Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция золымына каршы берьюлы ике митинг үтте


Казанда полиция золымына каршы митинг
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:57 0:00

Казанда полиция золымына каршы митинг

24 март шимбә көнне Казанда “Җәберләүләр һәм полиция золымына каршы” митинг узды.


Казан сайлаучылар лигасы “Халык җыены” дип аталган әлеге чараны Ирек мәйданында үткәрергә теләсә дә, моны эшли алмады, чөнки Ленин һәйкәле төбендәге урынны “Яшь гвардия” хәрәкәте активистлары биләп алган иде.

“Яшь гвардия” дә полиция золымына каршы

Казанда полиция золымына каршы митинг, 24 март 2012
Казанда полиция золымына каршы митинг, 24 март 2012
Русия, Татарстан, Казан һәм “Яшь гвардия” байракларын тоткан бер төркем яшьләр “Любэ” җырларына бии-бии Муса Җәлил театры каршында көндезге сәгать бер тирәсендә җыела башлады. Алар күп түгел иде: якынча 25-30 кеше. Төркемнең җитәкчесе, Казан тикшерү-технология университеты студенты Рамил Хисаметдинов “Әгәр полициядә хокук бозулар бар икән, әлбәттә, без дә моңа каршы чыгабыз” диде.

Полиция золымына каршы үз фикерләрен белдерергә килгән халык “Яшь гвардия” әләмнәрен күреп сәерсенеп торды. Ахыр чиктә митингка чакыру эшләрен алып барган шәхесләрнең берсе – “Звезда Поволжья” газетының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов – килгән халыкны бераз читкәрәк күчәргә чакырды. Полиция вәкилләре каршы килмәде. Нәтиҗәдә 100дән артык кеше Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы бинасы янында тупланды.

Илья Пономарёв: “Татарстанны сыныйлар”

Ирек мәйданының икенче бер ягында җыелган халык чыгыш ясаучыларны кызыксынып тыңлап торды. Әйтик, Камил Зардинов полициядә күзәтелгән коточкыч хәлләр өчен республика җитәкчелеге җавап бирергә тиеш дип чыгыш ясады. Журналистлар исә Мәскәүдән килгән Дәүләт Думасы депутаты Илья Пономарёв һәм Мәскәү Һелсинки төркеменең хокук яклаучысы Лев Пономарёв белән аралашты.

Илья Пономарёв Казандагы митингта, 24 март 2012
Илья Пономарёв Казандагы митингта, 24 март 2012
Илья Пономарёв фикеренчә, полициядәге хокук бозулар илдәге бөтен системаның черек булуын күрсәтә. “Әмма ни өчен соң бу вәхшилекләр турында гаммәви мәгълүмат чаралары нәкъ менә Татарстан мисалында сөйли башлады? Юкка түгел бу. Минем уйлавымча, хакимият алмашу алдыннан Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны сыный. Ә Миңнеханов – Дмитрий Медведев тарафыннан билгеләнгән җитәкче. Татарстанны бөтен илгә оятка калдырырга мөмкинлек биреп, Путин башка төбәк җитәкчеләренә дә кисәтү ясый”, диде “Гадел Русия” фиркасе депутаты.

Пономарёв шулай ук Миңнехановның да, Шәймиевның да Назаров эше буенча бернинди комментар бирмәүләрен шактый сәер күренеш дип бәяләде.

“Инде Әсгать Сәфәровның ТР Министрлар Кабинетыннан чыгарылуы бер генә әйберне күрсәтә: димәк, республикадагы эчке эшләр системасы хәзер турыдан-туры Мәскәүгә буйсыначак. Мәскәү әкренләп “бәйсез” Татарстанны тулысынча үз кулына ала”, дип сөйләде Пономарёв.

Казанга килгән Мәскәү Һелсинки төркеменең хокук яклаучысы Лев Пономарёв полициядән зыян күргән кешеләрне 25 март көнне кабул итәчәк.
XS
SM
MD
LG