Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс телле видеоларны татарчага тәрҗемә итә алган Tatar Speech хезмәте эшли башлады


Әлегә хезмәт бета-тест тәртибендә эшли. 

Татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты хәбәр итте.

Моннан тыш институт Tatar Speech онлайн хезмәтенең дә эшли башлавын язды. Бу хезмәт YouTube-та булган урыс телле видеоларын реаль вакытта татарчага тәрҗемә итәргә мөмкинлек бирә дип хәбәр ителә. Проект Татарстан элемтә министрлыгы белән бергә эшләнгән.

Министрлык башлыгы Айрат Хәйруллин сүзләренчә, бу инструментларны татар телен өйрәнү өчен кулланып булачак. Хәзерге вакытта хезмәт бета-тест тәртибендә эшли.

Якын киләчәктә Tatar Speech проектын мәктәпләрдә кулланырга телиләр. Аны шулай ук колл-үзәкләр эшендә дә, кешеләр белән татарча аралашу өчен кулланып булачак диелә.

Моңарчы Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты татарча тавышны текстка әйләндерү һәм текстны тавышка әйләндерү өчен телеграм-бот ачып җибәргән иде. Теләгән кеше бу проектта катнашып, үз тавышын яздыра алган иде. Бу Tatar Speech проектын ясауда ярдәм итте диелә.

Хәзерге вакытта Башкортстанда "Һомай" акыллы динамигы ясалган. Ул башкорт һәм урыс телләрендә сорауларны аңлый һәм аларга җавап бирә, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итә, башкортча музыка һәм әкиятләр кабыза белә, хәтта башкорт милли ризыклары рецептларын да яңгырата.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG