Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:35

Казан урыслары татар телен өйрәнә башлады


Казан федераль университетының түләүсез татар теле курсларын оештыруы турында “Азатлык” хәбәр иткән иде. 10 февраль көнне беренче дәресләр башланып та китте.


“Гомердә булмаган хәл! Әле бер атна элек язылучылар саны 900ләп булса, бүген алар инде 1200дән артып китте. Халык агыла да агыла. Әле курсларга язылган кешеләр буенча статистика юк. Ләкин исемнәрдән күренә: башлангыч төркемгә күбесенчә урыслар языла”, дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә КФУның филология һәм сәнгать институтының матбугат хезмәте җитәкчесе Сөләйман Нәҗмиев.

Татар теле ике дәрәҗәдә укытыла. Татарча бөтенләй белмәгәннәр башлангыч төркемгә языла, Тукай телендә берникадәр аралаша алган кешеләрне дәвам итүчеләр төркеменә яздыралар. Барлыгы 39 төркем. Шуларның 14е – башлангыч төркемнәр. Калган 25е – дәвам итүчеләр төркеме. Һәрбер төркемдә 15тән алып 20гә кадәр кеше укый.

Иң элек курсларны фәкать кичке якта гына уздыру каралган булса да, тыңлаучылар белән гомуми очрашу узганнан соң, дәресләрне көндез дә үткәрергә карар кылганнар. Нәтиҗәдә 900ләп кеше татарча өйрәнә алсын өчен, КФУ мөгаллимнәре иртәнге сәгать 8дән алып кичке 8гә кадәр эшләргә мәҗбүр. Көндез студентларын укытсалар, кичке якта курсларда белем бирә алар.

Кадрия Фәтхуллова

Кадрия Фәтхуллова

Кадрия Фәтхуллова – шундый мөгаллимнәрнең берсе. Бүген ул дәрескә беренче тапкыр килгән кешеләрне “Исәнмесез!” дип сәламләде. Аның төркемендә ничә кеше шөгыльләнәчәк – әлегә билгесез. Чөнки кешеләр саны һаман арта тора. 20гә якын кеше арасыннан икесе генә татар булып чыкты. Калганнары бөтенесе – урыс исемле кешеләр. Араларында яшьләр дә, урта буын вәкилләре дә, өлкәннәр дә бар.

Сергей Володин кызы Анастасия белән дә Кадрия Фәтхуллова төркеменә эләкте. Сергей әфәнденең тормыш иптәше – татар. Тик кызлары татарча сөйләшми дә, аңламый да диярлек. “Мәктәптәге программа буенча яхшы укыйм шикелле. Тик әниемнең телен беләсем килә”, ди Анастасия. Сергей әфәнде кызының сүзләренә ияреп: “Мондый мөмкинлек иртәрәк булган булса, һичшиксез, өйрәнер идем. Без бит Татарстанда, татарлар арасында яшибез”, дип дәвам итә.

Сергей Володин кызы Анастасия белән

Сергей Володин кызы Анастасия белән

Укыту методикасы коммуникатив ысулга нигезләнгән. Кешеләрне татар теленең орфографиясе, синтаксисы һәм пунктуациясе белән йөдәтеп тормаячаклар. “Иң мөһиме – телләре ачылсын”, ди Кадрия Фәтхуллова. Һәм беренче дәресен башлап җибәрә: “Татарлар бер-берсенә кешенең әтисенең исеме белән түгел, ә “әфәнде”, “ханым”, “туташ” сүзләре белән эндәшә. Мәсәлән, “Мин – Кадрия ханым. Ә сез кем?”. “Ә мин – Сергей әфәнде”, дип җавап кайтара Сергей Володин.

Курслар өч ай дәвам итәчәк. Барлык теләүчеләр дә беренче дулкынга эләгә алмау сәбәпле, февраль азагында курсларның икенче дулкыны башлана. “Үзебез дә аптырап калдык. Хәер, татар теле белән кызыксынуның артуы табигый күренеш, чөнки Татарстанда хөкүмәт эшендә эшләргә тиешле кешеләргә хәзер таләпләр артты. Алар өч телдә: урысча, татарча һәм инглизчә аралаша белергә тиеш. Күрәмсең, халыкның бушлай дәресләрдән файдаланып каласы киләдер”, дип сөйли Сөләйман Нәҗмиев.

Татар теле курсларын Татарстан министрлар кабинеты финанслый. Һәр теләгән кеше КФУның филология һәм сәнгать институты сайтыннан татар теле дәреслеген бушлай күчереп, өй шартларында үзе дә шөгыльләнә ала.
Татар теле дәресендә

Татар теле дәресендә

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG