Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Һомай" – башкортча акыллы колонка: сорауга җавап бирә, тәрҗемә итә, әкият һәм музыка куша


"Һомай" видеорекламыннан сурәт
"Һомай" видеорекламыннан сурәт

Башкорт телендә сөйләшүче ясалма колонка сынау өчен инде балалар бакчаларына таратылган. Идея авторы Айгиз Кунафин Азатлыкка милли телдә акыллы колонка ясау өчен күпме акча кирәклеге һәм бу проект белән нинди халыклар кызыксына башлавы турында сөйләде.

Башкорт телендә сөйләшүче "Һомай" ясалма колонкасы (динамигы) инде әзер. Бүгенге көндә ул балалар бакчаларына сынау өчен таратылды, алга таба мәктәпләргә дә таратылачак.

Бу – ясалма интеллект нигезендә эшләүче акыллы динамикны сынау, тагын да камилләштерү өчен кирәк, дип аңлатты Азатлыкка бу проектны уйлап табучы һәм җитәкләүче Айгиз Кунафин. Бу эшкә 2017 елгы вакыйгалар этәрде, дип тә аңлата ул.

"Һомай" акыллы динамигы башкорт һәм урыс телләрендә сорауларны аңлый һәм аларга җавап бирә, бер телдән икенче телгә тәрҗемә итә, башкортча музыка һәм әкиятләр кабыза белә, хәтта башкорт милли ризыклары рецептларын да яңгырата. Аның ярдәмендә башкорт телен дә өйрәнеп була, ди бу проект авторлары.

Русия милли телләре арасында беренче булып акыллы динамик проектын ясаган Кунафин Азатлыкка бу проект турында сөйләде.

— Айгиз әфәнде, башкорт телендә сөйләүче акыллы колонканы булдыру фикере сездә кайчан һәм ничек барлыкка килде?

— 2017 елда, Русиядә милли телләргә һөҗүм булганда, мин "Башкорт ата-аналары" хәрәкәтендә катнаштым. Без ул арада балаларны башкорт теленә өйрәтергә дип үгетләп йөрдек. Шул вакытта шуны аңладым: безнең аерым кешеләр йөри, бер авылга йөрибез, ләкин күп кешегә ярдәм итеп булмый. Сөйләгәннең 5-10% гына нәтиҗә бирә кебек.

Шуңа мин IT белгеч буларак ничек ярдәм итә алам дип уйландым да, бу юнәлештә нидер эшләргә кирәк дип карар кылдым. Ул чакта, 2019-2020 елларда башкорт телендә дигитальләштерү юнәлешендә бөтенләй берни юк иде. Клавиатура сыман кечкенә генә проектлар бар иде, ләкин глобаль эшләр эшләнмәгән иде.

Айгиз Кунафин
Айгиз Кунафин

Ул чакта татарлар безгә "Башкорт софт" дигән тәрҗемәчене эшләп биргән иде. Без параллель рәвештә башкортча тавышлар җыеп, башкортча сөйләм синтезы (сөйләмне ясау - ред.) белән шөгыльләнә башладык. Башкортча сөйләм синтезы – бер аерым блок кына, аннан гына файда чыкмый. Бу машина кебек, аның бер моторы гына ярдәм итми, төрле элементлар булуы кирәк.

Шулай ук безнең очракта да сөйләм синтезы аерым гына эшләми, аны кулланырлык продуктлар кирәк. Безнең балалар ютубны күп карый, ютубта видеолар карап, күп бала башкортча оныта, урысча күбрәк сөйләшә башлый. Шуңа без ютубтагы видеоларны тәрҗемә итеп карардык, ләкин ул эш авыр бара, автор хокукы мәсьәләсе дә чыга.

Икенче юнәлеш буларак без балаларга башкортча практика кирәклеге турында уйландык. Башкортча телефон уеннарын ясап була, ләкин аларны эшләү кыен, аудитория дә чиклерәк, чөнки төрле бала төрле уеннар уйный. Ә менә колонка - нәкъ без башкарып чыга алган проект. Алиса белән аралашуны күзәттек, балаларга бу бик ошый. Шуңа акыллы динамик ясап чыгуны бер максат итеп куйдык.

— Бу эшне сез стартап итеп башладыгызмы? Башкортстан хакимиятеннән ярдәм булдымы?

— Бу идея барлыкка килгәч үк, без интернетта мондый акыллы динамиклар ясап була дип язып чыктык. Моңа фикер белдереп, төрле кешеләр "нигә бу проектны грантка бирмисез" дип сорады. Моңарчы мин грантта берничә тапкыр катнашкан кеше, моның никадәр авыр, күп вакыт һәм кәгазь киткән эш икәнен беләм. Шул ук вакытта, грант ярдәмендә эшне күпкә тизрәк эшләп булганын да аңлыйм.

"Һомай" видеорекламыннан сурәт
"Һомай" видеорекламыннан сурәт

Мондый тәкъдимнәр, сораулар булгач, грантка биреп карадык. "Башкортстан башлыгы гранты"н җиңдек. Бу безгә эшне бик нык тизләтергә мөмкинлек бирде. Грант акчаларын алмасак та, без бу проектны эшләр идек, ләкин аңа 3-5 елга күбрәк вакыт кирәк булыр иде. Аерым эшләрне башкару өчен читтән кешеләрне яллап, акча түли алдык. Төп эшне үзебез эшләсәк тә, башка төрле эшләрне тизрәк башкару өчен яхшы булды ул.

— Грант күләме күпме булды? Үзегезнең акчагыз да киттеме?

— Без ике грантны җиңдек, һәрберсе 3 миллион чамасы булды. Берсе – мин әйткән Башкортстан башлыгы гранты булса, икенчесе – Башкортстан телләрен саклау һәм үстерү гранты. Бу грантлар акчасына Spellcheck (дөрес язылышны тикшерү) проектын да башкардык, ул "Һомай" өчен дә кирәк, гомумән, башкорт теле үсеше өчен мөһим проект.

Әлбәттә, бу проектка үзебезнең акчабыз да китте, күпме дигәнен әйтеп булмый инде хәзер. Безгә берничә кеше килде, бу кызык, без башкорт теле үсешенә ярдәм итәргә телибез, без сезгә ярдәм итәбез дип килделәр. Чит илдән дә бер яхшы белгеч ярдәм итте, ул тәрҗемәләр системында яхшы белгеч.

— Гомумән, милли телдә акыллы колонка ясау өчен күпме акча китә, берәр уртак сумма атап буламы?

— Менә бу кешеләр килмәсә, күпкә кыйбатрак чыгар иде. Шулай дияр идем: теге яки бу милли телдә нинди белгечләр һәм инде эшләнгән эшләрнең нинди хәлдә булуыннан тора бу. Мисал өчен, без башкорт теле корпусын чит-ят оешмада заказ ясасак, бу күпме торачак дип кызыксындык. 18 миллион сум диделәр.

Шуңа мин әйткән белгечләр, инде эшләнгән проектлар булмаса, ясалма интеллектка нигезләнгән колонка 5 тә, 10 да миллион, аннан да күбрәк тора ала. Конкрет бәяне әйтеп булмый.

"Һомай" видеорекламыннан сурәт
"Һомай" видеорекламыннан сурәт

— Хәзер планнарыгыз нинди, "Һомай"ны ничек таратачаксыз? Бу колонкаларны сатып алып булачакмы?

— Акыллы колонка бар, ул инде әзер. Шул ук вакытта, аны эштә кулланып карарга, сынарга кирәк. Шуңа күрә беренче этапта без аларны балалар бакчаларына бирдек. Хәзер анда ул кулланыла һәм сынала.

Шуннан соң без бу колонкаларны грант нигезендә мәктәпләргә бирәбез. Һәм шунда әйтеп куябыз: бәягезне бирегез, төрлечә эшләтеп карагыз. Ахыр чиктә, бу яшьләр өчен эшләнгән продукт һәм без алардан кире элемтә алырга телибез: нәрсәне яхшыртырга, камилләштерергә кирәк. Кулланганда, алар безгә кире элемтә бирә, статистика да җыела. Ә алга теләгән кеше аларны сатып ала алачак.

Рәсми саннарга күрә, башкортлар – 1,5 миллион чамасы. Шул саннан барысы да колонкаларны сатып алмаячак бит. Ә бу проектлар өчен шундый кагыйдә бар: аны никадәр күбрәк кеше сатып алып куллана, шулкадәр ул нәтиҗәлерәк була.

Шуңа бәйле без шундый тәкъдим белән чыктык. Безнең әзер такым бар, зур дәрәҗәле белгечләр алар. Аның эчендә кечкенә командалар булдырыйк: бер кечкенә команда башкорт теле, икенчесе – татар теле, өченчесе – чуаш теле һәм башкалар. Һәр тел өчен аерым колонка эшләп тормаска, ә бер принцип белән безнең проект нигезендә аны өстәргә. Моның өчен шул телне аңлау технологиясе, сөйләм синтезы һәм тәрҗемәче кирәк, бу командалар шуны эшләр иде.

— Бу тәкъдимегезгә ниндидер халыклар инде кушылдымы?

— Әйе, марилар моның белән инде кызыксынды, хәзер аларны өстәү турында уйлашабыз. Тагын бер тел вәкилләре мөрәҗәгать итте, аларны әле әйтеп тормыйм, башта мари телен өстәү юнәлешендә эшләрбез.

Татарлардан андый кызыксыну әле булмады. Дөресен әйткәндә, ясалма интеллект һәм телне дигитальләштерү мәсьәләсендә татарлар соңгы айларда гына активлаша башлады. Үз активлыклары, технологияләре һәм эш тәҗрибәләре дә бар иде, ләкин моңа кадәр алар бу эштә нык ябык иделәр.

Телгә бәйле IT-белгечләр болай күп түгел, монда бөтен төрле тәҗрибә мөһим. Бер ширкәттә генә эшләнгән эш белән ябылып яту – дөрес түгел, бу тәҗрибә белән уртаклашкан саен, ул баерак була. Без телеграм-бот аша параллель текст корпусын җыябыз, аны без ачык доступка куябыз. Һәм аның лицензиясендә дә "моны теләсә нинди кеше, ширкәт куллана ала" дип куябыз. Яндекс безнең бу корпусны кулланып, үз тәрҗемә системын яхшырткан. Хәзер аның сыйфаты үсте. Яндекс безгә бернинди акча түләмәде, ләкин ахыр чиктә башкорт теле өчен файда зуррак.

— Бераз эш юнәлешләре турында да сөйләшик. Акыллы динамик төрле элементлардан тора, алар турында һәм аларны әзерләү этаплары хакында да сөйләп китегезче.

— 2023 елга кадәр акыллы колонкаларны кем ясады дип карыйк? Яндекс, Google, Apple, Amazon кебек акчалары, ресурслары күп булган ширкәтләр генә бу эшне булдыра алды. Хәтта аерым дәүләтләре булган казакълар, төрекләр дә моны башкарып чыга алмаган, мондый колонканы эшләү элек бик авыр иде. Ләкин 2022 ел ахырында Chat-GPT барлыкка килгәч, бу эш бик җиңеләйде һәм тизләнде.

Безнең кечкенә генә стартап булса да, Chat-GPT ярдәмендә без шулай ук башкортча акыллы динамикны эшләтә алдык. Күпчелек сорауларга аның аша җавап бирелә. Шул ук вакытта, без бер төркем сорауларга җавапларны үзебез әзерләдек.

"Һомай" видеорекламыннан сурәт
"Һомай" видеорекламыннан сурәт

Башка технологияләргә килгәндә, бу, беренче чиратта, сөйләмне текстка әйләндерү технологиясе. Сез акыллы колонкага сөйлисез, ул сөйләмегезне текст рәвешенә китереп, аны Chat-GPT-га юнәлтә.

Икенчесе – сөйләм синтезы. Chat-GPT-дан килгән җавапны, текстны кире сөйләмгә әйләндерү технологиясе ул.

Өченче юнәлеш – акыллы җиһаз әмерләрне ишетергә, аңларга тиеш. Шул ук вакытта ул әмернең, сөйләмнең тәмамлануын да танырга тиеш, бу да аерым эш. Төп технологияләр шулар дияр идем.

— Chat-GPT белән татарча сөйләшкәндә, ул ниндидер төрки телләр синтезы белән яза, саф татарча яза алмый. Башкорт телендә Chat-GPT-ның язу сәләте ничегрәк?

— Бу кызык күренеш. Башкортча без ничек ишетәбез, шулай языла. Шуңа күрә башкорт телен дигитальләштерү җиңел. Гомумән, төрки телләрнең структур төзелеше аркасында, аларны дигитальләштерү чагыштырмача җиңелрәк. Ә башкорт теле очрагында бу тагын да кулайрак.

Мин татар теле дә бу юнәлештә җиңел дип уйлаган идем, ләкин күптән түгел генә шулай түгеллеген аңладым. Ул яктан мин башкорт белән татар телләрен беларус һәм урыс телләре белән чагыштырыр идем. Беларус телендә дә барысы да ничек әйтелә, шулай языла да. Урыс телендә исә, татар телендәге кебек, язылыш катлаулырак.

Татар теле очрагында тагын бер кызыклы нәрсә: ул кайбер башка төрки телләргә, мәсәлән, казакъ теленә бик якын. Шуңа күрә ясалма интеллект та еш кына бутала. Ул татар теленнән башка төрки телләргә "чыгып" китә. Урыс телен дигитальләштерү дә ул яктан кыен, мин белгәнчә, алар һаман ё хәрефе белән проблемны хәл итә алмыйлар, чөнки ясалма интеллект е белән ё аермасын аңламый.

Шуңа күрә Chat-GPT башкортча чагыштырмача яхшы яза, аның белән башкортча язышып була. 90% очракта аның җаваплары яхшы. Бер генә проблем бар: инглизчә, урысча ул күпкә тизрәк сөйләшә, башкорт телендә әкренрәк җавап бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG