Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәримә Нигъмәтуллина: “Фәндә эшләр өчен аны бик нык яратырга кирәк”


Кәримә Нигъмәтуллина, Билл Гейтс, Натан Мирвольд. Ryan Matthew Smith фотосы
Кәримә Нигъмәтуллина, Билл Гейтс, Натан Мирвольд. Ryan Matthew Smith фотосы

Татар кызы Кәримә Нигъмәтуллина АКШтагы Intelleсtual Ventures ширкәтендә Билл Гейтс финанслаган проектны алып баручы бүлекне җитәкли.


Microsoft ширкәтенә нигез салучы Билл Гейтс узган ел Массачусетс технология институтында (MIT) ясаган чыгышын шул институтны тәмамлап хәзер аның командасында эшләүче бер кыз турында сөйләүдән башлаган.

“Аның кебек кешеләр мине сокландыра. Алар эшкуарлык белән шөгыльләнеп күп акча эшли алыр иде. Ләкин алар фәнне сайлаган һәм кешелек өчен бик мөһим һәм файдалы эш башкара” дигән Гейтс.

Forbes журналының хатын-кызларга багышланган Forbes Woman сәхифәсе язуынча, Гейтс бу сүзләрен 26 яшьлек татар кызы Кәримә Нигъмәтуллина турында әйткән булган.

“Ни өчен яшь хатын-кызлар фәнне сайлый?” дигән мәкаләнең авторы Хәлимә Мирсәяпова язуынча, бүгенге көндә Кәримә Intelleсtual Ventures ширкәтендә Гейтс финанслаган проектны алып баручы бүлек җитәкчесе. Аның кул астында илледән артык хезмәткәр эшли.

Кәримә танылган галимнәр Роберт һәм Венера Нигъмәтуллиннар гаиләсендә Мәскәүдә туган. Әтисе – академик, әнисе – техник фәннәр кандидаты. Кәримә әле бала чактан ук физик йә математик булырга хыялланган.

Кәримә өченче класста укыганда әтисенә Америка галимнәре белән бергә фәнни проект алып баруны тәкъдим иткәннәр. Гаилә Америкага күчеп килә. Кәримә анда танылган Олбани кызлар мәктәбендә укый башлый (Albani Aсademy for Girls). Берүк вакытта ул Русиядә укуын да ташламый. Уфа мәктәпләренең берсендә читтән торып укып, ел саен имтиханнарын биреп бара.
Ел саен грипптан, СПИДтан, бизгәк чиреннән җир шарында миллион ярым кеше үлә

Америкада өлкән сыйныфларда укыганда Кәримә үзенең беренче хыялын тормышка ашыра – физикадан фәнни проект эшли һәм Нью-Йорк штатында уздырылган олимпиадада җиңеп чыга. Аннан соң Калифорния штатындагы олимпиадада дүрт җиңүче арасына керә. Шушы уңышлары һәм Олбани мәктәбен алтын медаль белән тәмамлавы Кәримәгә Принстон университетының бюджет бүлегенә керергә мөмкинлек бирә. Дүрт ел урынына ул институтны өч елда тәмамлап чыга, Массачусетс (MIT) институтына аспирантурага керә. Аспирантурада ул үзенең алдагы фәнни тормышында үз юлын сайлап, гамәли математика өлкәсендә докторлык диссертациясен яклый.

Диссертация темасы итеп Кәримә йогышлы авырулар таралуның математик моделен булдыруны сайлый. Теоремалар өстендә генә утырасы килмичә, аның кешелек өчен файдалы хезмәт язасы килә. “Ел саен грипптан, СПИДтан, бизгәк чиреннән җир шарында миллион ярым кеше үлә. Бу шаккаткыч хәл бит”, ди Кәримә. Бу авырулар белән көрәшү чарасы бар. Үземнең фәнни эшем белән миллионлаган кешенең тормышын яхшы якка үзгәртә алырмын дип уйлыйм, бу мине бик рухландыра”, ди ул.

Натан Мирвольд, Кәримә Нигъмәтуллина, Билл Гейтс
Натан Мирвольд, Кәримә Нигъмәтуллина, Билл Гейтс
Аспирантурадан соң аны Intellectual Ventures ширкәтенә чакыралар. Ширкәт җитәкчесе Натан Мирвольд тәкъдиме белән ширкәт каршында төрле юнәлештәге патентлар әзерләүче махсус лаборатория булдырыла. Анда шул исәптән медицина, атом технология юнәлешендә эшләүче бүлекләр дә бар. Йогышлы авырулар өлкәсендә проект әзерләү бүлегенә математика, биология, иммунология, программалау фәннәрендә белеме булган һәм берничә чит телне белгән кеше эзләгәннәр. Кәримә бар таләпләргә дә туры килгән һәм аны эшкә алганнар.

Бүгенге көндә Кәримә Вашингтон штатының Сиэтл шәһәреннән ерак булмаган Белвью шәһәрендә эшли. Ике ел элек ул монда килгәндә бүлектә бары ике кеше булса, хәзер Кәримә командасында иллегә якын хезмәткәр эшли.

Кәримә төркеменең максаты – полиомиелит, бизгәк, СПИД, үпкә авыруларының таралуын туктату стратегиясен эшләп чыгару. Бу програм авыруларның таралу чыганагын ачыкларга, диагностика, дәвалау ысулларын табарга ярдәм итәчәк. Ширкәт җитәкчесе Натан Мирвольд сүзләренчә, бу гаҗәеп ачыш якын арада эпидемиология дөньясын тулысынча үзгәртәчәк. Тикшерү нәтиҗәләрен Дөнья сәламәтлек саклау оешмасына һәм фәнни үзәкләргә инде кертә дә башлаганнар.

Кәримә шулай ук энергетика өлкәсенең атом технология тармагына караган проектка да җәлеп ителгән. Intellectual Ventures ширкәтенең TerraPower бүлегендә галимнәр тиз нейтроннар нигезендә эшләүче яңа буын реактор ясау белән шөгыльләнә. Бу проектны эшләүчеләр Русия белән хезмәттәшлек итүдә дә кызыксына. Бу юнәлеш өчен Кәримә җаваплы санала. 2011 елның мартында Росатом белән уртак хезмәттәшлек турында меморандум да имзаланган”, дип яза Forbes журналы.

“Туган тел” – яраткан шигырем”

Америкада зур уңышларга ирешкән Кәримәнең Русиягә кайтып эшләү теләге дә юк түгел. Монда кайтып барысын да яңа баштан башлау да куркытмый аны. Без бер кайтуында Кәримә белән Мәскәүдә очрашып сөйләшеп тә алдык.

Шунысы кызыклы, берничә чит телне белгән Кәримә татар телендә дә иркен сөйләшә.

Кәримә Нигъмәтуллина
Кәримә Нигъмәтуллина
“Туган телне мин өйдә өйрәндем. Әтием миңа: “Син татар кызы, син туган телеңне белергә тиеш”, дип килде. Тукайны яратам, аның “Туган тел” шигыре – минем яраткан шигырем”, ди Кәримә.

“Фән белән шөгыльләнер өчен нинди сыйфатлар кирәк?” дигән сорауга, Кәримә: “Ул эшне яратырга кирәк. Яратып эшләгән эш кенә үзенең нәтиҗәләрен бирә”, диде.

“Азатлык тыңлаучыларына, укучыларына, бигрәк тә яшьләргә нинди теләкләр әйтер идегез?” дигәнгә: “Әти-әнине яратырга, аларны тыңларга, туган телне белергә кирәк дип әйтер идем”, диде Кәримә.

Татарча яхшы сөйләшкән, галим буларак зур уңышларга ирешкән Кәримә Нигъмәтуллина фәнни эшен туган илендә дәвам итәргә хыяллана. “Әти-әни янында буласым килә”, ди ул. Фәндә эшләр өчен аны бик нык яратырга кирәк, шул вакытта гына уңышка ирешеп була ди яшь галимә.
XS
SM
MD
LG