Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:14

Бу елларда безнең мәктәпкә физика укытучысы булып, Чутай авылыннан Алкин Разит исемле егет килде. Ул 6-7 сыйныф укучыларын детекторлы радиоалгыч ясарга өйрәтте. Без укыган бүлмәдә төшкә кадәр 7 сыйныф укый, икенче сменада без дүртенче сыйныфта укыйбыз. Тәрәзә төбендә детекторлы радиоалгыч. Без малайлар рәхәтләнәбез, радио тыңлап.

Батареясыз радио

Бу елларда безнең мәктәпкә физика укытучысы булып, Чутай авылыннан Алкин Разит исемле егет килде. Ул 6-7 сыйныф укучыларын детекторлы радиоалгыч ясарга өйрәтте. Без укыган бүлмәдә төшкә кадәр 7 сыйныф укый, икенче сменада без дүртенче сыйныфта укыйбыз. Тәрәзә төбендә детекторлы радиоалгыч. Без малайлар рәхәтләнәбез, радио тыңлап.

Менә ул вакыттагы ягымлы тавышлы дикторлар: Айрат Арсланов, Зәйнәп Хәйруллина, Камал Саттарова, Мәрьям Арсланова; микрофон алдында турыдан-туры җыр башкаручылар: Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Сара Садыйкова...

Детекторлы радионың төзелеше бик тә гади. Коры агач шакмак кисәгенә бер катлам итеп тезеп, нечкә бакыр үткәргечне чорныйсың. Аның чорнаулар саны 280-290 тирәсе булырга тиеш. Ул кәтүк дип йөртелә. Кәтүк чорналган шакмакның бер очына зур булмаган “детектор” (хәзерге заманда ул “ярымүткәргеч диод” дип атала) дигән прибор куела. Без аны үзебез кулдан ясый идек.

Кәтүк чорналган агач кисәгенең бер башына 1 см зурлыкта бәләкәй чокыр ясала. Тимерче Муллый (Муллаәхмәт) бабайдан борчак кадәр кара кургаш, ветсанитар Гомәр бабайдан борчак кадәрле күкерт (күкертне корчаңгы авыруын дәвалау өчен кулланганнар) сорап алабыз. Тимер кашыкка кургашны салып, учактагы утка куеп эреткәч, шуңа күкерт салып, шырпы таякчыгы белән болгатасың һәм “радиоалгыч”ның теге бәләкәй чокырына саласың. Ул кристаллашып каткач, шуның өстенә патефон энәсен пружина белән бастырып куясы.

Радио тыңлау өчен, моннан тыш, наушник колакчыны (анысы кибеттә сатылды), антенна һәм җирләү кирәк. Антенна өчен 40 метр озынлыктагы тимер чыбыкны агач колгаларга кимендә 15 метр биеклектә итеп урнаштырырга кирәк. Җирләү өчен тишек тимер чиләккә үткәргеч беркетелә. Шул чиләк бер метр тирәнлектә җиргә күмелә. Яшен килгәндә антеннаны җирләү чыбыгына тоташтыру зарур!

Радио сөйләсен өчен бернинди батарея да кирәкми. Төрле дулкыннарны тоту өчен кәтүккә калайдан ясалган шудырма беркетеп, кәтүктәге үткәргечнең чорналышлар санын үзгәртергә кирәк.

Ул елларда Татарстан радиосы иртә белән бер сәгать дәвамында 1181 метрлы озын дулкында, кич белән сәгать ярым дәвамында 530 метрлы урта дулкында сөйләде. Ял көнне кичке тапшырулар урынына көндез сөйли. Казан туктагач, бу дулкында яртышар сәгать Киров һәм Ульян да сөйләп ала. Моннан тыш, Мәскәү тәүлек буе озын дулкында, “Маяк” (Мәскәүнең икенче каналы) урта дулкында тапшырулар алып бара.

Авылда 1953-1959 елларда 15-20 малайның өендә әнә шундый “батарейсыз радио” колакчыннарга тәүлек буе “сөйләп-җырлап” утырды. Шуларның берсе безнең өйдә иде. Ул елларда мин китапханәдә булган яшь радиосөючеләргә багышланган китапларны укыдым, радиотехника серләренә төшенергә омтылдым, детекторлы радиоалгычымны төрлечә “кырладым”, әмма чит ил радиоларын “тота” алмадым.

Рәфхәт Зарипов
Татарстан, Балтач районы Түнтәр авылы

(дәвамы бар)

XS
SM
MD
LG