Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айнур Галимов Петербурга тикшерелергә китте


Айнур Галимов
Айнур Галимов

Яман шеш аркасында инвалид арбасына утырган яшь журналист Айнур Галимов сишәмбе Петербур шәһәренә очты. Анда барырга аңа Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы киңәш иткән.


7 февраль иртәсендә Айнур Галимов әтисе Рәис белән Казан һава аланыннан Петербур шәһәренә юл алды. Ниятләре - егетнең сәламәтлеген кабаттан тикшертү, яман шешне дәвалау юлларын эзләү.

Петербурдагы Роман Вреден исемендәге травматология һәм ортопедия фәнни-тикшерү институтына барырга аларга Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы киңәш иткән. Айнурны тикшертү, яман шешне өйрәнү чыгымнарын министрлык үз өстенә алган. Галимовлар бу хәрәкәтләр республика президенты Рөстәм Миңнеханов тәэсирендә эшләнүен әйтә.

Узган айда Айнур Татарстан җитәкчеләреннән ярдәм булмауга зарланганнан соң, Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов бу эшне үз карамагына алган иде.

“Татарстанның сәламәтлек саклау министрының урынбасары шалтыратты, Арчага мине күрергә Казаннан табиблар килде. Петербур шәһәренә тикшерелергә барырга кирәк дигән тәкъдим булды. Әгәр үз белдегең белән чит илгә чыгып китсәң, бездән ярдәм өмет итмә, дип кисәттеләр”, ди Айнур. Ул исә бу тәкъдимне авыр кабул иткән, кирәкле күләмдә акча җыелып Германиягә барып булмасмы, дип уйлаган.​

Айнур йөргән кызы Лилия белән
Айнур йөргән кызы Лилия белән
“Бер карасаң, үзләренең туганы авырый калса, Петербурга җибәреп тормыйча, шундук чит илгә озатырлар иде. Әгәр ул үзәктә тикшерелгәннән соң дәвалый алмыйбыз дисәләр... Аннан чит илгә китү мәсьәләсе тагын сузылачак, ә минем өчен ничек тизрәк, шулай яхшырак. Германиягә барган хәлдә дә янәдән тикшерелергә кирәк, анда ул күпкә сыйфатлы дип уйлыйм. Баш каткан, министрлыкка ризалык бирдем инде аптырагач”, диде Айнур Галимов сәфәргә чыгар алдыннан.

Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы юлны тәэмин итәбез, табибларның кесәләренә бер тиен дә акча саласы булмаячак дип ышандырган. Ләкин юлны Айнур үзе түләгән.

“Юл чыгымнарын социаль ярдәм идарәсе капларга тиеш иде, тик алар үзләре түләде. Чөнки ике ел элек, инвалидлык алганда Айнур үзе юл акчаларыннан баш тарткан иде. Петербурда тикшерелү үзәгенә икәүләп бардылар, беркем озатып йөрмәде. Айнурның әтисе чыгымнарын үзе каплый. Хастаханәдән ерак түгел кунакханә табып әлегә шунда урнаштылар”, диде Айнурның йөргән кызы Лилия Абдуллина. Ул Казанда калган, ярдәм итәргә теләүчеләр аның аша да акча тапшыра ала.

Пәрәвездәге pomozhem-ajnuru.ru сәхифәсендә Айнурны дәвалау өчен өч миллион өч йөз меңгә якын акча җыелган. Бигрәк тә Яңа елдан соң күп нольле суммалар арткан, мәсәлән Саба районы халкы 60 мең, “ТАИФ-НК” ачык акционерлык җәмгыяте 150 мең, “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” хәйрия фонды 200 мең сум акча күчергән. Гомумән, кем күпме булдыра алган шуның кадәр ярдәм иткән. Айнур аларга чиксез рәхмәтен җиткерде.
XS
SM
MD
LG