Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөекбритания башкаласында “Лондонны басып ал” хәрәкәте лагерен җимерә башладылар


Бөекбритания полициясе һәм мәхкәмә приставлары Изге Павел чиркәве каршындагы “Лондонны басып ал” хәрәкәте тарафдарлары урнаштырган чатырлар лагетен сүтә башлады.

Шәһәр хакимияте протест белдерүчеләрне тыныч кына таралырга сорады.
Узган атнада Лондон мәхкәмәсе әлеге лагерьны сүтү турындагы карарны шикаять иткән активистлар мөрәҗәгатен караудан баш тартты. Хакимият лагерь иминлек һәм тәртип урнаштыру максатыннан сүтелә дип белдерә.

Чатырлар шәһәрчеге узган елны октябрьдә булдырылган иде. Хәрәкәт вәкилләре хакимиятнең социаль-икътисади сәясәтенә, байларның комсызлыгына каршы чыкты.
XS
SM
MD
LG