Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кофи Аннан Сүриягә 10 мартта барачак


БМО һәм Гарәб илләре лигасының Сүриягә махсус илчесе Кофи Аннан 10 мартта Димәшккә бара. Аннан ил җитәкчелеге белән очрашып кораллы низагны тыныч юл белән чишү һәм һуманитар вазгыятьне яхшырту турында сөйләшүләр алып барачак.

Халыкара Кызыл Хач вәкилләре Һомсның Баба-Амр бистәсенә бүген дә керә алмаулары турында белдерде. Анда президент Башар Әсад көчләре белән каты бәрелешләр дәвам итә. Human Rights Watch хокук яклау оешмасы мәгълүматларына караганда, оппозиция кулында булган бу бистәдә 700ләп кеше һәлак булган.

Сүриядә эшләгән БиБиСи хәбәрчесе, җирле кешеләр сүзләренә таянып, хөкүмәт көчләренең Һомс качакларын мыскыл итү, балалар һәм үсмерләрне җәфалау очраклары турында сөйләде.
XS
SM
MD
LG