Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ялкынлы яшьлек” ансамбле самарларга моң бүләк итте


"Ялкынлы яшьлек” бии дә, җырлый да
"Ялкынлы яшьлек” бии дә, җырлый да

Самарда 43 ел дәвамында “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле эшләп килә. Ансамбль җитәкчесе Илгиз Кәлүч 775нче концерт програмын төрле жанрдагы музыкаль номерлар белән бизәп югары зәвыклы тамаша әзерләде. Илгиз әфәнде әйтүенчә, бүгенге көндә програм әзерләве бер кыенлык булса, тамашачыны туплау икеләтә читен.


Бу авыр эшне үз җилкәсенә “Туган тел” җәмгыяте алган. Тамаша залы халык белән тулган иде.Күңел ачу чарасы “Язлар безне тагын очраштырды” дип аталган иде. Өч сәгатьлек музыкаль програмда егерме өч артист катнашты.

Кырык ел буена җырлап дан казанган Искәндәр Әхмәтов бүген дә кияү егетен хәтерләтә. Моңлы һәм дәртле тавышы әле ут күзле ханымнарны җилкәндерерлек.
Ә инде югары зәвык белән киенә белүе аның матурлыкны ярата белүеннән һәм нечкә хисләрне тоя белүеннән килә.

Искәндәрнең авызыннан әйтерсең лә җыр яңгырамый, ә йөрәк әрнүе хисләр ташкыны булып агыла. Тамашачы ирексездән көй, моң дәръясы аша икенче мохитка кереп чума да мәхәббәт бишегендә тибрәлеп ала. Сәнгатьнең көче шулдыр инде ул!
"Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгышы
"Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгышы

Татар сәхнәсендә нигәдер шәмәхә төсләрне сирәк кулланалар. Ә бит йөзек аша чыга торган шәмәхә тукымадан теккән кызлар күлмәге үзенә бер серле чишмә булып күренде Азалия Җәләлетдинова өстендә. Җиңеллек, ләкин дә җилбәзәклек түгел. Азалия шул нәзбереклеккә канатлы моң өстәп сихри мәхәббәт образы тудыра алды.

Тәҗрибәле җырчы, мәңге сөйкемле, иреннәренә айның серле елмаюын кундырып саклый белгән Гөлфия Гайнетдинова үзенең җырларында һәр ир-атның йөрәк түренә алсу нурлар сеңдерү бәхетенә иреште.

Илнур Салихов шәһәр егете булса да, йөрәк түренә татарның сагышлы тирән моңын сеңдергән талант иясе. Илнур миллионлы Самарныкы дип кабул ителми, хәтта шунда туып үссә дә. Әйтерсең лә егет карурман уртасындагы төпсез күлләрне күреп, шунда коенып, чыклы үләннәрдә яланаяк йөреп, алсу таңнарны яңа чапкан печән өстендә йоклап каршы алган. Илнурның һәр авазында сандугач сайравының кайтавазы.
"Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгышы
"Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгышы

Әлфия Йосыпова Казаннан килгән “солянка” артистларыннан берничә башка өстен талант иясе. Буй-сын. Затлы һәм зәвык белән тегелгән кием. Югары сәхнә әдәплелеге. Һәр хәрәкәтендә тирән мәгънә. Чиксез тавыш диапазоны. Аның тавышын “фәрештә канатына уралган моң” дип бәяләп буладыр.

Соңгы илле елда бер генә Казан артисты да сәхнәдән фортепианога кушылып җырлаганы юк. Шуңа да Алсу Галимованың Рөстәм Яхин романсын башкаруын тамашачы үзенә бер хозурлык белән, мөкиббән китеп тыңлады. Университетта икътисади белем алу белән беррәттән, музыка училищесында укуын исәпкә алсак, сәхнәдә талант икәненә инанасың. Казан консерваториясен тәмәмлаган Надежда Москвитинаның фортепианода уйнавы музыкаль программанының офыгын киңәйтте.
"Ялкынлы яшьлек” коллективы
"Ялкынлы яшьлек” коллективы

Һәр концертта “кадак кагучы” була. Бу инде тамашаның азагына иң көчле җырчыны чыгаралар дию. “Ялкынлы яшьлек”тә ул – Җәмил Нугаев. Самарда полицай булып эшләүче, бәрхет тавышка ия ир заты, җырлары белән дә, сәхнә сәнгатен тирән үзләштерүе белән дә танылган Җәмил – бар катлам тыңлаучыларның кумиры.

Бүгенге көндә татар сәхнәсе ир образына мохтаҗ. Җәмил шул бушлыкны сәнгати яктан тулыландыра. Шуны да искәртми мөмкин түгел: Җәмилне тыңлап туймыйсың, аның сөйкемле сөяге бар. Парлап җырлауы аның һөнәри яктан яңа үрләргә күтәрелүен күрсәтте.

Гомер-гомергә ансамбль үзенең биючеләре белән дан тотты. Бу юлы да алар сынатмадылар.

Һичшиксез, тамашаның зур уңышта узуында атаклы баянчы Наил Нурмөхәммәтовның керткән өлеше бихисап.

Синтезаторда уйнаучы Шамил Камалетдинов үз хезмәтенең остасы.

Концертны Алия Әбулганиева һәм Ленар Нуретдиновлар әдәби телдә алып барды.

Барлык артистлар да чын татарча киенүләре һәм тәрбияви шигырьләре белән халыкның әхлакый кыйбласын көчәйтеп җибәрделәр.

Иршат хәзрәт Сафин яз, моң, мәхәббәт турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләп, тамашаның эчтәлеген тагын да баетты.
XS
SM
MD
LG