – үзәктә” дигәнгә ияләшкән, фермаларны, басуларны күпмедер дәрәҗәдә үзенеке дә дип санаган авыл кешесе өчен коточкыч үзгәрешләр иде болар.

Фермалардан терлекләрне, машина-трактор паркыннан техниканы алып китү, биналарны кирпечкә сүтеп сата башлау, бөтен терлек, техниканы бер урынга туплау гына түгел иде “инвесторлаштыру”. Барысын да бер кулга туплау нәтиҗәсендә гомере буе авыл хуҗалыгында эшләгән кешеләр эшсез һәм беркемгә кирәксез калды. Авыл кешесенең менталитетын үзгәртүгә зур өлеш кертте инвесторлар. “Вамин” оешмасының кара машиналарга утырып йөргән кара киемле сакчылары гына ни тора? Авыл халкының басуга кергән сыерларын тоткын итеп алу белән шөгыльләнгән бу адәмнәрне халык әле дә “Кара козгыннар” дип йөртә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шушы “инвестор”ларга карата булган дәгъваларны кире кагып килде. Элеккечә яшәсәк, “Вамин” кебек яңа техниканы сатып ала алыр идекме, дип җаваплый иде министр Әхмәтов. Гәрчә, инде әйтеп үтелгәнчә, “Вамин” хуҗасы Минһаҗев кесәсеннән чыккан сумнарга алынмаган иде ул заманча техника. Шул ук Татарстан бюджетыннан бирелгән акчалар иде ул.

Тагын бер аргумент – имеш, инвесторлар килгәч, азык-төлек җитештерү арткан. Кәгазьләрдәге саннарга караганда, бәлки, шулайдыр. Ләкин бу дөрес булган очракта да, авыл халкының тормышы начарая икән, нигә кирәк ул ике миллион тонна сөт белән биш миллион тонна ашлык? Авыл кешесенең тормышын начарайту исәбенә тауар артыннан куу – Сталинның авылны талап индустриальләштерү сәясәте белән бер яссылыкта.

“Инвесторларга” тел-теш тидермәс өчен аз санлы ялгыз хуҗалыкларның алдынгы тәҗрибәсенә күз йомып килделәр. Чөнки, мисал өчен, Кукмараның “Вахит” кебек үз җае белән эшләп һәм яшәп килгән хуҗалыклары Татарстан авыл хуҗалыгының булдыксызлыгын, бөлгенлеккә төшерү сәясәтенең җитәкчелектән килгәнен раслап торучы мисаллар иде алар.

Министр Марат Әхмәтов инвесторларга тел-теш тидермәде. Бик сирәк вакытларда гына “Вамин”ны тәнкыйтьләве сүз өчен генә булуы да күренеп торды. Министрның бу оешманың хуҗасы – авылдашы һәм дусты Вәгыйзь Минһаҗевка карата аерым җылы мөнәсәбәт булуы авыл хуҗалыгын якыннан белгән кешеләргә яхшы билгеле.

Кризис башлангач, муеннан әҗәткә баткан һәм хөкүмәттән акча суырудан башка яши алмаган “Алтын башак”ның бөлгенлеккә төшеп, үзе артыннан берьюлы җиде районны чокырга өстерәве хөкүмәтне айнытып җибәрде. “Вамин”ны банкротлыкка чыгудан хөкүмәт кенә саклап калды. Чүп өстенә чүмәлә дигән кебек, хөкүмәтнең кагылгысыз запас итеп сакларга куйган ашлыгын министр яраткан “Вамин” каядыр "югалтканы" ачыкланды.

“Алтын башак” хуҗасы Ринат Гобәйдуллин мәхкәмә юлын таптый, шушы берләшмәгә кергән районнарны икенче бер инвесторга – “Ак Барс”ка биреп кенә котылдылар. “Вамин”да югалган ашлык өчен җирле хуҗаларны гаепле итеп калдырдылар. “Татарстанның күләгәдәге авыл хуҗалыгы министры” Вәгыйзь Минһаҗевне исә мәртәбәле “сөрген”гә – Дәүләт шурасына депутат итеп озаттылар.

Миллиардлап туздырылган бюджет акчасы “инвесторлаштыру”га юнәлтелгән сәясәтнең тормышка яраксызлыгын раслады. Татарстанда шәхси хуҗалыкларны үстерү курсы игълан ителде. Чуашстанның Шыгырдан, Самарның Гали авылы тәҗрибәләре мактала башлады. “Һәр йортта бер сыер булырга тиеш”, дип игълан итте министр Әхмәтов. Мәҗбүриләп диярлек авыл халкына ташламалы кредит бирделәр. Ләкин эшли торган халык инде шәһәргә качып беткән иде, авыл өчен бу юнәлешнең дә дөрес түгеллеге түрәләргә ике елдан соң гына аңлашылды.

2011 ел башында хөкүмәт гаилә фермалары оештыра башлау хакында игълан иткән иде. Ел азагында “һәр йортка – бер сыер” юнәлешеннән тулысынча баш тартып, һәр авылда бер булса да заманча гаилә фермасы булсын дигән курс игълан ителде. Шундый инициатив фермерлар үзләрен генә түгел, авылдашларын да эшле итерләр дигән чыгыш ясады Марат Әхмәтов. Шул ук вакытта ул әллә никадәр ташламалар вәгъдә итүгә карамастан, фермер булырга теләүчеләр аз, бик аз. Бер ел эчендә җайлы гына мең гаилә фермасын булдыру хыялы тормышка ашмады, барлыгы 300 генә фермер барлыкка килгән. Алар арасында авылны эшле һәм ашлы итәрлек чын фермер булырдайлары бармак белән генә санарлык.

Шәһәр халкы сәясәт эчендә кайнап, революция көтеп яшәгән арада авыл хуҗалыгы менә шундый тагын бер инкыйлаб кичереп маташа. Җире һәм милке “инвесторларга” бирелеп, кәкре каенга терәтеп калдырылган, эшли торган халкының күпчелеге шәһәргә качып беткән авылны саклап калырмы мондый “инкыйлаб”? Министр Марат Әхмәтов ел азагында ясаган чыгышында бүген авылда яшәгән халыкның зур өлеше төзәтеп булмаслык әхлаксызлык упкынына тәгәрәгәнен таныды. Министрның туган авылына да килеп җиткән икән “инвесторлаштыру” шаукымы. Өч ел саен “инкыйлаб” кичереп яшәгән халыкны тагын акча бирәбез дип кенә денгә кертеп булыр микән?

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG